Шуңа да милли мәгарифкә игътибар кимемәскә тиеш.
Туган тел — һәр милләтнең рухи байлыгы ул. Баланың беренче сүзләре нинди телдә әйтелсә, шул тел аның өчен гомер буена иң якыны, иң әһәмиятлесе булып кала. Туган тел — ул балачак теле, тумыштан, нәселдән бирелә. Тормышта күп нәрсәдән башка яшәп була, ә менә туган телдән башка — юк. Кеше үз гомерендә әллә күпме чит телләр өйрәнсә дә, ана сөте белән бирелгән туган тел, күңел почмагында иң изге урынны алып, бервакытта да онытылмый, иң кыйммәтле хәзинә булып, буыннардан-буыннарга күчеп килә.
“Бала никадәр күп тел белсә, аның үсеше өчен шулкадәр яхшырак”, — ди белгечләр. Әлбәттә, иң беренче чиратта, кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Бүгенге заман ата-аналары гаиләдә бирә алмаган тел байлыгын бала күңеленә тәрбиячеләр һәм ана теле укытучылары җиткерә. Шуңа да, туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә хәл ителә.
Балалар бакчаларында сабыйларга тәрбиянең ана телендә бирелүе аеруча сөенечле хәл. Төбәктәге тәрбия эше татар телендә алып барылган 75 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 2 359 бала (балаларның гомум саныннан 0,9 процент, татар милләтеннән булганнарның 2,7 проценты) тәрбияләнә. Татар телен өйрәнүгә исә 2634 бала (147 төркем) җәлеп ителгән (балаларның гомум саныннан 1,03 процент, татар милләтеннән — 3,1 процент). Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2 148 педагог тәрбия һәм белем бирә, шуларның 314е туган татар телен өйрәтү һәм белем бирү төркемендә эшли.
Бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 телдә (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт) алып барыла. Аерым фән буларак, 14 туган тел (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, яһүд, латыш, поляк, әрмән) төйрәнелә. 2020-21 уку елында туган телен өйрәнүче балалар 89,5 процент (444 008 кеше) тәшкил итә, аларның 8,6 проценты (42 902 укучы) татар телен өйрәнә.
Республиканың 40 гомуми белем бирү оешмасында укыту-тәрбия эшләре татар телендә алып барыла, аларның бишесе — татар гимназиясе. Болар — Бәләбәй, Уфаның 84нче, 65нче, Стәрлетамакның 5нче, Октябрьскийның 11нче татар гимназияләре.
Төбәкнең 572 гомуми белем бирү оешмасында укучылар татар телен туган тел буларак өйрәнә. Әйтергә кирәк, ана телен белергә теләүчеләр өчен өстәмә белем бирү системасы да ярдәмгә килә. Бу уңайдан башкалада өч якшәмбе мәктәбе оештырылган. Анда 501 бала туган тел серләренә төшенә. 2020-21 уку елында республиканың гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында 616 татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт сала.
Шунысы куанычлы: төбәктә туган телләрне саклау өчен тырышучы, барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының киләчәге өчен янып эшләүче педагоглар байтак. Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле белемле булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле булырга тиеш. Тәүлектәге бер генә сәгатьне дә, мәктәптәге бер генә минутны да файдасыз үткәрергә яратмаучы мөгаллимәләребез белән горурлана алабыз. Алар, балаларга туган тел серләрен өйрәтүнең төрле үзенчәлекле юлларын эзләү белән бергә, үз белемен арттыруны, иҗади эшләүне иң мөһим бурычларның берсе итеп саный.
Республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында ел саен оештырылган төрле бәйгеләрдә алар теләп катнаша, җиңү яулый. Укытучының абруен күтәрүче, һөнәри осталыгын күрсәтүче иң мөһим бәйгеләрнең берсе — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсында елның-елында иң яхшы мөгаллимәләр ачыклана. Анда җиңүчеләр “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, татар теле укытучыларының осталык дәресләре конкурсларында югары педагогик осталык күрсәтә.
Туган телләрне үстерү, абруен күтәрү һәм сәләтле укучыларны ачыклау максатында ел саен татар теле буенча республика олимпиадасы оештырылып килә. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта узды, анда төрле районнардан 189 укучы белемен сынап карады. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары бәйгенең төбәкара һәм халыкара этапларында катнаша. Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатында “Тукай моңнары” конкурс-фестивале, “Башкортстанның йөз шагыйре” әдәби марафоны, туган телдә иншалар һәм эссе конкурслары оештырыла, тел язмышына битараф булмаганнар үз телендә диктант яза.
Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-методик дәреслекләр белән тәэмин итү буенча актив эш алып барыла. Ел саен республика бюджеты исәбенә бастырырга планлаштырылган дәреслекләр исемлегенә татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методик әсбаплар кертелә. Узган елда республиканың татар теле укытылган гомуми белем бирү оешмаларына татар теле буенча 19111 данә эш дәфтәре, укытучылар өчен 1500 данә методик кулланма җибәрелгән.
Шулай ук “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү” программасы нигезендә мәгариф оешмалары дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә. 2019 елда министрлык тарафыннан гомум суммасы 3457 531 сум булган 9229 данә, үткән елда 2882 данә (гомум суммасы — 1153 100 сум) татар теле дәреслекләре сатып алынган.
Әгәр һәр кеше үз туган телендә иркен сөйләшә ала икән, димәк, бу телгә куркыныч янамый, аның киләчәге дә өметле. Туган телләрне саклау, әти-әниләрдән алып, өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз кулында һәм, әлбәттә, дәүләтнең өстенлекле бурычы булырга тиеш.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.