+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
16 апрель 2021, 12:00

"Ак калфак"ка милли кием бигрәк килешә!

Бүген Милли кием көнен билгелибез. Әлеге уңайдан Дүртөйле үзәк район китапханәсендә зур чара оештырылды.

Бүген Милли кием көнен билгелибез. Әлеге уңайдан Дүртөйле үзәк район китапханәсендә зур чара оештырылды.

Район үзәк китапханәсенең зур залында милли киемнәрдән чагу күргәзмә оештырылган иде. Биредә урыс, татар, башкорт, мари һәм башка халыкларның киемнәре урнаштырылган. Алар арасында яңа тегелгәннәре дә, инде ярты гасыр әбиләр сандыгында сакланган үзенчәлекле үрнәкләр дә бар.

Китапханә хезмәткәрләре истәлекле датага багышлап фәһемле әдәби-музыкаль композиция әзерләгән.

Чарада башкорт халкының милли киемнәренең тарихы, ата-бабаларыбыз алардагы бизәкләргә салган тирән мәгънә хакында "Агинәйләр" коры җитәкчесе Резеда Зарипова бик мавыктыргыч итеп сөйләп үтте.

Ә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Дүртөйле бүлеге рәисе Светлана Васикова калфакның безнең әбиләребез тормышында нинди роль уйнавы, аның баш киеме генә түгел, ә гүзәл затларны яман күзләрдән саклау өчен дә хезмәт итүе турында бәян итте, калфак тегү серләре белән уртаклашты.

"Дулкын" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Клара Сәфәрова, Тәслимә Әхмәтова, Фәнис Рәхмәтуллин милли киемнәргә багышланган шигырьләрен укып үтте.

Чараны музыкаль яктан "Ак калфак" бизәде. Алар халкыбызның борынгы җырларын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Әйткәндәй, Милли кием көне алдыннан гына Дүртөйленең "Ак калфагы" өр-яңа затлы милли киемнәргә лаек булды. Алар Дүртөйле талантларына, зур иҗади бәйгедә Гран-при яулаганнары өчен, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бүләк итеп тектерелде.

Чара хакында тулы репортаж белән гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә таныша алырсыз.

Фото: М. Латыйпова.
Читайте нас