Эссе
Агымдагы елның саннардагы кыяфәте, тәү карашка ук, тын күлдә йөзгән аккошларны хәтерләтте. Әнә бит бер-берсенә бик тә иш килгән ике баш, нәфис муеннар һәм сыгылмалы гәүдәләр. Шуларның янбашларына каурый, төз җилпе койрык өстә һәм алдыңда пар аккош пәйда була да куя...
Киләсе ел да, хыял иткән соклангыч мәхәббәт кошлары сыман, үтә дә матур, ямьле булыр төсле тоелган иде. Ә нишләп булмасын ди? Ил күге тыныч, хәятебез өмет-ле, алда зур ниятләр, тарихи бәй-рәмнәр тора. Кремль курантлары суккан мәлдә якыннарыма, замандашларга аккош җыры булырлык гамәлләр, казанышлар теләвем дә хәтердә. Шулай өметләнеп аккош җырын көттек, әмма яшәгән елыбыз күсенекенә әверелде.
Һәм ул, үз табигатенә хас булган мәкерлек һәм явызлыклар кылып, 2020 санәне кешелек тарихына афәтләр елы итеп яздырмакчы. Бүген Җир шарын чолгап алган коронавирус кизүеннән сулышлар киселә, халыклар кырыла. Кайчан һәм ничек дөнья мәхшәренә чик куелыр — монысын да анык белгән затлар юк. Әйтерсең лә, Җирне генә түгел, Җиһанны да аһ-зарлар, төшенкелек, өметсезлек болыты сарып алган. Шик юк, пандемия күсе “иҗтиһа-ды” гына түгел, хәтта аны Аллаһ кодрәте белән Җиргә җибәрелгән җәза, сынау дип кенә дә котылып булмый. Күктәгеләр бу тиклем шәфкатьсез, мәрхәмәтсез була алмас иде. Монда явыз адәм актыкларының кулы уйнавы ачык: “Ковид-19” вирусы, хәрби корал буларак, яшерен лаборатория-ләрдә барлыкка китерелгән булса кирәк. Кемдер “явыз җенне” шешәдән чыгарган, әмма, аны хәзер авызлыклый алучы юк. Булдыра алмыйлармы, яисә теләмиләрме, билгесез.
Менә чын сер кайда! Кешелек юлдан язган... Ул үз-үзенә һәлакәт әзерли... Ни җитми икән соң бу Адәм белән Һава балаларына?
Фани дөнья түгәрәк,”Ковид-19” җен-гыйфрит сыман дөнья мәгыйшәтен азар-бизәр, пыран-заран китерер дә хәле бетеп түңкәер, язган булса! Америка президенты Дональд Трамп, кояш чыгышы тарафларына йодрык изәп, вирус таратучыларны табарга, җәза бирергә җыенса да, сайлауларда янә тәхет яулый алмагач, әлеге ниятне гамәлгә ашыручы табылырмы? Табылса, син нишләрсең, татар? Югалту, кырылышларны хисаплап, җан кыючыларга үз дәгъваларыңны белдерә алырсыңмы? Ныклап уйла, Кара көч бик мәкерле, үтә елгыр: “Татар?! Җиде-сигез миллионлы кавем-Җир йөзендә тик бер тамчы... Синең телең, җаның, исемең бетүгә хөкем ителгән. Дәгъваң урынсыз! Мин күктәгеләр, өстәгеләрнең әмерен үтим”.
Шундый җавап ишетсәң, нәрсә диярсең, нишләрсең син татар? Фараздагы кыенлыкны сизүем шуннан килә, безгә кара язмышны читтәгеләр түгел, татарны күралмаучылар түгел, көндәш халык вәкилләре дә түгел, ә милләтнең сөекле әдибе Гаяз Исхакый юрый бит! Димәк, татарның үз аңында милли хис-тойгыларны туктаусыз корытып ятучы куркыныч вируслар бар. Аларның килеп чыгуы, таралуын да мин безнең замандагы һаләкәтле “Ковид-19” зәхмәтенә ошаттым.
Патша заманында язылган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестенда Романовлар династиясенең социаль-рухи изүеннән интеккән татар халкының үзаңы зәгыйфь, таркау, тик мәчет, мәдрәсә тәрбиясе алу аркасында дини хорафатларга бирелеп яши ул. Казан байларында тик үз кесәләре, үз корсак шәрифләре кайгысы. Муллалар надан, галим-голәмә вак, тар мәнфәгатьләр белән чикләнгән. Халыкның күзен ачучы, киләчәгенә туры, дөрес юл күрсәтүче узаманнар төркеме юк... Кайчандыр мәгърифәтле мәдәнияткә ия булган, шанлы дәүләтләр корган татар, саналган сәбәпләр аркасында бетүгә, инкыйразга дучар ителә, дип фикерли автор. Әсәрнең азагы да өметкә урын калдырмый, соңгы Болгар варисы Җәгъфәр ана булырга җыенган хатыны Сөембикәнең бик әрнешле вафатыннан соң, ярым саташулы халәттә тегендә-монда сугылып йөргәч, давыл аударган Болгар манарасы астында калып үзе дә мәңгегә күзләрен йома... Тик бу төгәлләнеш укучы аңында Ромео — Джульетта, Таһир — Зөһрә, Хәлил — Галиябануның мәхәббәт трагедиясе кебек кенә түгел, ә халык фаҗигасе булып кабул ителә.
Әйтәсе юк, милләтне сискәндерә торган әсәр бу. Тик аңардан җиңел генә аралана, котыла да алмыйбыз. Чөнки язучының сизгерлеге нигезле, фикерләве халыкчан, шуның өстенә әлеге повесть идея-эстетик яктан ифрат күп юнәлешле. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”га карап соңгы гасыр татар тормышында туган телгә, халыкка, мәдәнияткә карата булган мөнәсәбәтләр билгеләнә, гамәлләр ачыклана. Һәм хәтта шул әсәргә нигезләнеп үз психологиясен, мәсләген акларлык сәбәп тә эзли. “Миңа тумас борын ясин чыккан язучыга ләгънәт төшсен!” — дип кычкырып әйтүчеләр, татар мохитеннән үтә һаваланып ераклашучылар төркеме бар. “Бу милләт барыбер бетә, юкка чыга бит, үз файдамны күрим”, дип астыртын уйлап, аның мәктәпләрен, нәшриятларын ябу-чылар, телен, рухын чикләүчеләр пәйда була. Сатлык Шаһгали, Камай морза оныклары күкрәк киерә, Тукай телендә бер кәлимә сүз яза белмәсә дә, милләтне, халкыбыз тормышын нәфрәтләнеп сурәтләп, югары бүләк алучы романчылар һәм шуларның китапларын туган телебезгә аударучы аумакайлар да килеп чыга бездә.
“Татар мәктәбе газиз балама нәрсә бирә инде?!” — дип күршеләре алдында акланып, урыс мәктәпләренә гариза тапшыру өчен тезелгән ата-аналар чираты да су буе. Ил-көндә бәла-казалар чыгып, тормышлар көйсезләнсә, үз җаен эзләп “татар үз иманын да сатар!” дигән идеяне дә чыгарырга була әлеге повестьтан... Әмма шуларга карамастан, “Милләт” дигән үтә четерекле, ифрат катлаулы җанның күзәнәкләренә кадәр үтеп, өйрәнеп, кыю рәвештә үз сүзен әйткән Гаяз Исхакый чын татар өчен бөек тә, һаман кадерле дә булып кала. Ул үз халкын ярата, аның өчен көя, бәла-казалардан аралап калырга омтыла. Матур әдәбият әсәрләрендә һәлакәтне тасвирлап, халыкны аңардан коткару идеясе салынуын онытмыйк! ”Ике йөз елдан соң инкыйраз” — нәкъ шундый изге ният белән иҗат ителгән әсәр.
Ярар, гаугалы әсәрнең уңай ягын күрдек. Ә татар халкын яманатлы чирдән, үзебезчә әйтсәк, куркыныч вирустан кем коткарыр соң? Халык. тик халык үз-үзен имләргә сәләтле. Ә им-том өчен безнең бәяләп бетергесез зур рухи мирасыбыз бар. Тик аңардан файдалану патша заманындагы ата-бабаларыбызга этник йомылу, мәчеттәге төсле тар мохиттә авыз каплап әйтелгән мулла нәсыйхәтләре, имам вәгазьләре рәвешен алмаса иде. Мәскәүгә татар җырлары гына барып ирешмәсен, андагы галим, зыялыларны, дәү-ләт кешеләрен, татарның телгә, әдәбиятка, милли тәрбиягә кагылышлы фәнни концепцияләре дә тәэсирләндерсен иде! Тик Русия, дөнья киңлекләренә чыгып кына без милләтебезгә карата булган кимсетүле карашлардан котыла алабыз. Бу ихтыяҗ һәр өлкәдә сизелә. Әйтик, без туган телебезне матур, бай, борынгы дип сыйфатлап, аның белән чиксез горурланабыз. Әйе, бу телдә борынгы Кол Гали “Йосыф кыйссасы”н язган. Габдулла Тукай әткәм-әнкәм телендә иҗат иткән ши-гырьләре белән бөтен төрки дөньясын хисләндергән. Туган телебез патриот Муса Җәлилнең керсез тойгылары белән сугарылган шигъри юлларын якты дөньяга алып чыгып, шагыйрьне үлемсез иткән.
