+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
3 Май 2021, 22:42

Иманлы, Тукайлы, туган телле булыйк!

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чара узды.

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чара узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм "Символ" театр студиясе белән берлектә оештырылган матур бәйрәм яшь нәфис сүз осталарының чыгышы, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар җитәкләгән бию түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның, театр студиясенең кечкенә артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.
Башлангыч сыйныфларда укучы балалар арасында үткән Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсының җиңүчеләре һәм "Әллүки" журналының конкурсларында актив катнашучы 3в сыйныфы укучылары бүләкләнде. Беренче урынга ике укучы - Карина Кашапова (3в сыйныфы) һәм Әскар Латыйпов (4а сыйныфы) лаек булдылар.
Чарага килгән Уфа “Нур” татар дәүләт театры актерлары Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов һәм Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский нәфис сүз осталыгы күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Гимназия директоры Равил Рифгать улы Идрисов үзенең чыгышында укучыларны, укытучыларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, картәтисе сөйләгән Тукай белән бәйле истәлекләрне барлады. Балаларга үз телләрен тагын да тырышыбрак өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. Чарага 65нче Татар гимназиясеннән килгән кунаклар үз чыгышларын тәкъдим итте, тамашачылар аларны алкышларга күмде. Алып баручы, "Символ" театр студиясе җитәкчесе Лениза Мәүләви кызы Гайнетдинова һәр тамашачы күңеленә ачкыч таба алды.
Бәйрәм күмәкләп "Туган тел"не җырлау һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамлады. Иманлы, Тукайлы, телле булыйк!
Айгөл АХУНОВА, 84нче татар гимназиясе укытучысы.

Фотолар: 84нче Татар гимназиясе сайтыннан.
Читайте нас: