+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
26 февраль 2021, 12:20

Дуслык белән көчлебез!

Бүген Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының V отчет-сайлау конференциясе узды.

Бүген Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының V отчет-сайлау конференциясе узды.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән делегатлар, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чара башланганда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзен җиткерде.

Анда, аерым алганда, болай диелә:
“Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы конференциясендә катнашучыларны сәламлим!

Рсспубликада тугандаш татар халкының туган телен, бай мәдәниятен, үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклау буенча күп нәрсә эшләнә. Борын заманнан башкортлар һәм татарлар дус һәм тату яши, Ватанның иминлеге өчен бердәм хезмәт сала, мәдәният шедеврлары иҗат итә, балаларны бөек Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури, Әмирхан Еники һәм Мостай Кәрим, Сара Садыйкова һәм Нариман Сабитов, Рөстәм Яхин һәм Заһир Исмәгыйлев, башка бик күпләрнең бай мирасы үрнәгендә тәрбияли.

“Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы туган телләрне һәм мәдәниятне саклауда һәм үстерүдә, киләчәк буында туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Оешма үткәргән “Тукай моңнары”, “Ике аккош” фестивальләрен һәм конкурсларын республикадан читтә дә яхшы беләләр. Алар барысы да халыкны берләштерүгә, күпмилләтле илебездә һәм республикада яшәүче халыкларның иң яхшы традицияләрен саклауга хезмәт итә“.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.

Чарада катнашучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Башкортстан халыклары дуслык йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Башкортстан урыслары соборының башкарма директоры Александр Старшинин сәламләделәр.

- Дүртенче отчет-сайлау конференциясеннән соң узган еллар эчендә безнең оешма бер гаилә кебек зур команда булды! Бик күп чаралар уздырылды. Иң мөһиме - күп еллар дәвамында Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл кую буенча зур эш башкардык, дәүләт һәм башкарма власть органнарына мөрәҗәгать иттек. Һәм менә безне ишеттеләр - 2019 елның апрелендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданда халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды, — диде чыгышында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева. - Без оешма эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре, меценатларга үзара ышаныч һәм партнерлык нигезендә уртак эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерәбез.

Римма Үтәшева сүзләренчә, һәр халык өчен төп өстенлекләр - туган телне, халык мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау. Нәкъ менә туган тел нәсел тарихын, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, милләтне саклый. Төрле милләт кешеләре арасында үзара мөнәсәбәтләр мәдәниятен формалаштыру, алар арасындагы хөрмәтне ныгыту - мәктәпләр һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эше.

Римма Үтәшева чыгышында республика татарлары үсешендә хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды.

– Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар, әмма дәүләт, республика җитәкчелеге ярдәме белән алар акрынлап хәл ителеп килә. Әле көн кадагында торганнарыннан иң тәүдә Уфа шәһәрендәге 84нче татар гимназиясе өчен өстәмә бина төзү кирәклеген әйтер идем, - диде Римма Әмир кызы. - Бу белем бирү учреждениесе 1987 елның 1 сентябрендә ачылган. Ул 735 укучыга исәпләнгән булган. Әлеге вакытта биредә укыту ике сменада оештырылган, 56 сыйныфта 1567 укучы белем ала. Ягъни гимназияне тулыландыру дәрәҗәсе 213 процент тәшкил итә. 2020-21 уку елында бары тик беренче сыйныфка гына да алты сыйныфка 202 бала кабул ителгән. Гимназия урнашкан бистәдә туым күрсәткечен анализлау алдагы елларда да биредә беренче сыйныфка килүчеләр санының артачагын күрсәтә. Моңа, әлбәттә, демографик хәл генә түгел, гимназиянең районда һәм шәһәрдә абруе артуы да булышлык итә. Шуңа күрә бүген уку йортының проект куәтен тагын 500 укучы урынга арттыру көн таләбе булып тора. Уку йорты эшчәнлеген тулы куәтенә алып барсын өчен башлангыч сыйныфларга тәгаенләнгән яңа корпус төзергә кирәк.

