Бүген татар җырын сөючеләр Татарстанның халык артисты, Башкортстанда да һәрвакыт көтеп алынган мәртәбәле кунак булган Рафаэль Ильясов белән хушлашты. Аның тормыш сәхифәсен кабат барлап, янә тетрәнүләр кичерәбез.
Рафаэль ага белән бүген Казанның 7нче шәһәр дәваханәсендә хушлаштылар һәм Мөселман зиратында җыр куенына салдылар. Матбугат чаралары аның белән элегрәк оештырылган әңгәмәләрне кабатлап бирә. Без дә сезгә "Интертат"та Мөршидә Кыямова оештырган әңгәмәдән өзекләр тәкъдим итәбез.
"Мин дә шактый тормыш кыйнауларына дучар ителдем. Язмыш сынамады түгел, шактый сынады. Унбер яшемнән ятим калдым. Әниебез бик яшьли бакыйлыкка күчте. Әти исән булса да, яңа хатынын көйләүдән бушамады. Безнең үги ана белән күргәннәрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Мин авылдашларым киңәше белән Казанга китеп котылдым. Башка оланнарыбызга үги ана ачысы бик нык тәтеде.
Шәхсән үземә моң әткәй-әнкәйдән күчкәндер. Әти, мәрхүм, гармунда бик шәп уйнап, җырлый торган иде. Әгәр без, балалары, күп булмаган булсак, тормыш сынауларына сыгылмаса, ул Рәшит Ваһаповка шактый зур көндәш булган булыр иде, дип искә алам мин аны. Ләкин аңа сәхнәләргә чыгып, халыкка сәнгать шатлыгы өләшергә язмыш насыйп итмәде. Ишле гаиләсен туйдыру өчен көне-төне эшләде, пенсиясенә дә чыга алмыйча дөнья куйды."
"Авылыбызга яшь укытучылар килгәч, безгә сәнгать дөньясы ачылып китте. Дәресләрдән соң укучылар белән мәктәп сәхнәсендә концертлар куюны оештырып җибәрдек. Мин анда бик актив катнаштым. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, музыка укытучыбыз Гөлнәзирә апа: “Сиңа Казанга барырга кирәк, җырчы чыгачак синнән”, - дип тәкъдим ясады. Казанга бардым, 14 яшь кенә булгач, вокал бүлегенә алмадылар. Әмма кесәңдә бер тиен акчаң, ярдәм итеп торучың булмаган килеш олы калага чыгып китү зур тәвәккәллек булган.
Минем бәхетемә, авылдашларыбызның Казанда яшәвен белдем. Аларда малайлыкта тордым. Минем өчен бу олы тормышка юл иде. Аларга гомерем буе рәхмәт укыйм, чөнки иң авыр чакларымда әти-әниемне алыштырдылар. Су китерү, утын яру, кыш көне кар көрәү, кибеткә ипигә бару эшләрен малай кешегә башкару бер дә авыр булмады. Аларда яшәү миңа укырга мөмкинлек бирде. Аларның рухына багышлап, әле дә сәдака бирәм.
Язмыш мине тормыш юлымда мәрхәмәтле кешеләр белән еш очраштырды. Музыка училищесында да, консерваториядә дә остазларымнан уңдым. Гобой классында укысам да, җырлау минем белән рәттән барды. Җыр белән гобойны бәйләп, үз көнемне үзем күрә башладым".