Әмма милли үзаллылыкка ирешкән заманда акылга сыймаслык эшләр эшләнә. Чит өлкәләрдә генә түгел, Татарстанда да бу телне мәктәпләрдә укыту кими, ВУЗларда милли бүлекләр ябыла. ЮНЕСКО исәбе буенча дөнья шиваләре арасында ундүртенче урында, Кытай лөгате белән янәшәдә торган татар теленең бетүчеләр рәтендә торуы ышандырмый. Кем мондый уйдырманы тарата, каян чыккан һәм нигә кирәк Тукай телен кысрыклау? Татар теленең килеп чыгышына караган очсыз-кырыйсыз бәхәсләргә кереп чумганчы, профессорларыбыз, академикларыбызның бүгенге телебезнең язмышы, киләчәге хакында гыйльми хезмәтләр язып, киң даирәләрдә танылуы дөресрәк булмасмы? Телебез өчен көрәшкә чыгудан аларны нәрсә тота соң? Фәнни карьера өчен борчылумы, әллә милләт язмышына битарафлыкмы бу?
Һаман Гаяз Исхакыйның мәгълүм әсәрен искә төшерәм. Ай-һай еракка караган бу язучы! Хәер, халыкларның үзаллы мәгыйшәте киңәеп, тел, рух ирке актуальлек алган заманда тел өчен көрәшнең галим педагогларны гына түгел, ә авызыннан сүз чыккан һәр кешене — олысын, кечесен җәлеп итүен аңларга бик вакыт безгә. Шөкер, бу яктан татарның акыллы фикерләрен, киңәшләрен җыйсаң, соклангыч китап чыгарып булыр иде. Тик чыкмый шул, чыкса маңкортлар, маргиналлар, тел-лөгать пиратлары бу кадәр ишәймәс тә иде. Боларның Дәрдмәндне ишеткәннәре бармы икән?
Урысча күп сүзең,
азы татарча,
Белалмыйм, кем син —
урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек
исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы,
Макармы?
“Абдул Абдуличкә” шигырендә маргинал типны ныграк ача төшеп, Дәрдмәнд әйтә: “Кайчаннан бирледер ык-мык итеп син, көчән-дең көчкә аңлаттың сүзеңне!” Һәм алдагы тезмәләрнең берсендә тел сафлыгы хакындагы уйларын гомумиләштереп, киңәшен дә укучысына җиткерә:
Кил, өйрән, и туган,
бер башка телне,
Күп телләр
белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма
вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак
наданлыктан әсәрдер.
Дәрдмәнднең “Татарлыктан татар һич гарь итәрме, кеше үз исмене инкяр итәрме” дигән юлларын байтак замандашлар күңеленә җуелмас хәрефләр белән язарга вакыт.
Тагын шуны әйтик, мәшһүр “Кораб” шигыренең авторы — гаҗәп үзенчәлекле шәхес. Ул рухани, вәгазьче яисә мөгаллим, тәрбияче дә түгел, ә бик зур алтын приискасы хуҗасы — эшмәкәр. Ягъни ул хәзерге “Яңа урыс”, ”Яңа башкорт,”Яңа татар” төркеменә керерлек шәхес. Шул ягын күздә тотып, Дәрдмәндне замана элитасына тәкъдим итсәң, мөгаен, боларның колаклары үрә торыр, тел белү, сөйләм мәдәниятенә ия булу таләпләрен үтәү мөһим бизнес шарты итеп саналыр иде. Телгә карата мондый мөнәсә-бәтнең милләт язмышына уңай тәэсир ясаячагы бик ачык. Әйе, телнең милли тормыштагы кулланылышы, тел мәдәнияте, сөйләм осталыгы мәсъәләләре заман өчен бик тә актуаль. Чөнки шул сыйфатлардан чыгып кешене, аның аша милләтне үз итү, хөрмәтләү башлана. Чынлап та, матур туган телне ник ямьсезлибез соң без?
Халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең “Ана җыры” романындагы җырчы Алсу әлеге сорауга һич көтелмәгәнчә җавап бирә: ”Чын татарча сөйләшә башласаң, күпләр аңламый. Шуңа да урысча сүзләр кыстырырга күнектек...”
Менә бит ничек, күп милләт-тәшләрдәге тел бозу телне бел-мәүдән түгел, ә тел наданнарының басымыннан, атап әйткәндә, маргиналларның көен көйләүдән килә икән! Алсу янәшәсендә булсам, мин кайнарланып: “Юк, һич тә бу юлга басарга ярамый, сылукай”, — дияр идем. “Туган телдә гәпләшү теләге яхшы ният, әмма моның өчен милләттәшләрнең туган телне белүе кирәк. Өйрәнсеннәр! Югыйсә, Тукай теленең базар, яисә Дәрдмәнд әйткәнчә, кухня теленә, “ык-мык” итеп аралашу чарасына әйләнүен көт тә тор... Тел хыянәтенә барма Алсу, аның бөтен шартын китереп, сандугач кебек сайра! Үзеңә хөрмәт, мәхәббәт уят!
Замана таләпләреннән чыгып туган телебез хакында уйланасы мәсъәләләр, әйтеләсе сүзләр ифрат күп әле. Каләм иясе буларак, аерым мөхәррирләрнең язмамнан бик күп сүзләрне сызып ташлавы белән килешмим. Янәсе, иске, борынгы сүзләр, диалекталь берәмлекләр кулланам. “Авыл” төшенчәсе булганда, нишләп “сала” сүзен язмама кертәм мин? Боларны хәзерге укучы аңлармы янәсе? “Сала” сүзен дуңгыз ите дип аңласалар, нишләрсең?
Мондый тел цензурасы каләм мөмкинлекләрен дә, укучының дөньяны танып белү тирәнлеген дә чикли, тарайта. Халык кулланган, әйләнешкә кергән һәм уеңны уйдырып салу мөмкинлеген тудыра икән, сүзне яшәтергә кирәк! Ә “укучы аңлармы?” — принцибы һич тә мөхәррир хәстәре түгел, ә укучылар проблемасы ул. Сүзлекләр бар, өйрәнсеннәр, тел байлыгын тулыландыру — алар файдасына.
Журналистлар халкына да әйтер сүзем бар. Совет заманында фиркә вәкилләре буларак, алар үзләрен дүртенче власть итеп раслыйлар. Икътисади җинаятьләрне фаш иткән Эдуард Петров сыман, кыю, тәвәккәл Мәскәү журналистлары бу миссияне дәвам итсә дә, төбәктәгеләргә әлеге югары титул туры киләме? Бәлки аларга кешегә, милләткә якынаю, үзләрен шуларның мәнфәгатен яклаучысы итеп раслау дөресрәктер? Базар чорындагы җәмгыять үсеше каршылыклар кискенләшү белән сыйфатлана бит. Матбугат, радио, телевидение чараларының гуманистик асылын саклау — үтә дә мөһим бурыч. Әмма бу тенденцияне гамәлгә керткәндә чаманы югалтмау кирәк. Әлеге кыйммәтле мәгълүмат чаралары халыкка мәгыйшәт өчен файдалы киңәш-ләр бирү, аш пешерү, кайнатмалар әзерләү серләре белән уртаклашу яисә дус-ишләрне, туганнарны эзләү бюросына әверелеп китмәсен иде. Бихисап сәүдә, икътисад рекламалары тезмәсе, сәгатьләр буена туган көн, юбилейлар белән котлаулар ташкыны эшкә чумган атаның көйсез баланы юату өчен кыйммәтле уенчык тоттыруын хәтерләтә: “Мә уйна, тик тавышың гына чыкмасын!”
Халыкны, милләтне борчыган рухият мәсьәләләре азмыни соң? “Юлдаш” радиосында җыр марафонын оештырган Азат Фазлый-әхмәтов, минемчә, хуплауга лаек. Матбугатта чыккан проблемалы язмалар, мәкаләләр буенча фикер алышулар үткәрергә мөмкиндер. Радио аша замана авторларының иҗаты белән таныштырып бару, шигырь, хикәяләрне сәнгатьле итеп укуны ешрак оештыру тәэсирле, отышлы булыр иде. Ул чагында халык китап укымый, матбугатка язылмый дигән аһ-зарларга урын да калмас, шәт.
