+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
21 ноябрь 2020, 07:53

"Йөз килога ябыктым, яраткан шөгылем барлыкка килде"

Бүздәк районының Яңа Актау авылында туган, бүген Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яшәүче популяр җырлар авторы Ирек Габдрахманов "Азатлык" хәбәрчесе белән әңгәмә корган.

Бүздәк районының Яңа Актау авылында туган, бүген Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яшәүче популяр җырлар авторы Ирек Габдрахманов "Азатлык" хәбәрчесе белән әңгәмә корган.

Башкортстанда яшәгәндә Ирекнең гәүдә авырлыгы 300 килограммга җиткән иде. Ул вакытта аңа махсус киемнәр тектерүгә "Кызыл таң" гәзите дә булышлык күрсәтте.

- 300 килодан артып киткән идем мин. Аяклар да күтәрә алмый башлады, - дип искә ала ул чорны Ирек әфәнде. - Баскан җирдән егыла идем. Утырып, аякка баса алмас хәлгә җиттем. "Түшәккә калам бит, 300 килоны кешене кемнәр күтәрә?" дип бик уйландым. Аллаһы Тәгаләгә ышана идем инде, әмма моннан соң ныграк тартылдым. Коръән китабы, догалар алып укый башладым. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирде һәм ничектер үземне-үзем кулга алдым. Камыр, сөт ризыкларыннан, баллыдан, шикәрдән баш тарттым. Әлһәмделиллаһ, ике ел эчендә 100 килодан артык авырлыкны ташладым.

Ул Кызыл Хач оешмасы ярдәме белән 2012 елда Германиягә килә.

- Сагындыра, ностальгия бар, әмма уйландыра да, дип күңелдәгесен уртакалаша ул "Азатлык" хәбәрчесе белән. - Кем күтәрер мине анда? Кая кайтам? Кем ярдәм итә? Нинди язмыш көтә? Мин Русиядән җиңел язмыштан китмәдем бит инде. Өч ел картлар йортында яшәп килдем. Аякларым кара янып, инде гангрена тарала башлаган иде. Европага килгәч, әлһәмделиллаһ, дәваладылар. Әгәр монда килмәгән булсам, йә ахирәттә булыр идем, йә авыр хәлдә берәр кайда ятар идем.
Германиядә мине табиблар монда килеп карады. Эчке органнарым (йөрәк, кан тамырлары) әйбәт минем. Шуның өчен табиблар кул гына селтәде. Ә болай медицина көчле. Авыр хәлдә булган кешеләргә дә ярдәм итә алалар. Йөрәккә операция ясап, ике-өч көндә кайтарып җибәрәләр. Медицинаның тагын бер уңай ягы бар монда: чир белән кешенең организмы үзе көрәшергә тиеш дип саныйлар. Мәсәлән, безгә әни: "Томау төште, салкын тидеме? Бар, урам һавасында йөреп кер әле!" - дип әйтә иде. Салкынны салкын белән дәваларга кирәк. Монда да шулайрак.

Фото: www.azatliq


Читайте нас