+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
20 март 2021, 04:55

Томь буенда татар рухын саклый алар

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Кемерово өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез – Себер татарлары белән җылы очрашу үтте.

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Кемерово өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез – Себер татарлары белән җылы очрашу үтте.

“Кызыл таң”га Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Рәзит Нурлыгаянов җитәкчелегендә килгән кунаклар – Кемерово өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Яшкинский районыннан. Аларның икесе бик борынгы татар авылы – Юрты-Константиновыдан. Рәзит Баязит улы анда яшәгәндә һәм эшләгәндә Кемеровода яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә булган, төрле чаралар оештыруда ярдәм иткән. Аның белдерүенчә, бу төбәктә татарлар үзара берләшеп яши, милли-мәдәни чаралар, төрле фестивальләр үткәрә, анда милләт тарихына, дини йолаларга да зур игътибар бирәләр.

Чара кунакларны “Кызыл таң” гәзите белән якыннан таныштырудан башланды. Баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев татар телендә бер гасырдан артык чыгып килүче басманың тарихы, “Кызыл таң”да төрле елларда хезмәт салган абруйлы шәхесләр, аның бүгенгесе турында сөйләде.

- Бик күп еллар “Кызыл таң” гәзите республика территориясендә чыгып килгән бердәбер татар басмасы булды. Хәзер исә яшьләр өчен дә, балалар өчен дә гәзит-журналлар дөнья күрде. Әйтик, безнең басма канат астында яшьләр өчен – “Тулпар”, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Әллүки” журналлары чыгып килә. Безнең басмаларны Интернет челтәреннән дә укып, яңалыклар белән танышып барырга мөмкин, - диде Фәнис Флүн улы.

Милләттәшләребез белән безнең басмалар, аларда яктыртылган темалар турында фикер алышканнан соң, журналистларга кунакларның үзләре белән якыннан танышу форсаты тиде.

- Кемерово өлкәсендә өч татар авылы бар. Юрты-Константиновы – шуларның берсе. Безнең авылга 1598 елда нигез салынган, - дип сөйли “Калмаклар” этно-мәдәни үзәге рәисе Нәфисә Еремейкина. – Бер төркем галимнәр белдерүенчә, Юрты авылына Томск өлкәсе татарлары килеп утырган. Икенчеләре безнең ата-баларыбызның - шор халыклары, өченчеләр төрки телле күчмә халыклардан килеп чыккан телеутлар булуын раслый. Без татар теленең калмак диалектында сөйләшәбез. Моннан күп гасырлар элек Юрга районының Зимник (Кышлау) дигән татар авылында яшәгән ата-бабаларыбыз, Томь елгасын кичеп, аның икенче ярындагы болын-кырларда урнаша башлаганнар һәм “без монда калмаклар” дигәннәр. Монда калабыз дигән сүзләре булган инде. Әнә шулай аларны “калмаклар” дип йөртә башлаганнар. Алар башта тирмәләрдә яшәгән. Бу якларга урыс казаклары килгәч, безнекеләрне карагай, эрбет агачыннан бер кадак та какмыйча ике катлы йортлар төзергә өйрәткәннәр. Минем кардәшем – 90 яшьлек апам әлегә кадәр сакланган бердәнбер шундый йортта яши. Ул 17нче гасыр ахырында төзелгән булган.

Нәфисә ханым сөйләвенчә, заманында шактый зур авыл булса да, хәзерге вакытта Юрты-Константиновыда нибары 89 кеше яши. Башлыча, олы яшьтәгеләр. Яшьләр, балалар җәй көннәрендә, әти-әниләре янына кунакка, ял итәргә генә кайта, авылда яшәүче дүрт бала күрше авыл мәктәбенә йөреп укый. Шуңа карамастан, анда мәдәни тормыш гөрләп тора әле. Урындагы халык тарихи һәм рухи кыйммәтләрне күз карасыдай сакларга тырыша. Аларның үз милли һәм дини оешмалары, милли эшкуарлары, зыялылары бар.

- Мин үзем авылдагы милли-мәдәни үзәктә эшлим. Бездә Хатын-кызлар советы да бар. Җәй көннәрендә балалар белән эшлибез. Төрле чаралар, йола бәйрәмнәрен оештырабыз. Әйтик, 21 мартта Новокузнецк шәһәрендә “Нәүруз” бәйрәме үтәчәк, анда да катнашабыз, - ди Яшкинский районының мөселман оешмалары әгъзасы Нәсимә Садыйкова.

Томск өлкәсе белән чиктәш авылның, гомумән, Яшкинский районының кабатланмас табигате, архитектур үзенчәлеге турында Халык депутатлары советы ярдәмчесе Олеся Новосельцева бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп сөйләде.

- Районыбыз табигатьнең искиткеч матур, бай урынында – Томь елгасы буенда урнашкан. Аның гүзәл табигатенә гашыйк булып, монда элек-электән кешеләр килеп утырган. Бездә карагай-эрбет урманнары күп. 28 археологик объектның нәкъ безнең районда булуы белән дә горурланабыз, - диде Олеся Алексеевна. – Безнең төбәк тарихи-мәдәни объектлары белән дан тота. Әйтик, Акация авылы янында, Долгая елгасының Томьга койган тамагында, борынгы җиде шәһәрчек һәм курганнар барлыгы ачыкланган. Археологлар “Висячий камень” кыялар төркеме астында да борынгы җир асты шәһәрчегенең булуын исбатлаган. Бу шәһәргә Александр Македонскийның килүе турында истәлекләр саклана. Илленче елларда, шушы урында балалар күпләп югала башлагач, җир астына төшү юлларын шартлатып томалаганнар.

Әлбәттә, читтә яшәүче милләттәшләребезнең проблемалары да юк түгел. Авылда яшьләргә эш юк, шуңа да алар туган нигезләреннән аерылырга, читтә яшәргә мәҗбүр. Кунакларның чыгышында авыл, милләтнең киләчәге өчен борчылуны тоемлау кыен түгел иде. Шуңа да бу актив, чәмле апалар яшь буынга татар халкының моңнарын ишеттерергә, йола-бәйрәмнәрен төшендерергә, милли узаңнарын уятырга тырыша. Томь елгасы буенда милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калу өчен тырышучы бу апаларга “әфарин” дип әйтәсе генә кала.

Автор фотосы.
Читайте нас