Ризаэддин Фәхреддиннең Кичүчат авылындагы музееннан язмалар.
“...Дөньяны онытып туплы уйнаган вакытларымны гына түгел, җәй көнендә ашар нәрсәләрем беткәннән соң, өй түбә-сендәге күгәргән икмәк сыныкларын ашап йөрәк ялгаган чагыма кадәр сагынамын... пәрдә аркылы гына булса да күзләрем белән шул урыннарны вә шул иптәшләремне күрәсем килә. Вә ләкин хәят.”
Ризаэддин бине Фәхреддин.
Кичәге көн – бүген тарих. Музейлар шул тарих “дәреслеге”нең бер бүлеге. Соңгы елларда авыл, төбәк тарихларына караган, күренекле шәхесләргә багышланган музейлар күпләп ачыла. Бу бик куанычлы күренеш, саваплы гамәл. Һәркем үзенең үткәнен белергә һәм сакларга, киләчәккә илтергә бурычлы. Еллар узгач тарихтагы “ак”, “кара” тапларны эзләргә калмасын өчен, бүген аларны чиста, дөрес итеп язарга кирәк. Булдыра алган кадәр гадел итеп. “Үзем ясаган куян. Ниндигә телим, шундыйга буйыйм”, дип түгел, ә “тап” калмаслык итеп.
Мин үземә белем һәм тәрбия биргән мәктәбемә, укытучыларыма бик рәхмәтле. Алар шундый итеп сеңдерә белгәннәр, мин укыганда гел Арча районы кешеләренең Тукайлы булуларына, Ленин бабайның Кокушкинодагы музеена кызыга идем. Безнең Кичүчат авылы мәктәбенә Бриллиант исемле яшь кенә физкультура укытучысы килгән иде. Җәйге каникулда мәктәп укучыларын үзенең туган авылы Елховойның Туган якны өйрәнү музеена алып барды. Ул экскурсия бала күңелемә бик уелып калды. Аннан кайткач, хәтта шунда күргән өй макетын ясарга хыялланып йөргәнем хәтердә. Шул кызыгулар киләчәктә мине Ризаэддин Фәхреддин мирасы белән кызыксынуга этәргәндер, күрәсең.
Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, ди халык. Ризаэддин Фәхреддиннең кызын эзләп тапканда минем Казанда укытучыларның белемен күтәрү курсларында укып йөргән көннәр иде. Бер лекциягә гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган Зәкия Дәүли кызы Гомәрова керде. Ул Татарстан берләштерелгән дәүләт музейларының пропаганда бүлеген җитәкли иде. Музейларның тәрбия өлкәсендәге роле, аларны оештыру турында сөйләгәннән соң, гамәли дәрес итеп безне В. И. Ульянов-Ленинның Кокушкинодагы музеена алып барды. Юлда барганда да, кайтканда да шактый сөйләшеп, аралашып бардык. Икенче дәрескә ул миңа музей оештыруны кайдан, ничек башлап җибәрергә кирәклеген аңлатып, үзе кулдан язган алты бит язма алып килде. Шулай итеп, минем Риза Фәхреддин музеен ачу турындагы хыялларыма ышаныч тудырды.
Авылда минем бу фикерне китапханә мөдире Гөлфия Әнвәр кызы Бикмучева да күтәреп алды. Аккан су юлын тапкан кебек, әлеге башлангычны авылдашыбыз, ул вакытта “Елховнефть” идарәсендә эшләүче милләтпәрвәр, киңкырлы шәхес Сәмдун абый Фәрхетдинов та куәтләде. Үзендә Р. Фәхреддингә кагылышлы шактый гына мәгълүмат булса да, аның әле галимнең турыдан-туры варислары белән очрашканы булмаган. Әсма апаны эзләп табуым аңа да юл ачты. Сәмдун абыйны мин Әсма апа белән очраштырдым. Соңыннан Әсма апа бу хакта үзенең хатларында еш искә алды. Әсма апа да, Арслан абый да соңгы көннәренә кадәр Сәмдун абыйга рәхмәтле булдылар. Гомумән, Р. Фәхреддин үзе дә, балалары, оныклары да изгелекне танып, санлап, рәхмәт әйтеп яшәгән кешеләр. Бүген аның мирасын халыкка җиткерүчеләр дә шундый булсыннар иде.
