Ризаэддин Фәхреддин... Хаксызга онытылып, соңгы вакытта халкыбызга яңадан әйләнеп кайткан милләтебезнең йөзек кашы. Йөзәрләгән кеше бүген бу исемне горурланып телгә ала. Татарның гына түгел, бөтен төрки халыкларның рухи асылын чагылдырган Ризаэддин Фәхреддин еллар үткән саен биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрелә.Галимнең минем якташым, авылдашым булуы, аның кызы Әсма, оныгы Арслан Шәрәф белән якыннан аралашуым, аларның минем туган йортта кунакта булуы миндә горурлык хисләре уята.Ризаэддин Фәхреддиннең бай мирасына битараф булмаган укучыларны, кунакларны Татарстанның нефть төбәге булган Әлмәт районы Кичүчат авылындагы мемориаль музееның “Ырынбур залына” сәяхәткә чакырсам, бүген музейда хезмәт куючылар ачуланмас. Төбәгебездә галимнең мирасын барлауны, музеен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, моңа тулы хакым бар дип саныйм.Галимнең мирасына караган материал-экспонатлар 1992 елдан,Р. Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф белән якыннан танышканнан соң, Кичүчат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты бүлмәсендә туплана башлады. Ул чакта укучыларга, килгән кунакларга экскурсияне мәктәптә үткәрә идем. 1993-94 елларда мәктәптәге экспонатлар белән ул вакыттагы мәдәният министры Мөҗип Низамиев танышып китте. Һәм шуннан соң, 1994 елда, дәүләт музее филиалы буларак ачарга дигән Мәдәният министрлыгы боерыгы чыга. Музей рәсми рәвештә 1995 елның 25 маенда, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында ачылды. 1999 елда “Елховнефть” идарәсе ярдәме белән музей бинасы зурайтылды.Ырынбур залы Риза Фәхреддинне дөньяга аек карашлы, тирән фикерле мөгаллим, мөхәррир буларак ачып бирә. Залга узуга кунакларны Риза Фәхреддиннең “Шура” журналы редакциясендәге эш бүлмәсен хәтерләтүче күн тышлы өстәл, аның өстендә шактый саллы кара савыты, лампа, биек аркалы кәнәфи һәм диварда галимнең нәкъ шул өстәл артында төшкән фотосурәте каршы ала. Өстәлдә 1910 елгы “Шура” журналы төпләмәсе. Аны 1995 елның 25 маенда, музей ачылганда, галимнең кече энесе Салих Фәхреддиновның балалары һәм оныклары бүләк итте. Журнал төпләмәсенә ике култамга салынган. “Абыем Риза Фәхреддинов истәлеге итеп җыйган идем. Салих бине Фәхреддинов. Төпләде Салих Фәхреддинов. 1910 елгы” дигәнне энесе язса, икенчесе Салихның балалары һәм оныкларыныкы: “Истәлек итеп бу “Шура” журналын бабабыз Салих бине Фәхреддин, аның абыйсы Риза Фәхреддин хезмәтләрен Кичүчат музеена тапшырабыз: Салих улы Җәүдәт, Асия кызы Рәйсә, улы Бинарис һәм Наилә кызы Рәмлә, Рәшидә. 25 май, 1995”.Гасыр башында Ырынбур шактый зур, шаулы губерна үзәге булган. Завод-фабрикалар эшли, сәүдә гөрләп тора. Милләт, мәдәният, мәгърифәт өчен янып йө-рүче – Рәмиевлар, Хөсәеновлар кебек татар байлары — меценатлар исемнәре күпләргә билгеле.