Арытаба М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Федоровка районының Коралачык урта мәктәбе укытучысы, район милли-мәдәни автономиясе рәисе Сөмбел Хәйбуллина чыгыш ясадылар.

Милли-мәдәни автономия Советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның чыгышы бүген сәяси, икътисади көнкүрештә модага кергән, киң танылган, таралган атамаларның-терминнарның берсе – кеше капиталына багышланган иде. Аның фикеренчә, “Кеше капиталы - ул үз халкының һәм иленең рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән кешенең шәхси максатларында һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә кулланыла торган физик, акыл сәләте, белеме, һөнәри осталыгы җыелмасы”.

- Татар милли-мәдәни автономиясе халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу өчен күп тырышлык сала. Ул эшләр турында шулай ук республикада нәшер ителүче татар басмалары да язып тора. Республикада бюджет исәбенә 32 татар басмасы нәшер ителә. Шуларның 4есе – республика күләмендәге басмалар – “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары, - диде Фаил Фәтхетдинов. - Калганнары - муниципаль дәрәҗәдәге гәзитләр. Әлеге басмалар татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм үстерү буенча һәр санында фәһемле мәкаләләр бастыра. Ул яшьләрне тәрбияләүдә мөһим кулланма була ала. Без бүген шушы трибунадан оят булса да әйтергә тиеш: кайбер татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләр, мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары да республиканың татар телендә чыгучы гәзит-журналларын бөтенләй алдырмыйлар.

572 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла, 40 мәктәптә тәрбия эшләре дә татар телендә алып барыла. Быелгы уку елында 42 902 укучы татар теле һәм әдәбиятын мәктәптә өйрәнә. Республика мәктәпләрендә 616 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар, 314 педагог мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтә. Димәк, шушы саннар гына да республика күләмендә чыгучы басма матбугатларының тиражы ким дигәндә 15-20 мең чамасы булырга тиешлегенә ишарә ясый кебек.

Чынлыкта исә бөтенләй башкача. Алдырсалар да күз буяу өчен бер айга гына язылучылар да бар. Безгә, мәсәлән, “Әллүки” балалар журналын алдыру буенча Уфаның 84нче, 65нче татар гимназияләре зур ярдәм күрсәтә, зур рәхмәт аларга, Октябрьский шәһәрендәге татар гимназиясе теләсә, тагын да күбрәк яздырта алыр иде. Ә Бәләбәй татар гимназиясенең подписка буенча эшчәнлеген без бөтенләй тоймыйбыз. Татар матбугатын таратуда ярдәм күрсәткәннәре өчен Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Туймазы, Әлшәй, Борай, Чакмагыш, Федоровка, Яңавыл районнары җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Республикада нәшер ителүче татар матбугатының татар телен саклаудагы һәм үстерүдәге роле дә бәяләп бетергесез. Алар бит ата-аналар балаларын татар сыйныфларында укытсын өчен дә эшчәнлек алып бара. Матбугат һәм мәктәп коллективы - без бергәләп тотынсак кына үз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга ышанычлы итеп тапшыра алачакбыз. Безнең ата-бабаларыбыз меңнәрчә еллар милләтебезне милләт иткән телебезне саклап, буыннан-буынга тапшырып, безнең көннәргә китереп җиткергән. Тел - безнең ерактагы ата-бабаларыбыздан калган рухи мирас. Без, аларга хыянәт итеп, шушы чылбырны өзәргә тиеш түгелбез, - диде ул.

Конференциядә “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының Уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды, яңа Советы, башкарма директоры, контроль-ривизия комиссиясе әгъзалары сайланды, резолюциясе кабул ителде. Иҗтимагый оешманың рәисе итеп Римма Үтәшева сайланды.

Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас