+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
8 апрель 2021, 10:50

Сибайлылар онытылган халык һөнәрләрен тергезә

Анда тукучылык осталарының I ачык форумы узачак.

Анда тукучылык осталарының I ачык форумы узачак.

9, 10, 11 апрельдә К. А. Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжында Тукучылык осталарының I ачык форумы, яки Тукучыларның иҗади лабораториясе үтәчәк. Чара булачак VI Бөтендөнья фольклориадасына багышлана.

Программада — кулдан туку материаллары күргәзмәсе, туку станоклары күргәзмәсе һәм аларны әзерләү осталарының чыгышлары; VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган сувенир әйберләре эскизлары күргәзмәсе.

Буйлы паласны тиз туку, өстәл һәм ике педальле станокларны тиз заправкалау буенча конкурслар узачак. Теләге булган кешеләрне вертикаль-горизонталь станокта шәл бәйләргә, бизәкле тукыма тукырга, дүрт педальле станокта эшләргә, билбау ясарга өйрәтәчәкләр.

Форум нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү булачак.

Фото: "Сибайский рабочий" басмасыннан.
Читайте нас