+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
4 март 2021, 12:13

Туймазыда – “Милләт сылуы”

Быел беренче тапкыр Туймазыда “Милләт сылуы” бәйгесе үтте. Ул Бөтендөнья фольклориадасына багышланды.

Быел беренче тапкыр Туймазыда “Милләт сылуы” бәйгесе үтте. Ул Бөтендөнья фольклориадасына багышланды.
Бәйгенең максаты ­– гаилә һәм милләт традицияләрен саклау, милли костюмнарның тарихи, мәдәни кыйммәтен билгеләү.
Бәйгедә Туймазы районында яшәүче төрле милләт вәкилләре булган кызлар катнашты. Сылукайлар туган телендә үзе турында сөйләде, иҗади номерлар күрсәтте, милли костюм тәкъдим итте. Һәр катнашучы үзенчәлекле дә, матур да иде.
Кызларның чыгышларын жюри рәисе, биләмәара клуб системасы директоры Гөлнар Сабирова, жюри әгъзалары - район хакимияте мәдәният бүлегенең баш белгече Гүзәл Батталова, Собханкул сәнгать мәктәбе директоры Айдар Хәсәншин, “Родина” мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе, “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле хореограф-балетмейстеры Дамир Ибраһимов, “Тамга” оешмасы җитәкчесе Зөлфия Краснова бәяләделәр.


Гран-прига Тукай авылы клубыннан Фирүзә Хафизова лаек булды. Ул Төркестан үзбәк кызы милли костюмын тәкъдим итте.


Беренче дәрәҗә лауреат дипломын – Собханкул мәдәният йортыннан Валерия Малиенко, икенче дәрәҗә дипломын Югары Бишендедән Алсу Фәйзуллина һәм Серафимовкадан Алена Московская алдылар. Өченче урында – Татар-Олканнан Эльмира Петрова һәм Илчембәттән Лилия Кашапова. Ангелина Григорьева (Югары Троицкий), Эльнара Шәкүрова (Ярмөхәммәт), Регина Азнабаева (Собханкул), Ленара Батталова һәм Аделина Леонтьева (Түбән Троицкий) төрле номинацияләрдә дипломга лаек булдылар.
Мәдәният сараеның икенче катында биләмәара клуб системасы хезмәткәрләре көче белән декоратив-гамәли күргәзмә эшләде.
Фото: Туймазы районы биләмәара клуб системасының “ВКонтакте” төркеменнән.
Читайте нас