Беренчесе. Казанда бер олы җыелыш бара. Анда төрле төбәкләрдән килгән милләттәш-ләребез татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыша. Бик катлаулы мәсьәләләр, әл-бәттә. Себердән килгән кунак егете, татар телен вата-җимерә, шул төбәкләрдә яшәүче татарларның телебезне, гореф-гадәт-ләребезне нәселдән — нәселгә биреп калдырырга омтылулары, ниндидер оештыру чаралары уздырулары турында сөйләргә тырыша. Бөтен дөньяга сибел-гән 7 миллионга якын татарның бу эшне нинди авыр хәлдә тормышка ашырырга тырышуын Казанда яшәүче 300 мең татар кешесенә күз алдына китерү бик авыр, хәтта тулысы белән аңлау мөмкин дә түгел. Җитмәсә, әлеге очракта кунакның сөйләү сыйфаты да түбән. Әлбәттә, татар теленең бүген Себердә генә түгел, башка төбәкләрдә дә нинди аяныч хәлдә икәнлеге турында мәгълүматны сыкранмыйча, тыныч кына кабул итәрлек түгел. Шуңадыр да инде, бәлки, Казанда яшәүче бер күренекле шәхес, кызып китеп: “Татар телен белмәсәгез, Казанга килеп йөрмәгез!” — дип, теге егетебезнең хәтерен калдырды. Мин инде телевизор аша гына да бу сүзне ишетеп, алар арасында утырмавыма бик үртәлгән идем. Чөнки Казанга барып, Тукай һәйкәленә чәчәк салыр өчен беркемнән дә беркайчан да рөхсәт сорамадым һәм сорамаячакмын да.
Ярый әле ул җыелышны алып баручы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уйларымны миннән дә яхшырак итеп әйтеп бирде: “...безнең бурыч чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезнең сөйләү сыйфатына бәйләнеп, аларны тәнкыйтьләп утыру түгел, ә аларга татар телен өйрәнү һәм саклап калуга юнәлтелгән эшләрендә ярдәм итү һәм бу юлда төрле файдалы гамәлләрне тормышка ашыру”.
Күренекле шәхес, басып гафу үтенмәсә дә, үзенең хатасын таныгандай тоелды миңа.
Икенчесе. Бер яшь егет телевизорда фикер алышу барганда:
“...без бүген Тукай иҗаты белән генә яши алмыйбыз”, — дип әйтеп куйды. Бик матур сөйли үзе. Саф Казанча сөйли.
Бу фикер дә күктән төшмәгән, тормышта нигезе бар. Шуңа күрә, бу кеше нигә болай, я тегеләй дип әйтте әле, аның авызын капларга кирәк, дип утырудан файда юк. Бу кешенең шундый фикергә килүенең сәбәбе нидә икән, дигән сорауга җавап эзләү күпкә файдалырактыр дип уйлыйм мин бу очракта. Ни өчен дисәгез, беренчедән, егетебезгә “син Тукай иҗаты белән генә яшә”, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки алай дип әйтүнең файдасы юк, ул — үз заманы кешесе, һәм үзенең нәрсәгә булса да карашын әйтүгә дә, үзенчә яшәргә дә хакы бар.
Икенчедән, “син Тукай иҗаты белән яшәмәсәң, татар дөньясы тәмам юкка чыга”, дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки мәсьәләнең асылына туры килми.
Өченчедән, “син белмәгәннән Тукайның безгә калдырган акыл мирасының әһәмияте түбәнәя”, дип тә әйтмәс идем мин.
Ә менә балаларыбызның, егет-кызларыбызның рухи дөньясын, тәрбиясенең әхлакый һәм мәдәни нигезен татар халкының рухи байлыгын туплаган Тукай иҗатын өйрәнеп, башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән танышырлык, ул үрнәкләрне аңларлык дәрәҗәгә җиткерү – безнең бурыч. Чөнки Тукай иҗатын белмәгән татар баласы үз халкының рухын да, мәдәниятен дә белми дә, аңламый да кала.
