+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
1 Май 2021, 14:25

“Сөй гомерне, сөй халыкны!..”

“Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә шулай дип аталган флешмоб гөрләп барды.

“Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә шулай дип аталган флешмоб гөрләп барды.
13 апрельдән 25 апрельгә кадәр "Кызыл таң" төркемендә “Сөй гомерне, сөй халкыңны!” дип аталган Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмоб барды. Анда 130га якын постта 200ләп кеше катнашты, аларның иң кечкенәсе – өч яшьлек сабый, иң өлкәннәре акыл-сабырлык туплаган ак әбиләр булды. Мәктәп укучылары аеруча активлык күрсәтте. Ялгыз да, парлап та, ансамбльләр белән дә, үзләре гармунда уйнап та, рольләргә бүлеп тә Тукай әсәрләрен сөйләделәр, көйгә салынганнарын җырлап ишеттерделәр. Тукай шигырьләренә көй язып җырлаучылар да булды. Флешмобыбыз Башкортстанны, күрше Татарстанны, Самара өлкәсен, Казахстанны иңләде. Тукай әсәрләре татар, башкорт, урыс, казах, инглиз телләрендә яңгырады.
Редакция җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләргә карар итте. Беренчесе – Тукай әсәрләрен сөйләүче өлкәннәр. Икенчесе – Тукай әсәрләрен сөйләүче балалар. Өченчесе – Тукай сүзләренә язылган җырларны башкаручылар.
Өлкәннәрдән Тукай әсәрләрен сөйләүчеләр арасында Дүртөйле шәһәренең 12нче "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Хакова җиңүче булды. Икенче урында – Бүздәк районы Каран авылыннан Филизә Кәлимуллина, өченчедә – шул ук районның Килем авылыннан Гүзәл Латыйпова.
Балалар арасында район үзәге Югары Тәтешле 2нче урта мәктәбенең 6А сыйныфы укучысы Альмира Шәрәфиева (җитәкчесе Эльвира Муллаярова) җиңүгә иреште. Икенче урында – шул ук районның Кальтәү мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Эльвина Закирҗанова (Зинира Закирҗанова), өченчедә – Благовещен районы Иске Илек мәктәбеннән 4нче сыйныф укучысы Камилла Сәмигуллина (Альбина Сәмигуллина).
Җыр башкаручылардан Иске Балтач район үзәгеннән "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме җиңеп чыкты. (Тәрбиячеләре Гөлнәзирә Имамова, Миләүшә Рәхмәтуллина, музыкаль җитәкче Рима Шакирова.) Икенче урында ­– Туймазы районының Илчембәт авылы мәдәният йортының "Ык сандугачы" берләшмәсе кызлары (җитәкчеләре Гөлфия Хәмәтшина, Фәния Шәрәпова), өченчедә Уфаның 130нчы мәктәбе укучысы Кәрим Зиннәтуллин (Алия Хөсәенова).
Флешмобыбыз анда катнашучыларда, карап баручыларда матур тәэссоратлар калдырган. Ярыш, чыннан да, кызу барды. Лайк куючылар, комментарий язучылар, постларны үзләренең сәхифәләренә алучылар күп булды. Кайбер күзәтүләр белән дә бүлешәсе килә.
Иң күп катнашучылар Туймазы районыннан булды. Күрүебезчә, Кандра авылында Ә. Мирзаһитов исемендәге 2нче мәктәпнең музыка укытучысы Гөлназ Белголова, музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова җитәкчелегендәге "Ак җилкән" һәм "Энҗеләр" балалар вокаль ансамбльләре көчле. Ә ялгыз җырлаучы укучылар Марат Әхмәтҗанов белән Айгизә Галиуллина, профессиональ башкаручылар өчен дә аеруча югары осталык таләп иткән “Тәфтиләү” һәм “Әллүки” җырларына алынып, тиешенчә башкарып чыктылар.
"Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасының Борай бүлекчәсе әгъзалары жыр-биюгә дә, нәфис сүзгә дә, уңганлыкка да коеп куйган икән. Үзешчән композитор, автор-башкаручы, эшкуар Фәнисә Зарипова – нәкъ шундыйларның берсе. “Туган тел”не дә ул үзенең теплицасында җырлап ишеттерде.
Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылыннан “Ана догасы” шигыре белән флешмобка кушылган 5 яшьлек Диләрә Миңнегалиева өчен тавыш бирүчеләргә әнисе аеруча дулкынлану белән рәхмәт белдерә. “Бу безнең беренче конкурс һәм хәзер үк олы җиңү!” – ди ул. Чөнки Диләрә 860 грамм гына булып 28 атнада дөньяга аваз салган икән. Аңа алда тагын да зуррак уңышлар телибез!
Флешмобка “Су анасы” шигыре белән Кушнаренко районының Бакай мәктәбеннән кушылган Алинә Равшанова үзе Тукайның Зәйтүнәсен хәтерләтә кебек. Тыйнак, милли кием дә үзенә бик килешә. Ә менә Татарстанның Актаныш районыннан Татар Ямалы мәктәбеннән Илзирә Зарипова - 4нче генә сыйныфта укуына карамастан, чын артистка. Нефтекамадан кечкенә Аяз Ахунов исә, рольгә кереп, "Гали белән кәҗә" шигырен тере кәҗә янында укыды.
Бүздәк районының Каран авылындагы колледж укытучысы, җиңүчебезнең берсе Филизә Кәлимуллина үзе дә шигырьләр ярата, флешмобны зур бүләк дип кабул иткән. Бу мәхәббәтен укучылары күңеленә дә сала беләдер, чөнки ике егетне дә бәйгегә җәлеп иткән.
“Г. Тукайның туган көненә багышлап туган телдә үткәрелгән "Сөй гомерне, сөй халыкны" дип аталган флешмобны күрү белән анда катнашу теләге уянды. Тукай иҗаты белән мәктәп елларыннан ук танышбыз, әлегә кадәр бергә атлыйбыз. Флешмобта һәр кешенең чыгышы күңелгә үтеп керде, сокланып карадык. Әлбәттә, җиңүебезгә бик шатмын. Бу минем генә түгел, барлык төркемдәшләремнең, дусларымның һәм үзебезнең балалар бакчасына йөргән нәниләрнең әти-әниләренең жиңүе. Алар үзләренең лайклары белән бик шатландырды”, – дип яза җиңүчебез Эльвира Хакова.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга, лайк куючыларга, видеоларны караучыларга, комментарийлар язучыларга зур рәхмәтләр белдерәбез. Безнең белән калыгыз! Алда сезне тагын да кызыклырак конкурслар көтә.
Резеда НУРТДИНОВА.
Фоторәсемдә: Иске Балтачтан "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр - җиңүчеләр төркеме.
Фото: Балалар бакчасы архивыннан.
Читайте нас: