Бүздәк районында татар тарихи-мәдәни үзәге республика Президентының “Башкортстан халыкларының тарихи-мәдәни үзәкләрен булдыру турында” 2003 елның 29 сентябрендәге Указы нигезендә 2005 елның 12 мартында Килем авылында ачылды һәм 2006 елда республика Халыклар дуслыгы йортының бүлегенә әверелде. Татар тарихи-мәдәни үзәге 2015 елның мартыннан Бүздәктә урнашкан район Мәдәният сараенда эшли башлады. Биредәге кабинетларда уңай шартлар тудырылып, төрле түгәрәкләр алып бару өчен өстәмә урыннар, күргәзмәләр өчен аерым бүлмәләр булдырылган.
2016 елның мартында без “Борынгы милли йолаларыбызны саклап калуны төрле түгәрәкләрдә кулланып, борынгы татар йорты, татар ихатасын булдырып, Башкортстанның этномәдәни маршрутына кертү” проекты буенча республика Грантына ия булдык. Бу суммага күп кенә экспонатлардан торган музей булдыру өстендә эш алып барыла. Грант нигезендә Бүздәк районы беренчеләрдән булып этномәдәни маршрутка кертелде һәи июнь аенда беренче туристларны кабул итте.
Безнең Үзәк эшчәнлегенә гомуми белем бирү мәктәплә-ре укучылары, яшь буын, үс-мерләр, өлкән яшьтәге кешеләр җәлеп ителгән. Район һәм республиканың тарихы, аның күренекле кешеләре турында зур эзләнүләр алып барыла. Аларның күркәм нәтиҗәләре Үзәктә шөгыльләнүчеләр тарафыннан төзелгән күренекле – Моратовлар, Сөендековлар, Мамлиевлар шәҗәрәләрендә чагылыш тапты.
Татар тарихи-мәдәни үзәге район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларны оештыручы һәм координаторы булып тора. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе белән берлектә булдырылган проектыбызда һәр кешенең яшәе-шендәге төп 5 юнәлеш: белем алу, хезмәт, эшкуарлык, мәдә-ният, спорт һәм ял уңай чагылыш тапты. Ә проектларны без республикабызда, районыбызда яшәүче халыклар дус-лыгы, милләтара татулык, буыннар бәйләнеше буенча үткәрәбез. Күренекле шагыйрьләр, язучылар юбилейларына багышланган әдәби-поэтик кичәләр, аларның әсәрләре буенча балалар төшергән рәсемнәр конкурслары оештырып, күпсанлы проектлар булдырдык. Алар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганы иң саллылардан саналырга хаклы. “Корал һәм каләм белән” дип аталган район конкурсы зур уңыш белән үтте. Шунысы үзенчә-лекле: әлеге чараны бизәүдә заманча технологияләр кулланылып, театрлаштырылган тамашаның халыкка тәэсир итү көче бермә-бер артты, дияр идем.
Татар халкының гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен, кәсепләрен, иҗатын саклап калу һәм аларны җәелдерү буенча максатлы эш алып барыла. Кул эшләре осталары, кәсеп-челәр белән очрашулар, алар-ның иҗат җимешләреннән торган күргәзмәләр һәрдаим оештырыла.
Милли йолаларыбыз, фольклор бәйрәмнәребез “Ау-лак өй”, “Әбиемнең күңел сандыгы”, “Исем кушу”, “Нәүруз”, “Кар суына бару”, “Карга боткасы”, “Шифалы үләннәрнең сихәтен күр!”, “Тәнгә – дәва, җанга – сихәт”, “Урам бәйрәме”, “Беренче көлтә”, “Чәчәк-ләр бәйрәме”, “Әбиләр чуагы”, “Уңыш бәйрәме”, “Каз өмәсе”, “Кич утыру”, “Беренче буразна”, “Тату күршеләр”, “Әх, тәм-ле чәйләре...”, “Котлы булсын күлмәгең...” кебек матур чара-ларны саклап калу максатында халык алдында чыгыш ясыйбыз. “Ураза бәйрәме”, “Корбан бәйрәме” кебек дини бәйрәмнәребезне зурлап үткәрү халкыбыз күңеленә хуш килә.
“Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны, “Башкортстан халыклары” программасын тормышка ашыру юнәлешендә халыклар телләренә сөю тәрбияләү, аларның кулланылыш даирәсен арттыру максатында, 21 февральдә Халыкара туган тел көненә багышлап күләмле чаралар оештыру да матур гадәткә керде. Алар күптөрле. Атап әйткәндә, телләр мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырыла, туган телдә шигырьләр уку буенча бәйгеләр үтә.
Шулай ук милли әдәбиятны да нәтиҗәле файдаланабыз. Күренекле язучылар турында махсус күргәзмәләр үткәрү гадәткә керде. Әйтергә кирәк, әлеге чараларда тамашачылар күп була, шул ук вакытта хәзерге заман мөмкинлекләрен дә файдаланырга тырышабыз. Мәсәлән, тарихи-мәдәни үзәк эшчәнлеге турында барча мәгълүмат, республика матбугат басмаларыннан тыш, социаль челтәрләрдә, Халыклар дуслыгы йорты сайтында даими урнаштырыла.
Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге республика күләмендә дә киң билгелелек ала. Моңа, әлбәттә, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган чараларда актив катнашуыбыз да булышлык итә. Бу җәһәттән Казанга гына түгел, Мәскәүгә дә барып җиттек. Атап әйткәндә, Казанда үткән Татар хатын-кызлары конгрессында, Мәскәүдәге Бөтенрусия форумнарында катнашу якты тәэссоратлар калдырды.
Без шулай ук республика күләмендә оештырылган “Нәүруз” бәйрәмендә актив катнашабыз. Үзәк республика күлә-мендә оештырылган чараларда халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы күргәзмәләр – “Татар йорты”, “Татар ихатасы” белән чыгыш ясый. Башкалабыз Уфада үт-кәрелүче милли кием бәйрәмендә катнашу үзе бер олы чарага әйләнде. 2015 елның маенда татар хатын-кызлары-ның 3нче Бөтендөнья конгрессында катнашып танылу алдык. 2018 елның февралендә Мәскәү шәhәрендә Стратегик башлангычлар агентлыгы оештырган беренче Бөтенру-сия форумы “Остаз-2018”дә катнаштык.
Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныфлары өчен оештырылган “Тукай моңнары” республика фестивале – укучыларның яраткан популяр конкурсы. Анда алар Тукай әсәрләрен татар телендә генә түгел, ә инде урыс, башкорт, удмурт, чуваш, мари, инглиз телләрендә яттан сөйли. Бу чарада безнең Үзәк исеменнән чыгыш ясаган балалар икенче һәм өченче урыннарга лаек булды. “Ике аккош” республика җыр фестивалендә татар үзәге Советының актив әгъзасы Эльвир Халиков 2015 елда Гран-при яуласа, 2016 елда баянчылар ансамбле – 3нче, Айнур Шәйхәйдәров – 2нче, Филүс Вәлиев 3нче урыннарны алдылар.
Үзәкнең республикабыздагы татар милли-иҗтимагый оешмалары белән берлектә эшләвенә Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе юнәлеш бирә. Милли-мәдәни оешма, Халыклар дуслыгы йорты, Бүздәк районы хакимиятенең олы ярдәме белән зур проект – “Бүздәк бәлеше” бәйрәмен башлап җибәрдек. Анда туган телен, милли мәдәниятен чын күңелдән яратучы, аны хөрмәт итүче, данлаучы төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу бәйрәмне без ел саен оештыруны матур гадәт итеп алдык. Шунысы игътибарга лаек: 2016, 2017 елларда ул республика күләмендә үткәрелсә, 2019 елда бу бәйрәмне федераль әһәмияттәге чаралар кысаларында оештырдык. Кызганычка каршы, пандемия чикләү-ләре аркасында үткән елда “Бәлешфест” уздырылмады, әмма тормышлар көйләнгәч, барлык матур бизәкләре белән балкыр әле ул!
Хәзерге чорда исә, үзгә-решләрне көтеп, яңа проект-лар өстендә эш бара. Шулар-ның берсе – “Бүздәк районы туристик маршруты”. Татар тарихы, халыкның үткәненә бәйле, Килем авылындагы тарихи объектлар белән кызыксынучылар күп, шуңа да анда экскурсияләр оештыру планлаштырыла.
Гүзәл ГӘҮҺӘРОВА,
Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе.