Урал буе төбәге элек-электән татар ханлыклары белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Тарихның төрле чорларында бу җирләр Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Ногай Урдасы кебек татар дәүләтләре составында саналган, биредә фин-угыр, төрки халыкларның ата-бабалары үзара тыгыз мөнәсәбәттә гомер кичергән. Идел-Урал буйларында бүгенге татар, венгр, башкорт, нугай һәм башкалар аерым бер халык буларак тәгаенләнү юлына аяк басканнар. Шуңа күрә бу төбәкне тарихи ватаныбыз итеп карау хакыйкатькә хилафлык китерми. Моны без XIX йөз ахыры-XX йөз башы татар, башкорт, казах халыклары мәдәниятендә мөһим роль уйнаган Стәрлебаш авылы тарихына мөнәсәбәттә дә ачык күрәбез.
Стәрлебаш төбәгенең үз чорында күренекле мәгърифәт учагы булуын биредәге гарәп язулы ташъязмалар да дәлилләп тора. 1913 еллар тирәсендә авыл зираты Мөхәммәдхарис Тукаевның улы Габделкадыйрның матди ярдәме белән биеклеге бер метрдан да артмаган таш дивар белән уратып алына. Стәрлебаш зиратының уртасында урнашкан “Хәзрәтләр каберлеге” дип аталган урын үзе бер тарихи-архитектура комплексын тәшкил итә. Биредә Стәрлебаш руханилары Габдулла бине Гаделшаһ, Нигъмәтулла, Мөхәммәдхарис, Мөхәммәдхаррас, Хәбибулла, Габдулла, Гобәйдулла Тукаевлар, Зәйнулла Галикәев, Гали Ысанали улы, Хафизмөхәммәд бине Нариман, Фәхреддин бине Хөснемө-тәвәллид, Гаид бине Фазлулла, Әбүнәгыйм бине Мөхәмммәдьяр, Габдрахман Айдабулов һәм башка мөхтәрәм затларның кабер ташлары бүген дә кадерләп саклана.
Авыл зиратындагы борынгы кабер ташы язулары чагыштырмача яхшы сакланган. Ташка матур итеп калкытып язылган һәм бизәп эшләнгән бу ядкәрләр эстетик һәм тәрбия бирү ягыннан гаять зур кыйммәткә ия. Биредә андый ташларның саны ике йөздән күбрәк дигән фикерне белдерә автор.
Стәрлебаш авылының үзендә генә төрле һөнәр ияләре белән бергә дистәгә якын таш язучы оста яшәгән: Гали хәлфә бине Ысанали әл-Казакый, мулла Габдулла бине Мөхәм-мәдхарис Тукаев, хаҗи Габдеррәхим Галиев, мулла Габдеррахман Айдабулов, мулла Латыйфулла бине Зәйнулла Галикәев, Габделвахид бине Әбүнәгыйм, Габделмәҗид бине Әбүнәгыйм, Хәлим Габделмәҗид улы Монасыйпов һәм башкаларның исемнәрен атый алабыз. Әмма кайбер осталарның исем-шәриф-ләре бүген дә фәнгә билгесез булып кала килә, чөнки һәр хаттат та үзе язган ядкәргә култамгасын салуны мәҗбүри санамаган.
Автор тарафыннан җыентыкта хронологик тәртиптә Стәрлебаш ташъязмаларыннан 148 берәмлек эпитафик үрнәк укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Шулай ук китапның кушымта өлешендә Стәрлебаштан читтә мәрхүм булган бу төбәк тарихы белән бәйле берничә күренекле шәхеснең ташъязмалары да урнаштырылган. Китапта таш язучы осталарның исемлеге, ташъязмаларның төсле фотосурәтләре дә тәкъдим ителә.
Халкыбызның борынгы үткәненә караган беренчел чыганакларның бик аз калганын исәпкә алганда, җыентыктагы ташъязма истәлекләрнең фәнни кыйммәте аеруча зур. Вафат булган шәхескә бәйле рәвештә, алар милли тарихыбызның мөһим сәхифәләре булып тора, халыкның мәдәни һәм әхлакый яшәеш дәрәҗәсен чагылдыра.
Ташъязмаларны уку өчен гарәп язуын тану гына җитми, элекке төрки-татар телен, гарәп телен һәм орфографиясен, почерк үзенчәлекләрен, татар ташъязма истә-лекләренең традициясен, җирле тарихны яхшы белү кирәк.
Стәрлебаш төбәгендәге зиратларда сакланган борынгы кабер ташларын тарихи һәм фәнни яктан өйрәнүне Венер Усманов утыз ел дәвамында башкарып килә. Күп көч таләп иткән бу эшнең нәтиҗәсе татар тарихы өчен ышанычлы чыганак һәм әһәмиятле материал булып тора. Венер Мөдәрис улының эпиграфик истәлекләргә багышланган берничә хезмәте моңарчы да дөнья күргән иде. Ул хезмәтләр Стәрлебаш төбәгендә яшәүче якташларыбызның, белгечләрнең уңай бәясен алды. Аңлашыла ки, бу төбәктәге кабер ташы язмаларының саклануы ул, беренчедән, борынгыдан халкыбызның дәүләтчелеге һәм язма культурасы булуын күрсәтә. Икенчедән, милләтебез, тормыш кыенлыкларына карамастан, даладагы ерак авылларда булса да, борынгыдан килгән ташъязу сәнгате традицияләрен сакларга омтылган. Стәрлебаш авылындагы кабер ташлары да – шуңа дәлил. Бу язма чыганаклар Стәрлебаш төбәгенең тарихын ачыклау өчен дә кыйммәтле материал булып хезмәт итә. Мәгълүматлар ягыннан бай булган чираттагы җыентык, татар халкының Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр тасвирламасын тәшкил итә. Хезмәт Идел-Урал төбәге тарихын, мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, Стәрлебаш төбәгендә яшәүче татар халкының тарихи, мәдәни, рухи мирасы белән кызыксынучы укучылар өчен тәкъдим ителә.