Таркаулыкның, зур хис-омтылышлар, югары кыйммәтләрдән ераклашуның милләтне көрчеккә китереп терәвен Гаяз Исхакый искәртте бит. Белә торып, бер ук тырмага кабат басмыйк, кардәш-ләр! Безгә фикри ачышлар ясау, рухи табышларга ирешү, күңелләрне кузгату, дулкынландыру маһирлыгы кирәк! Хет кечкенә булсын, хет гади тоелсын, әмма алардан килгән хис кешене халыкка якынайтсын, замандашка үз милләтенең җанын ныграк, тирәнрәк тоярга ярдәм итсен...
Күптән түгел ТНВ журналисты Альберт Шакиров мәшһүр “Юлчы” булып Башкортстанның берничә авылында матур-матур тапшырулар ясагач, Туймазы районындагы Мәтәүтамак саласына да килгән. Ул гадәтенчә авыл тарихының кызыклы сәхифәләрен ачты, ямьле, таулы-тугайлы табигатенә сокланды. Яшәү, тормыш көтү хәлләре турында фермер Мөнир Гарифуллин белән сөйләшкәндә дә (форсаттан файдаланып әйтеп китим, 1980 елда студентлар төзелеш отрядының гаяр комиссары, Башкорт дәүләт университетының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенең икенче курс шәкерте Мөнир Гарифуллин белән “Авдон” кошчылык фабрикасының түбәсен япкан идек. Экранда үзен күргәч кул изәдем: ”Сәлам, картлач!”) авыл хакимияте кешеләре, картлар төркеме белән гәпләшү үткәргәндә дә кагылмаган соравын гади бер авыл агаена бирде:
— Казан тирәсендә дә сездәгечә саф, матур итеп сөйләшмиләр, урысча сүзләр кыстыру гадәте көчле. Туган телдә шулай матур итеп сөйләшү ихтыяҗы сезгә каян килә?
Агаебыз каушап, югалып калмады: “Ата-бабалар гадәтен дәвам итеп яшик дисәк, үз телебездә матур итеп сөйләшергә тиешбез инде. Телне аны сакларга кирәк!”
Бу — ачыш! Зирәк журналист янәшәсендә гади авыл кешесенең югары идеал хакында үз уе, сүзе белән ясаган ачышы. Ә кабатланулардан хакыйкать һич зәгыйфьләнми. Сүз сүзне, уй уйны үстерә генә бара. Чынлап та әлеге тапшыруны карагач “кылт” итеп күңелгә үткәннәрдән бер хатирә искә килеп төште. Уфаның Нижегородка бистәсендәге 25нче мәктәптә университет методисты булып студентлар практикасын уздырам. Татар телен һәм әдәбиятын укыту монда яхшы гына куелган. Салихов дигән абзыйның (исемен инде хәтерләмим) шәһәр үзәгеннән, берничә транспорт алыштырып, малаен әлеге мәктәпкә укырга йөртүе гаҗәпкә калдырды. Укучы да әле бик яшь, башлангыч сыйныфта гына.
— Абзый, бик мәшәкатьләнәсез бит, ана теле тәрбиясеннән башка малай үсмәс дип куркасызмы әллә? — дип шаяртмакчы булдым.
Ата кеше бу хакта еш уйланган, күрәсең:
— Милләтебез бетмәсен, тамыры корымасын, дип яшәсәк, безгә балаларны татар итеп үстерергә кирәк ләбаса, энекәш!
Салихов кебек фидаиллар күп бездә. Алар халык тәшкил итә, милләтнең таза, нык үзәге булып оеша, авырлыклардан курыкмыйча, каушамыйча якты киләчәккә атлый... Җаныбызда яшәү, көрәш иммунитеты сау һәм көчле булганда без — үлемсез!
Хыялым аккошларга тиңләгән күсе елы белән хушлашканда мин әнә шундый сөенечле уйга килдем. Әлеге эссе, метафора кулланып әйтсәм, быелгы аккош җырым булды. Тик соңгысы булмасын. Кешелек кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күпере аша вакыт сынауларын үтеп, киләчәгенә атлый...
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
язучы.