"Бу җәһәттән без шлюзларны ачтык һәм һәр гражданга да, аерым этник төркемнәргә дә үз-үзеңне тәңгәлләштерү хокукын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәбез,— дип ассызыклады вице-премьер. — Икенче төп максат — безнең сәясәтебез Башкортстанда яшәүче барлык халыклар республиканы туган йорты буларак тойсын, алар үзләрен монда төп халыклар булуын белсен һәм аңласын. Һәм татар халкы, әлбәттә, беренче чиратта. Безнең республика өч төп халыкның - урыс, башкорт, татар халыкларының дуслыгында һәм бердәмлегендә тора”.