Ризаэддин Фәхреддин Ырынбур шәһәренә, бертуган Рәмиевлар чакыруы буенча, гаиләсе белән 1906 елның 20 маенда күченеп килә. Галимнең Ырынбурдагы тормышын чагылдырган экспозицияне бертуган Рәмиевларга багышланган витрина ачып җибәрә. Монда Рәмиевларның фоторәсемнәре, “Вакыт” гәзите, “Шура” журналының бер нөсхәсе куелган.Ырынбурда хезмәт юлын ул “Вакыт” гәзитендә мөхәррир урынбасары буларак башлый. Беренче урыс революциясенә теләктәшлек белдергән һәм өмет баглаган “Дума һәм Ислам мәк-тәпләре”, “Форсат үтмәсен”, “Хөррият вә руханилар” һәм башка мәкаләләрен “Вакыт” гәзитендә “Морат”, “Юлдаш”, “Дәрвиш”, “Ризаг” псевдонимнары белән бастыра.Юлдаш – Риза Фәхреддиннең Кичүчат авылына нигез салган җиденче буын бабасы. Моратның да әлеге нәселгә бәйләнеше булган берәр кеше булуы бик ихтимал, чөнки авылда “Морат тавы”, “Морат урманы”, “Морат чишмәсе” дигән атамалар әле дә сакланган.Икенче витрина “Хөсәения” мәдрәсәсе” дип атала. Монда татар милләтенең үсешенә зур өлеш керткән Әхмәд бай Хөсәеновның фоторәсеме, Р. Фәхреддиннең “Әхмәд бай” дигән хезмәте куелган. Китап 1910 елда Ырынбурда “Вакыт” матбагасында басылган. Музейга китапны галимнең энесе Зыятдиннең Мәскәүдә яшәүче улы Нәҗип Фәхреддинов тапшыра. Китапта авторның култамгасы да бар.1906-10 еллар аралыгында Р. Фәхреддин “Хөсәения” мәдрәсәсендә дин дәресләреннән сабак бирә, беркадәр вакыт директорлык вазифасын да башкара. Ул чорда мәдрәсәдә Гайса Еникеев, Ибраһим Терегулов, Шәриф Камал, Муса Бигиев, Җамал Вәлиди кебек яңача гыйлем алган алдынгы карашлы мөгаллимнәр укыта. Мәдрәсәнең даны Идел, Урал буйларына гына түгел, Урта Азия якларына да киң тарала.1907 елның сентябрендә Риза Фәхреддин “Хөсәения”нең яңача уку-укыту программасын тәкъдим итү өчен Санкт-Петербургка бара һәм хөкүмәт киңәшмәсендә катнаша. Р. Фәхреддиннең “Вакыт” гәзитенә язган мәкаләсеннән күренүенчә, комиссия утырышы бик шаулы, бәхәсле үткән. Шулай булуга карамастан, программаны кабул итүгә ирешәләр. Санкт-Петербургта хөкүмәт комиссиясе каршында дин һәм мәгариф өлкәсендәге хокукларны, таләпләрне яклап чыгыш ясавы Р. Фәхреддиннең тирән фикерле сәясәтче булуын күрсәтә.1908 елның гыйнвар аенда Риза Фәхреддин “Шура” журналының мөхәррире итеп билгеләнә. Журнал җәм-гыять һәм җәмәгатьчелекнең бәхәс, фикерләр көрәше, төрле юнәлештәге тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнә. “Ниһаять, Русия халкы өчен азмы-күпме якты көннәр килде. Беркадәр сулыш алырга иркен булды. Әүвәл кысынкылыклар бер дәрәҗәдә күтәрелеп, һәр кавемгә үз телләрендә матбага вә әдәбият вөҗүдкә китерергә мөмкинлек табылды. Бу нигъмәттән файдаланып, бертуган Рәмиевлар да “Вакыт” гәзитен вә соңрак “Шура” мәҗмугасын чыгардылар. Матбугат вә нәшрият эшләрен бөтенләй яңа ысулга кую буенча моның чараларына керешкән иделәр” (Фәхреддин Р., Кулъязмалар мәҗмугасы. 14нче том, 32 б.).