14 декабрьдә, күренекле башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, Башкортстан Башлыгы указы нигезендә республикада Башкорт теле көне билгеләнде. Бәйрәмнең инициаторы, шулай ук 2020 елны Башкорт теле елы дип игълан итү Бөтендөнья башкорт корылтае тәкъдиме белән булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Башкорт теле көне белән котлады. Ул социаль челтәрләрдәге үз битендә Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе укучыларының бәйрәм белән котлаган видеоролигын урнаштырды.
“Без башкорт телен укыту ысулларын үзгәрттек, һәм бу урыс телле сыйныфта укучыларның елмаюына карап фикер йөртсәк — безнең яңа алымнар балаларга ошый, — дип яза Радий Хәбиров. — Асылы шунда ки, укучыларның мәҗбүрилеге — кимрәк, табигый кызыксынуы күбрәк булырга тиеш. Туган телләрне саклау һәм үстерү эшендә телне популярлаштыру буенча мондый чаралар нәтиҗәлерәк булыр дип ышанам”.
Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары Азат Барданов башкорт телен үстерүгә багышланган чыгышын башкорт телендә тәкъдим итте. Анда болай диелә: “Соңгы ике елда республика Башлыгы Хакимияте Хөкүмәт белән берлектә башкорт телен үстерүне яңача дәрәҗәгә чыгару буенча күп эш башкарды.
Башкорт телен һәм башка туган телләрне үстерү буенча грант проектлары эше дә яңача оештырылды. 2021 елга тәкъдим ителгән проектларның күбесе санлаштыру, мобиль кушымталар булдыру, башкорт телен укыту буенча яңа методикалар әзерләү, балаларның тел мохитен формалаштыруга корылган проектларны тормышка ашыруны күзаллый.
Кызыклы һәм лаеклы заявкаларның бермә-бер артуы объектив рәвештә туган телләрне саклау грантларының күләмен арттыруны таләп итә. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды катнашлыгында һәм озатуында “Үou Тube” видеохостингы һәм социаль челтәрләр өчен контент булдырылды, телепроектлар тормышка ашырылды.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә Башкорт теле укытучылары форумы уздырылды, Башкорт теле елы проекты тормышка ашырылды.
Республикабыз өчен әһәмиятле җиңүләрнең берсе — Башкортстан Башлыгы юллавы буенча Русиянең Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан Башкорт дәүләт университетында “Русия Федерациясе халыклары теле һәм әдәбияты: башкорт теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча диссертация советы эшчәнлегенең тергезелүе”.
Бу көнне онлайн-офлайн форматларда башкорт телен һәм башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар узды, Башкорт теле елына йомгак ясалды, элек игълан ителгән конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.
Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың танылган кешеләре катнашлыгында “Шигъри чылбыр” (“Поэтическая цепочка”) интернет-флешмобы оештырды. Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар бирүгә конкурста җиңүчеләрнең проектлары күргәзмә-презентациясен Бөтендөнья башкорт корылтае үткәрде.
Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында күп чаралар үткәрелде, шул исәптән башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар оештырылды. Аның һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бу көнне башкорт мәдәниятенең тагын бер күренекле шәхесе — танылган башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичка багышланган чаралар да узды. Аның тууына 125 ел тулуга ачык дәрес багышланды.
Башкортстан Республикасы Милли музеенда башкорт телендәге сораулар белән “Туган ягым, туган телем” этнографик заллар буенча квест оештырылды. Республика Хәрби Дан музее “Каләм һәм штык белән” дигән чарага чакырды. Башкорт теле көненә багышланган “Сәлам, дус!” программасын Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары үткәрде.
Бәйрәм чараларына Русия төбәкләре дә кушылды. Пермь краеның Башкорт тарихи-мәдәни үзәге бу көнне “Гайнәләр: халкым, телем, тарихым” дип аталган мәдәни-мәгълүмати акция уздырды. Аның кысаларында “Күренекле русиялеләр, Пермь җирендә туып-үскән гайнәлеләр” дигән күргәзмә һәм гайнә башкортлары диалектында китаплар һәм балалар журналы тәкъдим итү, шулай ук урындагы башкорт коллективлары концерты узды. Ырынбурда Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе язучылары белән иҗади очрашу оештырылды.
Бәйрәм көне сәнгать осталары катнашлыгында йомгаклау концерты һәм Башкорт теле елы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Башкорт милли костюмы осталарының онлайн форматтагы “Тамға” халыкара конкурсына йомгак ясалды, муниципаль берәмлекләр, журналистлар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде.
Бу бәйрәм алдыннан республикада күп кенә чаралар үтте. 10 декабрьдә Уфада 102нче гимназиядә онлайн-форматта халык шагыйре Равил Бикбаев истәлегенә һәм Башкорт теле көненә багышланган “Бикбаев укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
12 декабрьдә панель дискуссиядә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенең башкорт халкының тәңгәллеген саклау буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук, шәһәр Арт-квадрат киңлегендә “Башкорт теле: яңа караш-2” веб-кушымталарының презентациясе оештырылды, шунда ук Башкорт теле көненә багышланган “Vibергә” интернет-конкурсы лауреатларының исемнәре игълан ителде. Мәктәп укучылары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында “Иң популяр башкорт блогеры-укучысы (блогер-студент)” конкурсы җиңүчесе билгеләнде.
Ноябрь аенда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Башкорт теле буенча республика олимпиадасы узды, социаль челтәрләрдә “Эшлекле башкорт теле” курсы программасы буенча башкорт телен белү буенча тест уза.