+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
29 апрель 2021, 15:40

Сарт-Нәүрузда Габдулла Тукай скверы булачак

Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверга нигез салынды.

Авылның активисты, хезмәт ветераны Наил Равилов билгеләвенчә, бу - тулысынча авыл халкының башлангычы. Киләсе елда сартнәүрузлылар авылга нигез салынуның 310 елыгын билгеләячәк. Шул күркәм чарага әзерлек чикләрендә аксакаллар һәм урындагы башлангыч ветераннар оешмасы әгъзалары шундый идея белән чыга. Әлбәттә, ул авыл биләмәсе хакимияте һәм авыл халкы ягыннан да хуплау таба.
Татар авылы буларак, Габдулла Тукай скверы, тәү чирата, тәрбияви әһәмияткә ия булачак, дип көтә инициаторлар. Үз чиратында, ул яшь буында телебезгә сөю тәрбияләү җәһәтеннән дә хезмәт итәчәк. Шул ук скверның бер почмагында балалар өчен уен мәйданчыгы булачак. Әйткәндәй, скверга урын бик уңайлы сайланган. Якында гына Изге Нәүруз мәчете һәм Дан Обелискы урнашкан. Әлеге вакыта авылдагы барлык зур чаралар шушы мәйданчыкта оештырыла. Ә инде шунда сквер да барлыкка килсә, бу авыл халкының да, кунакларның иң яраткан урынына әвереләчәк.
Бөек шагыйребезнең туган көне алдыннан биредә бу зур эшкә башлангыч салынды. Скверның мәйданын билгеләп, авылның ир-егетләре баганалар утыртып чыкты. Бу көннәрдә коймалау эшләренә тотыначаклар.
3 майда авылда күләмле шимбә өмәсе оештыру планлаштырыла: урындагы зиратны тәртипкә китерәчәкләр һәм булачак сквер биләмәсенә куаклар утыртачаклар. Наил Сәйфелгалим улы билгеләвенчә, скверның коймасы биек булмаячак, андагы матурлык тирә-якка ямь биреп, үзенә тартып торырга тиеш. Скверның бизәлешен исә дизайнерлар карамагына тапшырырга уйлыйлар.
Шунысы куанычлы, бу изге эшкә ярдәм итүчеләр дә бар. Шулай, агымдагы елда сартнәүрузлылар “Аек авыл” конкурсының район этабында 2нче урын алып, акчалата призга ия булды. Аны алар киңәшләшеп-сөйләшкәннән соң сквер өчен тотынырга карар итте. Шулай ук Прибельский авыл биләмәсе хакимияте дә авыл халкының башлангычын хуплап, даими ярдәм күрсәтә. Авылда яшәүче кешеләр дә үз өлешен кертә. Бу эшне 2022 елга – авылның 310 еллык юбилеена төгәлләргә исәп тоталар.
Сарт-Нәүруз халкының бедәмлеген һәм тырышлыгын исәпкә алганда, бу шулай булачак та. Чөнки авылдагы соңгы еллардагы күркәм үзгәрешләр шуны исбат итеп тора.

Фото: Наил Равилов.
Читайте нас: