+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
15 декабрь 2020, 06:53

Аңа фәкать җиңүләр юлдаш!

Ләйсән Муллагалиеваның тәрбияләнүчеләре дә төрле олимпиада-ярышларда зур уңышлар белән куандыра.Борай район үзәгендәге 2нче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева — күпкырлы талантлы шәхес. Тыштан гына түгел, эчке дөньясы да гаять күркәм бу ханымның язмышы чагу һәм күпләрне уйландырырлык вакыйгаларга бай, авырлыклар алдында сынмавы-бөгелмәве, тормышта бары тик үз тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә зур җиңүләргә ирешүе соклануга лаек.

Ләйсән Муллагалиеваның тәрбияләнүчеләре дә төрле олимпиада-ярышларда зур уңышлар белән куандыра.

Борай район үзәгендәге 2нче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева — күпкырлы талантлы шәхес. Тыштан гына түгел, эчке дөньясы да гаять күркәм бу ханымның язмышы чагу һәм күпләрне уйландырырлык вакыйгаларга бай, авырлыклар алдында сынмавы-бөгелмәве, тормышта бары тик үз тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә зур җиңүләргә ирешүе соклануга лаек.

Ләйсән Ришат кызы чыгышы белән Борай районының Кәшкәләү авылыннан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә ул. Әнисе Рәзинә Хәмит кызы авыл мәктәбендә туган тел дәресләрен укыта. Балаларының барысына да төпле тәрбия, белем бирә зыялы ата-ана.
— Бәләкәй генә йортта сигез кеше гөрләп яшәдек. Балалар күп булса да, өебез һәрчак пөхтә итеп җыештырылган, ямьле булып хәтеремдә калган. Әти-әниемнең йөрәк җылысы, күңел уты белән якты, күркәм иде ул. Абыемнар безне, ике кыз туганын, һәрвакыт яклап, саклап үстерде.
Кышкы уеннар бигрәк күңелле булып исемдә калган. Үзебезне канатлы коштай тоеп, биек таулардан җилгәнебез, кар бәрешеп уйнаулар, елгада тимераякта шуу – барысы да бүгенгедәй хәте­ремдә. Өйгә кергәч, юеш кием­нәребез белән мич башы тулып китә! Ә кичләрен, тезелешеп утырып, әти-әниебезнең китап укыганын тыңларга ярата идек. Ут булмаган чакларда (авылда элек еш кына ут сүнә торган иде) тагын да күңеллерәк – уку шәм яктысында бара. Балачак хатирәләре әле дә күңелемне җылытып тора... – дип хәтерли ул.
Хезмәт эшчәнлеген Ләйсән Ришат кызы авылда башлый. Ире белән иске генә өй алып, арытаба шул урында зур, иркен йорт төзербез дип, гаилә корып җибәрәләр. Дөньяларына ямь өстәп, кызлары Ләйлә, уллары Айнур туа. Уңган, тырыш пар мал асрый, тавык, каз, үрдәк тота. Күпләр аларга сокланып карый. Тик көтмәгәндә бәхетсезлек килә: Ләйсән өч яшьлек һәм бер айлык сабыйлары белән тол кала.
— Кызу җәй иде, ирем печән әзерләргә китте. Үзем дә аңлата алмаган шом биләде ул көнне күңелемне, шулкадәр җибәрәсем килмәде аны болынга! “Мин дә барыйм синең белән, ярдәм­ләшермен”, — дип тә карадым. Ул: “Балаларны кара, ярдәмгә егетләр киләбез, диделәр”, — дип чыгып китте. Ә кичен... аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Тирләп-пешеп эшләгәч, су коенырга төшкән һәм батып үлгән, — дип тор­мышының иң хәсрәтле көннәрен барлады әңгәмәдәшем.
Яңадан яшәргә өйрәнергә туры килә аңа. Күз яшьләрен сөртеп, тешләрен кысып. Балаларымны ким-хур итмәячәкмен, дип үз-үзенә сүз бирә ул. Авылдагы кечкенә йортны сатып, район үзәге Борайга күченә. Башта иске генә агач йорттан фатир ала. Әлбәттә, кредитка. Тырышып-тырмашып аны түләп бетергәч, өй төзи башлый! Яшь гаиләләр өчен программа кысаларында ярдәм дә алгач, төзелеш күзгә күренеп алга китә. Бүген Муллагалиевлар яңа йортта яши. Әлбәттә, төзелеш эшләре әле бөтенләй үк тәмамланмаган, ләкин инде башкарганнары сокланырлык.
