Фәүзия Бәйрәмованың беренче зур иҗат тәҗрибәсе булган “Болын” китабы чыккач та, тәнкыйтьтә шау-шу кузгалды. “Социалистик Татарстан” гәзитенең 1983 ел, 11 декабрь санында Рафаил Мостафин кайнарланып “Кем ул Алсу? — дигән сорау ташлады һәм китапның төп героен болай дип фаш итте: “Ул – туган халкына, культурасына битараф караган, ләкин башка халыкларның рухи хәзинәсен дә үзләштерә алмаган, үз-үзен генә яраткан, үзен башкалардан өстен куйган, җәмгыятькә бер файда да китермәгән мескен бер бәндә”
“Мин киләчәктән куркам! Җибәрегез мине үткәннәремә!” дип, җәмгыятькә чакыру ташлаган герой шатлык, сөенеч хисләре белән тик шөкерана кылып яшәгән татар рухы өчен чынлап та ят иде шул. Шуның өстенә ул киләчәккә фаҗига юрады: “Бөтен кеше берьюлы йөгерә-йөгерә дә, барысы да берьюлы төпсез упкынга оча. Тавыш-тынсыз, сырхау-газапларсыз гына... барысы да... юкка чыга...”
Империя таркалу, Исхакыйлар искәрткән инкыйраз башлану хакында искәртү түгел идеме бу? Борынгы грек фәлсәфәсендә кеше фаҗигагә очраса, тирән яра алса, бар көченә кычкырырга, оран салырга тиеш, дигән чакыру бар. Чирне яшермәскә кушу да бит бу! Чирен яшергән – үлгән...
Фәүзия Бәйрәмова да халкыбыз, милләт язмышына багышланган иң матур әсәрләрендә ил өстендәге мәкерле социаль чирләргә, кыерсытуга, таркаулыкка, сатлык-хыянәткә түзмичә, җан ачысы белән кычкыра, оран сала. Ул — университет буенча шәриктәшем мәрхүм язучы Рафаэл Сибат еш, бик яратып кулланган сүз белән әйтсәк, катлаулы симбиоз иясе.
Нәфис затның бер бите әхлак нурларын чәчкән шәрык булса, икенче бите хөрлек, иркенлек идеяләре белән рухланган гарепне искә төшерә. Ул югары эстетик тойгылар, якты идеал белән эш иткән каләм иясе. Тик аны һәркем шулай дип беләме, бәялиме, читтә яшәгән кешеләргә караңгы, әмма язылган, басылганнарыннан чыгып мин үзем Фәүзия ханымны татар әдәбиятының иң көчле вәкиле итеп саныйм.
“Ана” әсәреннән укучы күңеленә сеңдерелгән иң беренче һәм олы тойгы — халкың белән горурлану. Аны автор тирәннән, тарих төпкеленнән үстереп килә, шәҗәрәләр, нәсел тарихлары аша нигезләп, күп күркәм затлар мисалында раслый.
Бигрәк тә иң алга Ишмән нәселендәге Хәмзә Габделвәлиев килеп чыга. Ул 1860 елда Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында туган, 1880 елда Ыссык-күл буендагы Кара-кол каласында төпләнеп Газизәбану исемле кызга өйләнгән һәм Кыргызстан җирендә тамыр җибәргән. Бу шәхес — үзен булдыклы эшмәкәр итеп таныткан, шәһәрдәге мәгариф, мәдәният үсешенә ныклы өлеш керткән, хәтта бу як халкын алма үстерергә өйрәткән иҗтиһадлы кеше.
Хәмзә белән Газизәнең 8 бала арасындагы Нәгыймә 1904 елның 7 декабрендә туа. Әнисенә охшап, яшькелт күзле, ак йөзле, бик чибәр булган кыз җитеш, хәтта бай гаилә шартларында үсә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала, урыс телендәге кызлар гимназиясендә дә укый, махсус курс тәмамлап, стенографист һөнәре ала.
Авторның Нәгыймәне кәләш итеп тасвирлауга зур урын бирүе акланган. Тик кыз, әти-әнисе теләгәнчә, үз тиңенә, татар егетенә кияүгә чыга алмый. Нәзакәтле Сөембикәләр заманы күптән узган инде. 1925 елда кыргыз егете, үсеп килүче партия-совет хезмәткәре Түрәкол Айтматовка никахлы хатын булып китә. Ул “республикада һәм җәмгыятьтә билгеле кеше була. Тышкы кыяфәте белән дә сөйкемле, озын буйлы, яхшы холыклы егет”.
Язучының бай кызы Нәгыймәне аның янәшәсенә китереп бастыруы һәм “кызыл яулыклы” кәләш итеп күрүе шул заман рухына туры килә. Ренат Харис әйткәнчә, “замана юа да мана, юа да мана” бит...
Дөньякүләм танылган язучы, зур-зур дәүләт бүләкләре лауреаты Чыңгыз Айтматов әнә шул парның мәхәббәт җимеше булып тора да инде. Нәгыймә татар милләте үстергән кыз — бөек әдипне тудырган, тәрбияләп үстергән АНА. Бу — безнең өчен чиксез горурлык, сөенеч уята торган факт. Аны күптөрле дәлилләр, чыганаклар, тормыш күренешләре аша ышандырып күрсәтүе, каләм фидакарьлеге өчен укучының авторга рәхмәте үтә дә зур.