Бәла шунда ки, үз халкының мәдәниятен аңламаган бала күпмилләтле җәмгыятьтә үзенең шәхес буларак башкалардан ни белән аерылып торуын аңлый алмый интегә; үзен туган халкының мәдәни әһеле итеп аңлама-ган кеше башка халыкларның мәдәниятен дә аңлый алмый. Шул сәбәптән башка халык вәкилләрен үзенә тиң кеше итеп кабул итә алмый — я үзеннән түбән, я югары куеп карарга мәҗбүр. Ике очракта да аның тирә-як белән мөнәсәбәте тәңгәл булмый. Ләкин аны шул үзе яшәгән әйләнә-тирә, җәмгыять шундый хәлгә төшергән, аңа шундый гомум тәрбия биргән. Аның тәрбиясе нәкъ менә шул дәрәҗәдә. Бала буларак, аның биредә гаебе дә юк дип әйтеп була.
Ни кызганыч, илебездә соңгы елларда әле күптән түгел генә бер “социалистик гаилә” булып яшәгән төрле милләт кешеләре бер-берсенең гомерен өзүгә кадәр барып җитте. Бу хәлне күп очракта теге яки бу төбәктә эш булмау белән бәйлиләр: кайдадыр эш булмау сәбәпле, кешеләр, йортларын ташлап, күченеп китә. Шушы нигездә төрле милләт кешеләре арасында каршылыклар көчәя, имеш. Анысы да бардыр. Тик менә киң танылган шагыйрь Рәсүл Гамзатовның йортын талап, аның сәламәтлегенә зыян китергән кешеләрнең бу кылыкларын эш урыны булмаудан гына килеп чыккан дип аңлатуны зиһенем кабул итми. Бәлки, алай булгач, Каддафины да эшсезләр, эш булмаганнан аптырап, тотып алып, җәзалап үтергәндер? Ә бу хәлнең язмасын карап бетергәннән соң АКШта бик югары урында хөкүмәт эшләре башкарган хатынның шатлыгы эченә сыймыйча “Waw!” дип шатлануын да аның эшсезлектән җәфаланып утыруы белән аңлатырга каламы? Андый мисаллар, кызганычка каршы, артык күп бүген. Югыйсә, кеше үтерү дә, ул үтерүне оештыру да кемнәргәдер “эш” бит әле ул, анысын да истән чыгармаска кирәк.
Шундый катлаулы чорда, дөрестән дә, кешеләрне, яшьләребезне әдәбият өлкәсенә үгетләү, ә әдәбиятыбызда – Тукай иҗатына игътибар тәрбия-ләү белән генә чикләнсәк, дөрес булмас. Һәм минем бу мәкаләм дә ул хакта түгел. Ә менә балаларыбыз, яшьләребез Тукай иҗатындагы байлыкны берникадәр булса да үзләштерә алсалар, татарның Тукай иҗатында тупланган рухи байлыгын аңлап, шул багаж белән зур дөньяның олы юлына чыкса, күп нәрсәне аңлау алар өчен җиңелрәк булачагы көн кебек ачык.
Кеше әдәби әсәр укыганда аны үзенең күңеле генә түгел, акылы аша да үткәрә. Уку процессы, бигрәк тә әдәби әсәр уку, интеллект эше генә түгел, рухи көч таләп итүче олы әһәмияткә ия хезмәт ул. Башка төр хезмәт кебек үк, белем дә, сәләт тә, тырышлык та, тиешле күләмдә мәдәни тәрбия дә сорый торган шөгыль. Җәмгыятебезнең тагын бер җитешсезлеге, минем карашка, шуннан тора: без балаларны төрле шөгыльгә укытырга, өйрәтергә күп көч салабыз. Ә менә укуның үзенең олы әһәмияткә ия мөһим хезмәт булуын аңламыйча торып, балаларны укырга өйрәтүне тиешле югарылыкка күтәрә алмыйбыз. Җитмәсә, үзебезнең телдә укытыр өчен мәктәптә сәгатьләр дә азая. Бусы аеруча зур аяныч һәм кызганыч. Чөнки үз туган телендә укыган баланың аңы, фикерләү сәләте беренче чиратта шушы телнең үзенчәлегенә бәйле булуы фән тарафыннан күптән исбат ителгән.
