Башкалада татар әдәбияты классигы, якташыбыз Әмирхан Еники әсәре буенча укучылар конференциясе үтте.
“Рәйхан” клубы әгъзасы, Әлшәй районыннан китапханәче Гүзәл Әхмәдишина башта язучының тәрҗемәи хәле белән таныштырды, аннан соң китап укучылар алдына ике сорау куйды. Беренчесе: ни өчен балалар әниләре белән утырып сөйләшергә вакыт тапмаган? Икенчесе: Акъәбинең оныкларының туган телен белмәвендә кем гаепле?
Фикер алышу зур бәхәс тудырды. Берәүләр, балаларына тиешле тәрбия биреп бетерә алмаган, дип, Акъәбине гаепләргә тырышса, башкалар: “Заманы шундый, нишлисең, башкалар кебек яшисең инде”, — дип, геройларны яклашты.
Вера Мөсәбирова үз оныклары үрнәгендә катнаш гаиләләрдә оныкларга туган тел өйрәтү, милли тәрбия бирү авыр, дип зарланды. Шулай да өметне өзмичә, кулдан килгәнне эшләргә тырышырга кирәк, дип өстәде. Балаларыбызга әйтәсе сүзне иртәрәк әйтергә кирәк, диде.
Кушнаренко районы мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Уфадан Зөмәрә Юнысова, Чишмә районыннан укытучы Галия Арсланова, ана телен өйдә барысы да тиешенчә өйрәтә алмый, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен хөкүмәт алдында җитдирәк күтәрергә кирәк, дип чыктылар.
Әлфинә Фатыйхова да тәэсирле чыгыш ясады. Лилия Фаткуллина хәзерге көндә, ковид сәбәпле, күпләрнең гореф-гадәтләребезгә ярашлы җирләнмәвенә әрнү белдерде. Фирдина Зиннәтуллина татар классикларының әсәрләрен тирәнрәк өйрәнергә чакырды, үзе, китаплар укып, зур фәһем алуын ассызыклады.
Римма Сөләйманова, Магаданда туган һәм урыс телендә белем алган булса да, әти-әнисенең туган телне ташламаулары аркасында аларның йогынтысында, җырларыбыз аша татарча сөйләшергә өйрәнеп, милли тамырына кайта алуына сөенүе хакында сөйләде.
Әлфирә Әсәдуллина, Зәйтүнә Сәгадиева, Гамбәрия Харисова, Рәүфә Еникееваның фикерләрен дә хуплады сөйләшүдә катнашучылар.
Конференция ахырында, Әмирхан аганың “Әйтелмәгән васыяте” — ул милләтебез язмышы турындагы әсәр, андагы васыятьләр — һәркайсыбыз өчен изге, алар бөтен халыкка васыять, дигән йомгак ясалды.
Халисә Рәйхан,
“Рәйхан” клубы җитәкчесе.