Ә соң Фәүзия Бәйрәмованың каләм мөһере — оран, әрнешле тавыш монда бармы?
Чит мәмләкәткә барып сөрән салу килешмәс, диюче дә булыр. Әмма мәдхиягә генә корылса, ул Бәйрәмова әсәре дә булмас иде шул. Укучы монда да аның әрнүле җан ачысын, нәфрәтләнү авазларын яхшы сизә. Атап әйткәндә, беренче чиратта ул илдәге сәясәткә кагыла. Татар башына да бигрәк афәтле кырау булып төшкән шул ул. Нәгыймәнең атасы да, туганнары да, ире дә, хәтта балалары да аның зәһәр котырынуыннан үлем-китем кичергәннәр, яисә әрнү-югалту, кимлек-хурлыклар күргәннәр. Шомлы егерме ел ирен көткән Нәгыймәнең йөрәген талый. “Әнисенең бу хәле Чыңгызны соң дәрәҗәдә тетрәндерә... якты образын күңелендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерү өчен үзенең данлыклы “Анам кыры” әсәрен яза”, дип искәртә Бәйрәмова. Язучының бу вакытны онытырга ярамый, шундый хәлләр яңадан баш күтәрмәсен өчен уяу булырга, аңа каршы көрәшергә кирәк, дигән чакыруын ачык тоя укучы.
“Ана” романы авторның милләттәше, җенестәше язмышына карап уйлануларында да аерым ризасызлыклар, дәгъвалар барлыгын сизә укучы. “Кыргыз халкында Ата культы, ир-ат культы өстенлек итүе нык сизелә, хатын-кызның, ананың роле бәяләп бетерелми кебек”, дип әйтеп үтә автор. Чынлап та, Нәгыймә Айтматованың биографиясе язылмаган, байтак документлар эзсез югалган. Нәгыймә апаның “Туган тел” оешмасы тарафыннан үткәрелгән 100 еллык юбилеенда да хөкүмәт вәкилләре, зыялылар, дин әһелләре катнашмаган. Хәер, Чыңгыз Айтматов үзе дә әнисенең бай, мәшһүр татар нәселеннән булуын озак вакыт ачыктан-ачык белдермәгән. Аның ул, кызы да истәлекләрне атага, бабакайга атап язганнар, ә ана һаман читтә калган. Аеруча эч пошырганы шул, Чыңгыз Айтматовны тудырган АНАның шәхси музее төзелмәгән...
Кыргызстанда китапны әзерләү чорында Фәүзия Бәйрәмова боларның барысы хакында да сүз кузгата, үзенчә чаң кага. Кыскасы, автор, Нәгыймә хакын хаклап, Чыңгыз Айтматов әсәрендәге нәфрәтләнеп тамгаланган маңкортлык белән кыргызның үз маңкортлыгын кыйратып сала. Шунысы сөенечле, оран салу бушка китми. Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен зурлап, бик матурлап уздыралар. Нәгыймә апа туып-үскән Каракол шәһәрендә Айтматовлар гаиләсенең шәхси музее ачыла. 2000 елда бөек кыргыз язучысы кунак булып Казанга килә, бик матур очрашулар үткәрә... Менә бит чын язучы тормышны күзәтеп, тасвирлап кына калмый, ә аны гаделлек, матурлык таләпләренә туры китереп үзгәртүдә дә катнаша! Романтик шагыйрь Харрас Әюп юкка гына “Фәүзия яулыгы”н әләм кебек күреп, безнең кайбер ирләр башына бәйләтергә ымсынмаган икән шул! Шөкер, яулыкны җилләр алмаган, давыл очырмаган әле...
Шулай да китапка дәгъвам бар. Авторга документаль проза поэтикасы хакында җитди уйлану кирәк. Романның һәр битендә диярлек төрле чыганаклардан алынган зур-зур өзекләр урын ала. Җитмәсә, алар урыс телендә бирелә. Бу кыяфәтендә укучы әсәрне ничек кабул итәр соң? Суынуы да бик ихтимал. Туган тел сафлыгы өчен көрәш барган бер вакытта язучының корама, катнаш телгә юл куюын мин аңламыйм. Шуның белән бергә нәфис әдәбият әсәре фәнни хезмәт тә түгел, аны цитаталар, астөшермәләр белән бизәү әдәби иҗат канунына туры килми. Мәгълүмат артыннан кумыйча, романдагы сурәтлелекне көчәйтү дә зыян итмәс шәт. Онытмыйк, сюжет, композиция кору маһирлыгы — документаль проза иҗатчысын да бизи торган сыйфат, ничек кенә аерма, сүз сәнгате булып кала бит ул.
Язучының яшьлек елларында иҗат ителгән “Болын” китабы сәнгатьчә эшләнеш ягыннан күпкә, бик күпкә нәфисрәк, килешлерәк иде. Уйлан, каләмдәш, уйлан... Тел кадерен сакла!