+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
20 гыйнвар 2021, 15:05

Попечительләр советында яңа җитәкче

Башкорт телен саклау фондының Попечительләр советы рәисе итеп Гөлфирә Абдуллина сайланды.

Башкорт телен саклау фондының Попечительләр советы рәисе итеп Гөлфирә Абдуллина сайланды.

19 гыйнварда Уфада Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фондны гамәлгә куючыларның һәм Попечительләр советының уртак утырышы узды. Совет рәисе итеп Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы Гөлфирә Абдуллина сайланды. Секретарь булып Уфа шәһәре 7нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Габитова тәкъдим ителде.
Киңәшмә кысаларында фонд директоры Гөлназ Йосыпова утырышта катнашучыларга оешманың 2020 елдагы эшчәнлеге, шулай ук агымдагы елда булачак чаралар турында сөйләде. Попечительләр советы әгъзалары фондның узган елгы эш нәтиҗәләрен бертавыштан хупладылар.
Башкортстан Республикасы Башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары, Попечительлек советы әгъзасы Урал Килсенбаев республика җитәкчелеге исеменнен фондка актив эше өчен рәхмәт белдерде.
2020 елда Фонд тарафыннан Башкорт теле буенча халыкара диктант, “Яңа караш” һәм “Яңа караш 2.0” башкорт проектларын, Башкорт теле көне, “Эшлекле башкорт теле” уку әсбабын тәкъдир итте, башкорт телен өйрәнү өчен “Инофон”, “Әлләсе”, “Башворд”, “Деловой башкорт”, “Башкортстан” онлайн тәрҗемәчесе кебек проектлар эшләнгән һәм бастырылган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: