+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
5 апрель 2021, 06:23

Дүртөйле данын лаеклы якладылар

Күптән түгел республикабыз башкаласы Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында тантаналы шартларда “Хатын-кыз – милләт анасы” V республика бәйгесенә йомгак ясалды. Гүзәл Дүртөйле төбәге данын яклап чыгыш ясаган Лариса Первушина һәм Анфиса Дәүләтдинова бәйгенең югары бүләкләренә лаек булдылар.

Күптән түгел республикабыз башкаласы Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында тантаналы шартларда “Хатын-кыз – милләт анасы” V республика бәйгесенә йомгак ясалды. Гүзәл Дүртөйле төбәге данын яклап чыгыш ясаган Лариса Первушина һәм Анфиса Дәүләтдинова бәйгенең югары бүләкләренә лаек булдылар.

Булдыклылар кавеменнән

Бәйрәмнең беренче өлешен­дә ике йөз хатын-кыз бүләк­ләнде. Алар исәбендә күпба­лалы әни, туган Дүртөйле районының иҗтимагый тормышында актив катнашучы Лариса Первушина да зур сәхнәгә чакырылды.
Лариса күпкырлы талант иясе. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, ул Уфа технологик сервис институтында икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Лариса – татар кызы, булачак ире, зәңгәр күзле баһадир урыс егете Борис белән мәктәп елларыннан ук танышалар. Алар икесе бер мәктәптә, параллель сыйныфларда белем ала, 14 яшьтән дуслашып йөри. Мәктәпне тәмамлап, туган шәһәрләреннән икесе ике якка чыгып киткәч тә күңеллә­рендә бер-берсенә булган матур тойгы сүрелми, киресенчә, көчәя генә. Икесе дә югары белем алгач (егет Урал физик культура академиясе дипломына ия була), яшьләр өйләнешә. Гаилә тормышларына ямь өстәп, уллары Илюша туа. Аннары Вячеслав, Денис, Кристина, Настя, Дима якты дөньяга аваз салалар. Ә менә 2018 елда Первушиннар гаиләсендә чын могҗиза була: аларның берьюлы өч игезәк кызы Даша, Ксюша, Лиза туа.
Бүген Первушиннарның өлкән уллары инде студент булса, төпчекләре балалар бакчасына йөри.
– Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм, – ди Лариса. –Янымда яшәештәге бөтен җил-давыллардан курчалаучы ышанычлы тормыш юлдашым бар, балаларым сау-сәламәт, Аллаһка шөкер!
Первушиннар – булдыклылар кавеменнән. Берничә ел элек үз көчләре белән борыстан зур, матур йорт салып кергәннәр. Бу эштә ана капиталы да иш янына куш булган.
– Кысан “хрущевка”дан соң якты, иркен йортыбыз хан сараедай тоелды! – ди хуҗабикә.
“Ана даны” медале белән бүләкләнгән тугыз бала әнисе Лариса үзендә татар хатын-кызларына хас булган иң күркәм сыйфатларны туплаган: тыйнак та, сабыр да, искиткеч уңган да ул. Балалары һәрвакыт курчактай матур итеп киенгән, көр күңелле аның. Өсләрендәге киемнәренең күбесен әни кеше үз кулы белән тегә, бәйли икән. Быел кышын гына һәркайсына икешәр пар бияләй, оекбашлар бәйләп өл­герткән ул.
Бүген Лариса үзмәшгуль сыйфатында такси водителе булып эшли, ире Борис Андреевич 4нче урта мәктәптә физкультура укыта. 2019 елның декабрендә Первушиннарга “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырганнар.

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!

Дүртөйле районы данын уңышлы яклап, соңгы биш ел эчендә беренче тапкыр “Хатын-кыз – мәдәният эшлеклесе” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе Анфиса Дәүләтдинова хакында да җылы сүзләр генә язарга мөмкин. Ул 25 елдан артык Дүртөйле районының Мәдәни-ял итү үзәгендә эшли. Биредә бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка үтми. Анфиса Рәхим­җан кызы – районда гына түгел, бөтен республикада һәм аннан читтә дә тамашачыларга яхшы билгеле “Сөмбел” халык ансамбле солисты һәм җитәкчесе. “Сөм­бел” биючеләре – бихисап халыкара конкурслар лауреатлары, дипломантлары, мәртәбәле бәйгеләрдә Гран-при яулаучылар. Монда, әлбәттә, Анфисаның хезмәт өлеше бәяләп бетергесез.
Анфиса Рәхимҗан кызы – тынгы белмәс, иҗади шәхес. “Сөмбел” ансамблендәге эшчән­легеннән тыш, ул “Яшьлек” һәм “Кояшкай” балалар коллективларын җитәкли. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә балалар бию сәнгате нечкәлекләрен өйрәнә, язмышларын сәхнә белән бәйләгәннәре дә бихисап.
Анфиса Рәхимҗан кызын хезмәттәшләре ихтирам итә, аның һәрчак мөлаем булуын, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзерлеген билгели. Сәхнәдә бию сәнгате ярдәмендә берсеннән-берсе гүзәл образлар тудыручы Анфиса гаилә тормышында да күпләргә үрнәк булырлык. Тормыш юлдашы белән татулыкта гөрләтеп дөнья көтәләр, ике бала тәр­биялиләр.
– “Хатын-кыз – милләт анасы” проектында катнашу хәтеребездә чагу, күркәм вакыйга булып калды, – диләр Лариса һәм Анфиса. – Әлеге проект җәмгыятебездә хатын-кыз статусын үстерү һәм аның ролен активлаштыру максатын алга куя. Киләчәктә дә мондый чаралар оештырылып торыр дип ышанабыз.
Фото: Л.Первушина архивыннан.
Читайте нас