Шул хәзинәнең берсе — бүген бөтен татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” әсәре. Габдулла Тукайның 120 еллык юбилеена багышланган кичәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: “Туган тел” — ул безнең өчен милләт гимны да, бишек җыры да, телебез ачылганда ятлаган беренче шигыребез дә. Ә бүгенге көндә без “Туган тел”не оныкларыбыз авызыннан ишетү белән бәхетле”, — дигән иде. Чыннан да, бүген мәйданда булсынмы, зур яисә кечкенә зал-ларда булсынмы, шунда җыелган татарларның яше-карты, ире-хатыны бердәм булып ул гимнны башкаруы үзе бер зур рухи көч бирүче чыганак булып тора:
“И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы...”
Беренче карауга гади генә кебек тоелган бу шигъри юлларда бөеклеккә генә хас булган гадилеккә төрелгән ифрат тирән фикер ята. Нәкъ менә шушы фикер тирәнлеген тоеп, ул әсәрне гасырдан-гасырга күчереп, халкыбыз үз теленә багышланган гимнга әйләндергән дә инде.
Тукайга бу шигырьне язганда 23 яшь кенә булган. Шул аз гына гомере эчендә гадилектән бөеклеккә атлаган милләттәшебез. Даһиларга гына хас сыйфат бу.
Бары тик әти-әни сөйләшкән тел генә кешенең туган теле була ала. Әле тумас борын ук бала әнисе һәм әтисе белән үзенчә аралаша башлый. Дөньяга килгәч, нәкъ менә шул әти-әни сөйләшкән туган тел аша бала үзенең әйләнә-тирәсендә булган җан ияләре ниндидер әйберләр, хәлләр турында беренче мәгълүматны ала. Үзенең якыннарын танырга, аларны башкалардан аерырга өйрәнә. Шул беренче мәгълүмат аның зиһенен, аңын формалаштыра.
“Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”, —
ди шагыйрь. Нәкъ менә туган тел аша кеше күп нәрсә белә, күп нәрсәгә өйрәнә. Милләтнең әхлакый нигезенә, мәдәниятенә, кеше тормышында иң төп роль-ләрне уйнаган, милләтне милләт иткән рухи хәзинәләрне кеше туган телендә сөйләргә өйрәнү белән бер үк вакытта үзләштерә. Бәхәскә биредә урын юк. Ләкин тормыш юлында без белгән-нәрдән белмәгәннәре күбрәк. Туган тел ярдәмендә “белгән” белән “белмәгән”, “беләсе бар” арасында үтеп чыга алмаслык тирән упкын ята. Туган тел ярдәмендә төзелгән белем бинасы-ның стеналарын төзеп, түбәсен ябасы бар. Бу олы төзелештә башка телләрнең дә ярдәме кирәк булачак. Ә хәзергә — бинаның нигезе турында сүз.
“Күп нәрсә белдем” дип әйтү, шул күп нәрсәне нәкъ менә туган тел аша белүне аңлар өчен баш миенең эшен җайга салырга, фикер йөртүгә өйрәнергә кирәк. Биредә инде туган телнең әһәмияте бәһаләп бетергесез, аны башка берни дә алыштыра алмый. Чөнки тел – акыл белән, фикер йөртү сәләте белән турыдан-туры бәйләнештә. Туган тел бу бәйләнештә һәр кеше өчен аерым урын алып тора. Тел белгечләренең һәм психологларның фәнни эзләнү-ләре төрле милләт кешеләренең хәтта дөньяга карашлары да аларның туган телләренең үзенчәлекләренә бәйле булуын исбат иткән. Тукай бу фәнни эз-ләнүләр нәтиҗәсен белмәгән, әлбәттә, ә шулай да баланың уйлау сәләте, аңлау дәрәҗәсе туган теле белән бәйле булуын башкача, үзенчә — шигъри калыпка салып күрсәтә. Нәкъ менә туган тел ярдәмендә бала кеч-кенәдән үк үзенең шатлыгын да, кайгысын да аңларга өйрәнә:
“И туган тел!
