Кырмыскалы районы – күпмилләтле төбәк. Монда элек-электән 30дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәп килә. Иң мөһиме – бу бердәмлекне тәэмин итү юнәлешендә байтак эш башкарыла. Районда узган нинди генә чараны алма, аларның нигезендә милләтара дуслык, туганлык, татулык ята. Килгән кунакларны бездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли киемнәрендә, милли ризыклар белән каршы алу, гореф-гадәтләребезне күрсәтү кебек бик күркәм йолалар ныклы саклана.
2012 елда Кырмыскалыда “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе оештырылды. Милләт мәнфәга-тендә һәм власть органнары, башка җәмәгать оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшчәнлек алып баручы бу оешма районыбызның иң актив кешеләрен – төрле яшьтәге, төрле һөнәр ия-ләрен берләштерә. Нигез салынганнан бирле аңа Зөлфия Әхмә-рова җитәкчелек итә. Оешманың эшчәнлеген районда узган чаралар белән дә бәһаләргә мөмкин.
Мәсәлән, ике ел элек Кабак авылы мәдәният йорты каршында “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының район бүлекчәсе булдырылды, ул бүген дә бик уңышлы эшләп килә. Аңа иң актив әгъзаларыбызның берсе – урындагы мәдәният йорты директоры Халисә Әхмәтшина җитәкчелек итә. “Әбиемнең серле сандыгы”, “Туй йоласы”, “Каз өмәсе” кебек бәйрәмнәр биредә барлык шартларына туры китереп, югары дәрәҗәдә оештырылды. Телебезне, йолаларыбызны саклау мәсьәләсенә дә бик җитди карый Халисә Носратулла кызы. Үзе җитәкчелек иткән мәдәният йортында калфак ясау буенча осталык дәресләре үткәрә, йолаларны сәхнәләштерү эшенә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә тырыша, шуның нәти-җәсендә балаларга үз телләрен өйрәтүне дә максат итеп куя.
Шулай ук активист авыл китапханәчеләренең эше дә мактауга лаек. Илтуганнан – Гөлчирә Кадаева, Бозаяздан Әлфинә Мостаева даими рәвештә татар шагыйрьләре һәм язучыларына багышланган әдәби кичәләр үткә-рәләр, үсеп килүче буынны татар халкының гүзәл сыйфатлары, тормыш-көнкүреше, кул эшләре белән таныштыру максатында кич утыру йолаларын тергезү өстендә эшлиләр. Активистларыбызның кул эшләрен төрле бәйрәм чаралары чикләрендә оештырылган күргәзмәләрдә дә күрергә мөмкин.
Сабантуй, “Чыңла, чалгы!”, “Уйна, гармун!” кебек бәйрәмнәрдә милли үзенчәлегебезне күрсәтергә тырышабыз. “Татарча диктант” акциясе дә популярлык яулый, анда катнашучылар, үз көчләрен сынап карарга телүчеләр саны елдан-ел арта. Узган елда ул, коронавирус пандемиясе сәбәпле, онлайн-форматта узды. Аңа да кырмыскалылылар актив кушылды.
Бөтенрусия, татар яшьләре сабантуйларында, фестивальләрдә дә актив катнашып барырга тырышабыз. Халыклар дуслыгы, гаилә, кунакчыллык, җылылык, бердәмлек, туганлык символы булган бәлеш бәйрәме – “Бәлешфест-2019”дан Сахай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Гыйззәтуллина зур тәэссоратлар алып кайтты. Узган елда ул онлайн-форматта оештырылган чарада да катнашты – итле бәлеш пешереп, видеоязмасын конкурска юллады.
Бүген туган телебезне яклау, аны тергезү, үстерү һәм саклау – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моңа мәдәни чаралар – йолалар, гореф-гадәтләрне тергезү, тормышыбызга кайтару, милли бәй-рәмнәр үткәрү нәтиҗәсендә ире-шергә мөмкин. Шул ук вакытта алар халыкны милләт итеп берләштерү чарасы да булып тора. Шуңа бу юнәлештә эшне килә-чәктә дә дәвам итәчәкбез.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” оешмасының район бүлекчәсе секретаре.
Кырмыскалы районы.