Өченче витрина галимнең “Шура” журналында эшләгән чорын тулы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Музейга килүчеләр монда Р. Фәхреддиннең 1912 елның 15 октябрендә “Шура” журналы редакциясендә һәм галимнең 50 яше уңаеннан “Вакыт” һәм “Шура” редакцияләр хезмәткәрләре белән бергәләп төшкән фоторәсеме белән таныша алалар.1908 елдан 1918 елга кадәр Р. Фәхреддин мөхәррир вазифасын башкара. “Шура” битләрендә галим, тарихчы һәм Ислам белгече буларак, төрле фән тармаклары буенча йөзәрләгән мәкалә бастыра. Тарихи шәхесләр, атаклы галимнәр турындагы басмалар гына да 180 биографик очерктан гыйбарәт. Журналның йөзен билгеләүче “Мәшһүр адәмнәр һәм олуг хәдисләр” бүлегендә Аристотель, Платон, Сократ, Дарвин, Ньютон, Шекспир, Ломоносов, Карамзин, Крылов, Пушкин, Толстой, Чехов, Горький һ.б. шәхесләрне яктырта. Шулай ук журналда татар, башкорт һәм башка халыкларның этногенезына, тарих һәм этнографиягә, техника һәм медицинага караган хезмәтләргә киң урын бирелә. Риза Фәхреддин, әлеге мөнбәрдән торып, Ислам һәм фән дөньясының янәшә бара алуын дәлилли һәм пропагандалый.ХХ йөз башы татар әдәбияты да үзенең үсеше, алга баруы һәм халык арасында киң таралыш алуы белән әлеге журналга бурычлы. Ш. Зәки,Ә. Каргалый, Һ. Сәлихов, Г. Тукай,М. Гафури, М. Фәйзи, С. Рәмиев, З. Ярмәки, Ш. Бабич һ.б. даими рәвештә журналда басылып киләләр. Яңа чыккан китапларга журнал даими күзәтү алып бара. Сәхнә әсәрләре турында да өч-дүрт рецензиясе басылып чыга. А. П. Чехов пьесасы турында сөйләгәндә, ул: “Бабаларыбыз тарихын сәхнәләштерсәк иде. Сөембикә фаҗигасен, ханнар мәгыйшәтен, Сафагәрәй хан кабере өстендә Сөембикәнең сөйләгән мөнәҗәтләрен укып, ак сакаллы картларны балалар кебек елатырга мөмкиндер. Сөембикәнең мөнәҗәте, ихтимал, табылмас. Әмма зарар юк. Тәэсирле әсәр язып бирер өчен шәмди Гафурие, Тукае, Укмасие вә гайреләре бардыр”. Әлеге мәкаләсендә Риза Фәхреддин үз язучыларыбызга саллы әдәби әсәрләр тудыру өчен тарихи җирлегебез барлыгына басым ясый.“Шура”да сәяси темаларга, Дума эшчәнлегенә, татар концепциясе мәсьәләләренә дә киң урын бирелә. Милләт тарихы, Болгар дәүләте, борынгы бабаларыбызның данын кайтарырга омтылу, татар милләтенең тоткан урыны, дәрәҗәсе, халыкта милли үзаң, милли горурлык тәрбияләү, үткәнебез белән горурлану, киләчәккә өмет белән карау мәсьәләләре күтәрелә.1911 елның 11-12 февралендәР. Фәхреддин йортында патша жандармнары тентү үткәрә һәм күп кенә гәзит-журнал төпләмәләрен, кулъязмаларын, архивын конфискацияләп алып китәләр. Күп кенә әһәмиятле кулъязмалары кире кайтарылмый.Өченче һәм дүртенче витриналарда Кәримиләр гаиләсенә караган фотолар урнаштырылган. Мәгъсүмә апасының ире Гыйльман Кәрими, Әлмәт районының Миңлебай авылыннан күчеп килеп, 1899 елда Гани бай Хөсәенов акчасына типография ачып җибәрә. Һәм Ырынбурда Кәримовлар типографиясен ачып, дин, фән, әдәбият өлкәсенә караган китаплар бастыра башлый. Риза Фәхреддиннең дә бик күп хезмәтләре шушы нәшриятта басыла.“Үз гомеремдә “Шура” мәҗмугасы идарәсендә эшләгән ун еллык гомерем, балалык вә шәкертлек гомеремнән соң, үз алдымда иң яратып хезмәт иткән елларым”, — дип искә ала Риза Фәхреддин.Рәфкать Шаһиев,филология фәннәрекандидаты, доцент.