Башкортстанда бер миллионнан артык татар гомер кичерә. Республикада татарларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә зур эш башкарыла.
Башкортстан территориясендә 11 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән. Әлбәттә, иң актив эшчәнлек алып баручы — 2009 елда оешкан “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы. Уставка ярашлы, гаилә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә булышлык итү, татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү аның төп эшчәнлек даирәсе булып тора. Автономия бүген республикадагы бөтен татар милли-мәдәни тормышының үзәгендә тора, башка милли оешмаларның эшчәнлеген координацияләү юнәлешендә зур хезмәт башкара. Автономия проектлары кеше тормы-шының биш төп юнәлешен чагылдыра: мәгариф, хезмәт, шул исәптән эшкуарлык, мәдәният, спорт, ял итү. Барлык проектларда төрле яшьтәге кешеләр катнаша: яшьләр, мәктәп укучылары, студентлар, эш-челәр, фермерлар, эшкуарлар. Милли-мәдәни автономия үзенең төп эш максатларының берсе итеп халкыбызның көй-моңнарын саклау, әдәбиятын, сәнгатен үстерүне куя. Оешманың республика район һәм шәһәрләрдәге 49 бүлекчәсе гомуммилләт мәнфәгатендә һәм власть органнары, башка милли, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә нәти-җәле эшчәнлек алып бара.
Уфа шәһәре Орджоникидзе районының “65нче татар гимназиясе” муниципаль белем бирү учреждениесенең Попечительләр советы автоном коммерциягә карамаган оешмасы; “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы (Туймазы районы); “Уфа шәһәре татарла-рының урындагы милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы; “Башкортстан татар конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы; “Башкортстан татар православие-христиан берләшмәсе” туган телне һәм мәдәниятне саклау буенча төбәк иҗтима-гый оешмасы (Салават шәһәре); “Сәхип-җамал” татар хатын-кызларының социаль статусын күтәрүнең төбәк иҗтимагый оешмасы; “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы; “Азатлык” татар яшьләре берлеге” төбәк иҗти-магый оешмасы; “Башкортстан Татар морзалары җыены” төбәк иҗтимагый оешмасы; “Татар халык йорты” татар мәдәниятен үстерү фонды эшләп килә. Бу иҗтимагый оешмалар татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендә зур эш башкара, татар милләтен үстерү юнәлешендә яңа эшлекле башлангычларны һәм проектларны гамәлгә ашыра.
2018-20 елларда “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” һәм “Башкортстан татар конгрессы” – “Президент грантлары фонды”ннан, “Башкортстан татарла-рының милли-мәдәни автономиясе”, Айдарале авылы балалар бакчасы, Каран урта гомуми белем бирү мәктәбе, Уфа шәһәренең “25нче мәгариф үзәге”, “65нче татар гимназиясе” “Башкортстан Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды”ннан грантлар алдылар. “Сәхипҗамал” һәм “Башкортстан Татар морзалары җыены” оешмаларына Башкортстанның Халыклар дуслыгы йортында түләүсез биналар бирелде.
Шушы елның гыйнварында милли-иҗтимагый берләшмәләр арасында грантлар әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча онлайн-семинар үткәрелде, анда “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе”, Башкортстан керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге, “Сәхипҗамал”, “Башкортстан Татар морзалары җыены”, “Башкортстан татар конгрессы” һәм Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре катнашты. Мәдәният һәм сәнгать, милли, дәүләт-конфессиональ һәм иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр өлкәсендә иҗтимагый файдалы (әһәмиятле) программаларны (чараларны) гамәлгә ашыручы иҗтимагый берләшмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында, республика Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге карары нигезендә “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы ел саен уртача 500 мең сум күләмендә субсидия ала.
“БСТ” телеканалы эфирында татар телендәге сюжетлар булган яңалыкларның сәгатьлек чыгарылышы каралган. Шул ук принцип “Сәләм”, “Алтын тирмә”, “Автограф”, “Замандаштар” кебек көндәлек танып-белү, иҗтимагый-сәяси һәм күңел ачу программаларын әзерләгәндә дә саклана. Моннан тыш, “БСТ” һәм “Курай ТВ” телеканалларының концерт программаларына татар телендәге халык һәм эстрада башкаручыларының номерлары һәм видеоклиплары да кертелә. “БСТ” һәм “Тамыр” телеканалларында чыга торган “Сулпылар” балалар программасында шулай ук балалар башкаруында татар җырлары яңгырый. “Юлдаш” мәгълүмат-музыкаль радиоканалында татар телендә программалар 1997 елдан бирле бара, татар телендә тапшыруларның көндәлек күләме 3 сәгать тәшкил итә. “БСТ”, “Тамыр”, “Курай ТВ” телеканалларыннан тыш, республикада татар һәм башкорт телләрендә дәүләтнеке булмаган “Туган тел” телеканалы эшли.
Башкортстан һәм Татарстан арасында тыгыз мәдәни һәм рухи бәйләнешләр булдырылган. 2010 елдан башлап Башкортстан территориясендә Татарстан телеканалы – “Татарстан – яңа гасыр”, “ТНВ” эшли, Уфа шәһәрендә әлеге телеканалның корпункты ачылды. Татарстанның “Мәйдан” милли музыкаль телеканалы тәүлек буе татар телендә тапшырулар белән ачык кулланылышта тора – аның “Континент” һәм “Телекарта HD” спутник телевидениесен кабул итүче барлык абонент-ларының бушлай карау мөмкинлеге бар. Башкортстанда татар телендә тапшырулар чыгучы кайбер муниципаль телеканаллар да бар, мәсәлән, Чишмә, Яңавыл, Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле, Мәчетле районнары каналлары. Уфа шәһәрендә шулай ук татар һәм башкорт телләрендә тапшырулар алып баручы дәүләтнеке булмаган “Радио Роксана” музыкаль-мәгълүмат радиоканалы эшли, татар телендә барлык радиоканалларның онлайн-тапшырулары оештырылган.
Туган телдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары халык арасында популяр. Төбәк дәрәҗәсендәге “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары нәшер ителә. Муниципаль дәрәҗәдәге 28 басма исәпләнә.