Ләйсән Ришат кызы ике баласын ялгызы тәрбияләп үстергән. Бүген газизләре — аның чын горурлыгы. Айнур БДУның Бөре филиалында тирә-як мохитне саклау инженеры һөнәрен үзләш­терә. Кызы Ләйлә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетында белем ала. Мәктәптә укыган чорда ул район һәм республика күләмендә үткәрелгән сәнгатьле уку бәйгеләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм башкорт теленнән олимпиадаларда җиңү­ләр яулаган.
— Абыем үрнәгенә ияреп, улым да кечкенәдән спорт белән дус булды. Авылда, районда көрәш батыры булып танылды. Армрестлинг, көрәш, гер күтәрү буенча зона, республика ярышларында җиңү яулады. Кулы бөтен эшкә килешеп тора. Былтыр ике машиналык гараж төзеп куйды, — дип горурланып сөйли Ләйсән ханым. — Әнием, туганнарым балаларымны карашуда һәрвакыт ярдәм кулы сузды.
Һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы булган Ләйсән Ришат кызы моннан 11 ел элек Бөре дәүләт педагогия акаде­миясенә читтән торып укырга керә. 2012 елда тагын бер дипломга ия булып, башкорт теле һәм әдә­биятын укыта башлый.
— Әнием, укытучы буларак, күңелемдә әлеге җиңел булмаган изге һөнәргә сөю уятты. Ул минем өчен һәрчак үрнәк булды. Бәләкәй чагымда ахирәтләрем өчен “мәктәп” уенын оештырырга яраттым, үзем, әлбәттә, һәрвакыт укытучы ролендә булырга тырыштым. Өлкәнрәк сыйныфларда укыганда, әниемә дәфтәрләр тикшерергә ярдәм итә башладым. Әйбәт укыдым, көндәлегемдә “бишле”дән башка билге булмады, — ди Ләйсән Ришат кызы.
Үз һөнәренә мөкиббән укыту­чының һәр дәресе мавыктыргыч, фәһемле уза, укучылары аларны көтеп ала. Тематик кичәләр үткәрү юнәлешендә дә зур эш алып бара ул. Мисал өчен, тынгысыз укытучы укучылары белән Әнгам Атна­баевның иҗат кичәсен әзерләп, аны шагыйрьнең туган авылында күрсәтә. Мостай Кәримнең зур юбилеена багышланган зур чара да оештыра.
Ләйсән Ришат кызының укучылары арасында тел белгече, укытучы һөнәрләрен сайлаучылар аз түгел, бу хәл үзе үк аның балалар күңеленә туган телгә карата сөю уятуы хакында сөйли.
— Республика Хөкүмәте, Мәга­риф һәм фән министрлыгы туган телләрне, шул исәптән башкорт телен үстерүгә зур игътибар бирә, бу бик шатлыклы, — ди ул. — “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары тел­ләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында кабинетыбызга интерактив комплекс кайтты. Аңа интерактив такта, мультимедиа проекторы, принтер, ноутбук кергән. Аңа кадәр дә кабинетыбыз әлеге программа буенча төрле стендлар белән баетылды, — дип сөенечле яңалыклар белән бүлеште укытучы.
Туган телгә сөю гаиләдән башлана. Ләйсән Муллагалиева да әлеге хакыйкатьне инкарь итми. Шул ук вакытта дәреслекләрнең сыйфатлы булырга тиешлеген дә ассызыклый. Әйткәндәй, дәрес­лекләрне камилләштерү максатында Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган махсус төркемдә Ләйсән Муллагалиева да бар. Әлеге төркемгә галимнәр, методистлар һәм практик укытучылар кергән.
Ләйсән Муллагалиеваның хезмәт эшчәнлегендә уңышлары бихисап. Быел халыкара “Җиңү дәресе” бәйгесендә җиңү яулаган. 2017 елда “Башкорт теле – ел укытучысы” төбәкара конкурсында Гран-при алган.
2018 елда Русия Федерациясе укытучылары арасындагы бәйгедә җиңү яулап — 200 мең сумлык грантка, Башкортстан укытучылары арасындагы бәйгедә катнашып, 50 мең сумлык грантка ия булган.
— Грант акчасына машина сатып алдым. Үземнән бигрәк улым сөенде! — ди ул.
Ләйсән Муллагалиеваның укучылары олимпиадаларда даими рәвештә җиңү яулый. Һөнәри яссылыкта зур тәҗрибә туплаган педагогның мәкаләләре “Баш­ҡортостан уҡытыусыһы” журналында еш басыла, ул бик теләп эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
— Үземне бүген бәхетле дип саныйм, — ди Ләйсән Ришат кызы. — Яраткан эшем бар, балаларым — күз нурларым уңыш­лары белән сөендерә. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән укучыларымның да онытмавын, хөрмәтен тоеп торам. Кешегә бәхет өчен әллә ни күп тә кирәкми.
Фото: Л.Муллагалиева архивыннан.
Читайте нас