Галимнең дини, фәнни юнәлештәге эшчәнлеген барлау эшендә үз вакытында кызы Әсма апа, оныгы Арслан Шәрәфләр, галимнәр Әнвәр Хәйри, Марсель Әхмәтҗанов бик зур ярдәм иттеләр. Авылны үзенә ярдәмче хуҗалык итеп алган “Елховнефть” идарәсе җитәкчелеге дә безнең бу ниятебезне хуплады. Сәмдун абыйга музей өчен материаллар туплау максатыннан Уфа, Ырынбур һәм башка шәһәрләргә бару мөмкинлеген тудырды. Музейның бинасы, экспонатлар өчен витриналар кебек матди якны нефтьчеләр тулаем үз өсләренә алып, җитди эш башланды. Сәмдун абыйның фотосурәтләре, эскизлары нигезендә осталар Риза Фәхреддиннең “Шура” журналы редакциясендәге эш өстәленең дә күчермәсен ясап бирделәр. Гомумән, музейны ачканчы ук аның шәхси әйберләре шактый иде. Экспозицияне төзүдә ярдәм итәр өчен Татарстан дәүләт музееннан килгән белгеч гаҗәпкә калды. “Гадәттә, ниндидер бөек шәхескә караган музейларда, булса, бер-ике шәхси экспонат була. Калганнары, “бәлки аныкы...”, “булырга мөмкин”, “шуңа охшаган экспонатлар”, — дип шаккатып торган иде. Шуңа да, төгәл аныкы булуы шикле экспонат турында аныкы дип әйтү кирәкми. Галим кулы кагылган экспонатларга музей кытлык кичерми. Ризаэддин Фәхреддиннең “Дөреслегенә үзең ышанмаганны язма да, сөйләмә дә” дигәнен онытмаска кирәк. Драматург Риза ага Ишморатта сакланган “Шура” журналы, галимнең визит карточкасы, кечкенә Коръәне, гаиләнең аш сервизы, хатыны Нурҗамал абыстай, кызлары Зәйнәп һәм Әсма апаларның шәхси әйберләрен алып кайтып аларның музейдагы беренче шәхси экспонатлар буларак урын алулары белән мин чиксез бәхетле. Музей тарихны ике яклап яктырта. Беренчедән, ул төбәк тарихын яки аерым шәхесне ачыкласа, икенчедән, музей үз тарихын яза.
Нинди генә шәхескә багышланган булмасын, аның туган җире, төбәгенең тарихы яктыртылмыйча калмый. Р. Фәхреддиннең мемориаль музее да этнография залыннан башланып китә. Әлеге залга экспонатларны авыл халкыннан, тирә-як авыллардан җыярга туры килде. Гөлфия ханым Бикмучева белән һәр йортка кереп, кемнедер үгетләп, кемгәдер аңлатып, кемнәндер сатып алырга, шулай һәркайсына аерым “ачкыч” табарга туры килде. Чөнки гомер буе үзләрендә әти-әнисенең, әби-бабасының истәлеге итеп саклаган кадерле ядкарьдән аерылу җиңел түгел. Шулай да Гөлнәзирә әби Миңнебаева үзенең алмалап суккан чаршавын, Гайшә әби Әхмәтова һәм Асия апа Хәйдәровалар чигүле алъяпкычларын, Роза апа Рәхимова, Мөхтәрәмә апа Исмәгыйлевалар кашагаларын, Хәҗәр апа Садриева суккан намазлык, паласларын бирде. Никадәр йокысыз төннәр, авылдашларымның кайгы-хәсрәте, шатлык-куанычы, җыр-моңы, күз нурлары сеңгән аларга. Хәтирә әби Нуриәхмәтованың “алтын” сөлгесе үзе аерым игътибарга лаек. Әнием Гайнелгыйлем суккан ашъяулык, чиккән түрләмәләре, әбием Гыйшкиянең суккан тастымаллары да музейда. Үз теләгебез белән тотынгач, Гөлфия ханым белән өйдән дә, туганнардан да күп әйберләрне монда күчердек. Әбинең сандыгына кадәр килде. Хәҗәр әби Насыйбуллина әтисеннән калган бакыр подносын да бирде. Гомумән, Габдулла абый Заһиров, Идрис абый Котләхмәтов һәм башка оста авылдашларыбызның тырышлыклары белән экспонатлардан оешкан иде этнография залы.
Риза Фәхреддиннең мирасын кайтаруда, аның исемен мәңгеләштерүдә авылыбызның күркәм кешеләре Әнвәр абый Шакирҗанов һәм Таһир абый Габдрәфыйковлар зур тырышлык куйдылар. Галим исемендәге мәчетне салдыруда, оештыруда, нигезеннән башлап ачу тантанасына кадәр алар йөрделәр.
Музей өчен беренче чалманы Әлмәт татар дәүләт драма театрының ул чактагы директоры Тамара Халитова белән Казанга барып Габделхак хәзрәт Саматовтан алып кайткан идек. Гомумән, кем генә, ничек кенә ярдәм итмәде?! Берәүләр кул эшләрен бирсә, икенчеләр тормыш-көнкүреш әйберләре бирде. Үзләренең теләкләрен, киңәшләрен җиткерүчеләр дә булды. Кыргызстанда яшәүче авылдашыбыз, Р. Фәхреддингә нәсел тиешле Нәҗибә Минхәйдәр кызы Газимҗанова безгә юллаган хатында Фәхреддиннәр ихатасының планын да сызып күрсәткән. Ул хат миндә саклана. Бүген, музей өчен яңа бина булдыру турында сүз барганда, әлеге планның да ярдәме тияргә мөмкин.
Музей, рәсми рәвештә ачылганчы ук кунаклар кабул итә иде. 1995 елда рәсми рәвештә ачылганда Гөлүсә Хөснуллина директор итеп билгеләнде. Аның тырышлыгы белән музейда экспонатлар артты, шәҗәрә тулыланды. Сәмдун абый Фәрхетдинов та күп ярдәм күрсәтте. 2001 елда Диләрә Гыймранова кабул итеп алганда музей инде аякка баскан, Татарстаннан читтә дә билгеле дәүләт музее иде. Ул элемтәләрнең географиясен киңәйтте, фондны тулыландырды.
Этнография залы ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башы чорын чагылдырган бай экспонатларны туплаган. Эш кораллары, хуҗалык кирәк-яраклары, йорт җиһазлары һәм суккан, чиккән ашъяулыклар, сөлге-тастымаллар урын алганнар.
Монда тупланган әйберләр Риза Фәхреддин, аның якыннары яшәгән чорны, мохитне тоярга, аңларга, күңелең белән кабул итәргә ярдәм итә.
Әлеге залдагы бүре сугып ала торган кистән (чукмар) экспонатларның иң борынгысы исәпләнә. Күпкырлы тимердән эшләнгән чукмарда хуҗасының ыру тамгасы сугылган, якынча XVIII гасырга карый. Тагын бер кызыклы экспонат – ул борынгы бизмән. Горизонталь формадагы бизмәннең бер башындагы тимер гер, шулай ук тимер чукмар рәвешендә күпкырлы итеп эшләнгән. Мондагы эш кораллары белән Риза Фәхреддин үзе файдаланган булмаса да, аларда шул чорның рухы сакланган.
Әйе, Риза кечкенәдән үк белемгә хирыс була. Аннан соң, сәламәтлеге дә бик шәптән булмаганлыктан, аны хуҗалык эшләренә артык җәлеп тә итмиләр.
Залда алмалап суккан чаршау белән бүлеп куйган сәке, бишек, сандык, кызылдан суккан ашъяулык өстендәге җиз поднос өстендә җиз самовар. Һәм шул подноста шәмәхә-зәңгәр бизәк төшерелгән ак фарфор бокал. Моңардан тыш, бу нәселгә караган, тамбур белән чиккән сөлге, чигелгән намазлык һәм XIX гасыр шәһәр хатын-кызлары кигән күлмәк белән җилән дә музейда саклана.
Тамбур белән чигү ысулы төрки бабаларыбыздан ук килә. Халык аны “энә белән рәсем ясау” дип атаган. Мондый чигү үзенең төcләргә бай булуы белән аерылып тора. Чигүле сөлгене галимнең улы Габдрахманның кызы Наилә 2009 елда музейга бүләк иткән.
Рәфкать Шаһиев,
филология фәннәре
кандидаты, доцент.
(Дәвамы бар).