Һәрвакытта ярдәмең
берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
шатлыгым,
кайгым минем”, —
ди бу турыда шагыйрь.
Кешенең туган теле белән аның фикерләү сәләте, дөньяны аңлау мөмкинлеге тирән бәйләнештә булуыннан чыгып, ХVI гасырда ук яшәгән икенче бер бөек акыл иясе, педагогика фә-ненә нигез салучы Ян Амос Коменсий үзенең “Великая дидактика” китабында башлангыч мәктәптә балаларны бары тик туган телләрендә генә укыту кирәклеге турында язып калдырган. Беренче сыйныфтан алып өченче-дүртенчегә кадәр бала үз туган телендә генә укырга тиеш дигән.
Менә шулай, төрле гасырда һәм төрле җирдә яшәүләренә карамастан, ике бөек шәхеснең туган тел турындагы фикере бер-берсенә тап килә: бала нәкъ менә кечкенә вакытында, нәкъ менә туган тел ярдәмендә дөньяны танырга, яхшыны — яманнан, шатлыкны — кайгыдан, дөресне ялганнан аерырга өйрәнә.
Кешенең аңы, ис-акылы, фикерләү сәләтенең үсешендә туган телнең роле милләтнең тарихи байлыгын куллану мөмкинле-генә дә бәйле. Туган тел ярдәмендә бала үз халкының буыннан-буынга күчеп килгән тормыш тәҗрибәсен, тел-авыз иҗатында тупланган акылны, зирәклек үрнәкләрен, әнкәй-әбкәйләрнең әле бишектә чакта ук сөйләгән хикәятләре, әкиятләре, җырлан-ган җырлары аша үзләштерә:
“Иң элек бу тел белән әнкәм
бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм
хикәят сөйләгән”, —
дип яза шагыйрь арытаба. Бу рухи байлык әни-әтидән, әби-бабайдан балага күчеп, аның тормышка мөнәсәбәтен формалаштыра, чын мәгънәсендә шәхес булып үсәргә ярдәм итә.
Баланың уйлау сәләте, аның табигатьне һәм җәмгыятьне аңлау юллары ул сөйләшеп үскән туган теле төзелешенең үзенчәлеге нигезендә формалаша. Бер үк нәрсәне төрле телдә аралашкан кешеләр төрлечә аңлатуы мәгълүм. Тукайның үткен зиһененнән бу феномен да читтә калмый. Ул татар теленнән урыс теленә тәрҗемә итүнең төрле мисалларына укучының игътибарын җәлеп итү юлында “чыктым аркылы күпер” кебек башка бик күп мисаллар китерә. Тирә-юньдәге әйберләрне, хәлләрне төрле телдә сөйләгән кешеләрнең төрлечә аңлавы һәм аңлатуы нәтиҗәсендә, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү үтә авыр хәлгә әйләнә. Бер телдән икенчесенә тәрҗемә итүдән шигырьнең формасы да, эчтәлеге дә автор танымаслык һәм укучы аңламаслык хәлгә килүе — нәкъ менә шул телләрнең үзләренә генә хас үзенчәлеге булуын, ул телләрдә сөйләшкән кешеләрнең бер үк нәрсәләргә төрле карашта булуын исбатлый торган бер дәлил.
