+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
18 март 2021, 05:20

“Шинчымаш кас” кич утыру гына түгел!

“Арвий” коллективы мариларның йола бәйрәмен кызыклы итеп үткәрде.Бу көнне кызлар үз осталыкларын барлык яклап та күрсәтте: кунаклар каршыларга әзерләнү, аларны кабул итү, сыйлау, чигү, тегү... Кызлар үзләренең талантларын, аралашучан, киң күңелле булуларын, гаилә тормышына әзерлекләрен исбатлады. Таң атканга кадәр яшьләр җырлар җырлады, биеде, уйнады, кул эшләре белән шөгыльләнде, риваятьләр сөйләде, вакытны күңелле үткәрде. Ахырда хуҗабикә аларга зур тормышка фатиха бирде. Бәйрәм урамда тәмамланды.

“Арвий” коллективы мариларның йола бәйрәмен кызыклы итеп үткәрде.

Бу көнне кызлар үз осталыкларын барлык яклап та күрсәтте: кунаклар каршыларга әзерләнү, аларны кабул итү, сыйлау, чигү, тегү... Кызлар үзләренең талантларын, аралашучан, киң күңелле булуларын, гаилә тормышына әзерлекләрен исбатлады. Таң атканга кадәр яшьләр җырлар җырлады, биеде, уйнады, кул эшләре белән шөгыльләнде, риваятьләр сөйләде, вакытны күңелле үткәрде. Ахырда хуҗабикә аларга зур тормышка фатиха бирде. Бәйрәм урамда тәмамланды.


Безнең өлкән буын әби-әниләребез элек-электән, бергә җыелышып, сарык йонын эрләгән, оекбашлар бәйләгән, хәтта электр уты булмау да аларга комачауламаган.
Үткәннәрне искә алып, Түбән Иванай авылы кызлары борынгы җырларны башкарды, уеннар уйнады. Әйтик, “Шоргаш” (“Колечко”) уенын алып баручы бер кызның балдагын яшерен рәвештә икенче берәүнең учына салды. Калганнары балдакның кемдә булуын белергә тиеш иде. Ялгыш әйтүче нинди дә булса бирем башкарды: җырларга, биергә яисә шигырь сөйләргә. “Арвий” коллективында катнашучылар коллектив җитәкчесе Альбина Янгированың өенә җыелды һәм бу бәйрәмне күрсәтергә карар кылды.
Рима Ипаева (аңа 71 яшь) бу бәйрәмнең асылы турында кызыклы итеп сөйләде һәм безгә күп нәрсәне эшләп күрсәтте, чөнки ул өлкәнрәк һәм зирәгрәк, мондый кичәләр турында ишетеп кенә түгел, күреп тә белә. Аның йорты бәйләнгән эш­ләнмәләр, борынгы сөлгеләр, яулыклар белән бизәлгән иде. Бәйрәм өстәле түрендә самавыр, чөгендер куасы, катык, коймак, эремчек, кайнатма, полан когыльо (балан пирогы) һәм башкалар тора. Бу бәйрәм бик матур, якты, музыкаль, киң­күләм, уенлы, мәзәкле һәм биюле, барысын да диярлек үз эченә алган чара булды. Гармун көе астында кызлар мари җырлары, такмаклар җырлады, “Аркан” биюен биеде, әбиләребезнең тормышы турында кызыклы хикәят­ләрне искә төшерде.

Светлана ИПАЕВА,
Түбән Иванай авылы китапханәчесе.
Балтач районы.
Читайте нас