Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы 80 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан уку йортының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы 19 ноябрьдә онлайн “Кич утыру” оештырды.
Баштарак - Стәрлетамак дәүләт педагогия институты, соңрак - академия, бүген университет филиалы булган учреждениенең татар бүлеген тәмамлаучылар һәм әлеге студентлар онлайн-режимда аралашты. Күпләре алган һөнәр буенча эшләвен әйтте. Мәктәпләрдәге актуаль проблемалар, сәгатьләр саны, хезмәт хакы, туган телгә булган мөнәсәбәт кебек мәсьәләләр тикшерелде. Укытучыларны туган телгә игътибарның кимүе, балаларның гына түгел, ата-аналарның да татар телен онытып баруы борчый. Уку йортына студентлар җәлеп итү мөсьәләсе дә күтәрелде.
Элекке студентлар укытучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде (очрашуда аларның берничәсе - профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, доцент, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров, деканның тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәсимә Мөкимова катнаштылар), әле дә мөстәкыйль институт булып күңелләрендә сакланган уку йортын юбилей белән котлады.
"Стәрлетамак филиалында безне төп һөнәри белемнәргә генә түгел, тормышта үз юлыңны табарга, нинди хәлдә дә югалып калмаска өйрәттеләр", - диде очрашуга җыелганнарның күпчелеге.
Уку йортын тәмамлап, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт салучылар үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, тормышларында Стәрлетамак институтының никадәр мөһим урын биләвен әйтте. Фикер алышуга уку йортын тәмамлап, бүген Казан шәһәрендә яшәүче, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та кушылды. Ул милли проблемалар, туган телне саклауга кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде, шулай ук, студент елларыннан күңелле истәлекләр белән дә уртаклашты.
“Киләчәктә мондый очрашулар тагын булып торсын!” - дигән теләктә калды кич утыручылар.
Стәрлетамак дәүләт педагогия институты татар-урыс бүлегенең беренче чыгарылыш студенты Айгөл Юлъякшина.
Фото: Айгөл Юлъякшина