+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
9 декабрь 2020, 07:17

"Рәйхан"да - "Әйтелмәгән васыять"

Башкаланың "Рәйхан" клубында якташыбыз Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча укучылар конференциясе оештырылды. Пандемия сәбәпле, чара онлайн калыпта үтте.


Башкаланың "Рәйхан" клубында якташыбыз Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча укучылар конференциясе оештырылды. Пандемия сәбәпле, чара онлайн калыпта үтте.


Клуб әгьзасы, Әлшәй районыннан китапханәче Гүзәл Әхмәдишина башта язучының тәрҗемәи хәле белән таныштырды, аннан соң китап укучылар алдына ике сорау куйды. Беренчесе: ни өчен балалар әниләре белән утырып сөйләшергә вакыт тапмаган, алар бит әниләрен яраткан? Икенчесе: Акъәбинең оныкларының туган телен белмәвендә кем гаепле?

Фикер алышу зур бәхәс тудырды. Берәүләр балаларына тиешле тәрбия биреп бетә алмаган дип, Акъәбине гаепләргә омтылды. Башкалар: "Заманы шундый, нишлисең, башкалар кебек яшисең инде", - дип, геройларны яклашты.

Вера Мөсәбирова үз оныклары үрнәгендә катнаш гаиләләрдә оныкларга туган тел өйрәтү, милли тәрбия бирү авыр, дип зарланды. Шулай да өметне өзмичә, кулдан килгәнне эшләргә тырышырга инде, дип өстәде. Балаларыбызга әйтәсе сүзне иртәрәк әйтергә кирәк, ничек күмәргә, ничек Коръән укытырга кирәклеген белеп торсыннар, диде.

Кушнаренко районы мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Уфадан Зөмәрә Юнысова, Чишмә районыннан укытучы Галия Арсланова ана телен өйдә барысы да тиешенчә өйрәтә алмый, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен хөкүмәт алдында җитдирәк күтәрергә кирәк, дип чыкты.

Әлфинә Фатыйхова да тәэсирле чыгыш ясады. Лилия Фәткуллина хәзерге көндә, ковид сәбәпле, күпләрнең гореф- гадәтләребезгә туры китереп җирләнмәвенә әрнү белдерде.

Фирдина Зиннәтуллина татар классикларының әсәрләрен тирәнрәк өйрәнергә чакырды, үзе, китапны укып, зур фәһем алуын ассызыклады.

Римма Сөләйманова Магаданда туган, урыс телендә белем алган булса да, әти-әнисенең туган телне ташламаулары аркасында, аларның йогынтысында, җырларыбыз аша татарча сөйләшергә өйрәнеп, милли тамырына кайта алуына сөенүе хакында сөйләде.

Әлфирә Әсәдуллина, Зәйтүнә Сәгадиева, Гамбәрия Харисова, Рәүфә Еникееваның фикерләрен дә хуплады әңгәмәдә катнашучылар.

Конференция ахырында Әмирхан аганың "Әйтелмәгән васыяте" - ул милләтебез язмышы турындагы әсәр, андагы васыятьләр һәркайсыбыз өчен изге, алар бөтен халыкка васыять, дип йомгак ясалды.


Халисә Рәйхан,

"Рәйхан" клубы җитәкчесе.


Фото: клуб архивыннан.



Читайте нас