Бу хакта уйлаганда Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестеның урыс теленә тәрҗемәсе исемә төшә. Без үскән чорда балаларны дәвалауның үзенчәлекле ысулы очрый иде. Авырган баланы остабикә яисә мулла чакыртып өшкертә торганнар иде. Өшкерүне карап торганым бар. Мин бәләкәй чакта бер туганыбызның кечкенә улы авырган иде. Авылның ос-табикәсе баланың аркасын, аннары күкрәген йомшак җылы куллары белән сыпыра-сыпыра, үзенең догасын иреннәре белән йомшак кына төкергәндәй итеп, тыны белән аның күкрәгенә өреп керткән кебек итеп укырга кереште... Әбигә ышанудандырмы, аның моңлы тавыш белән матур итеп сузып укыган догасыннандырмы, күпмедер вакыт үтүгә бала тынычланып йоклап та китте. Берничә көннән бала савыгып, уйнап йөри башлады – чирнең үзенең үтеп китәр вакыты җиткәндерме, өшкерүнең файдасы тигәндерме, анык кына әйтү авыр. Хәер, әле сүз ул хакта түгел.
Абыстайның өшкерүендә чын мәгънәсендә авыруның битенә төкерү дигән нәрсә булмады, әлбәттә. Ә урыс телендә сөйләшеп үскән бала өчен татарлардагы өшкереп дәвалау повестьта менә ничек килеп чыккан: “... мулла и хальфа, пришедшие заговорить болезнь Галимы... прочитали “альхам”, затем, наклонив головы над ней: “Тьфу, тьфу!” — плюнули в ее лицо...”
Сөйләү системасы үзенчә корылган телдә сөйләшкән кешеләр бер үк нәрсәне төрлечә күз алдына китерә, төрлечә тасвирлый. Ничек кенә тәрҗемә итсәң дә, өшкерүнең чын мәгънәсен урыс баласына аңлатып булмый. Ә татар баласына, күреп үссә, әлбәттә, аны аңлатып тору да кирәкми. Чөнки ул бишектән үк шул тормыш-көнкүреш системасында яши һәм аның аңы, зиһене, фикерләү үзенчәлекләре шул шартларны сурәтләгән сүзләргә һәм җөмләләргә нигезләнгән. Һәр балага ул яшәгән дөнья туган теле ярдәмендә ачыла, шул тел ярдәмендә аның аңына сеңеп кала. Империяләр, дәүләтләр үзгәрә, җимерелә, юкка чыга. Ә безнең туган телебез яши бирә. Әйтик, безнең Русия күпме еллар патша кул астында, соңрак – совет дәүлә-те, аннан соң инде бүгенге дәү-ләткә әйләнде. Ә туган телебез, күп башка телләр кебек үк, актив яшәвен дәвам итә.
Бу уңайдан иң мөһиме — шуны үзләштерү кирәк: бүген балага табигать күренешләрен, нәфис әдәбиятны, яисә математик мәсьәләләрне чишү юлларын башлангыч сыйныфта туган телендә түгел, ә башка телдә аңлатырга тырышу тиешле нәтиҗәгә юлны авырлаштыра. Хисапка өйрәтүдә дә шул ук хәл. Әйтик, без балаларны кечкенәдән татар телендә, нәкъ татар теленә хас сөйләм төзелешенә нигезләнгән сүзләр тезмәсе ярдәмендә, мисал өчен, “өчтән бер” дип, ягъни өч алма-ның берсен алабыз дип өйрә-тәбез. Ә урыс телендә бу “одна треть”, ягъни “берәү өчтән” дип әйтелә, языла һәм укыла. “Өчтән бер” дип кечкенәдән үз теленең үзенчәлегенә яраклы рәвештә сөйләп өйрәнгән татар баласыннан беркөн килеп “берәү өч-тән” дип сөйләүне таләп итү, ә телләр арасында мондый аермалар бихисап, дөньяны бөтенләй икенче төрле итеп күзал-лауны таләп итү дигән сүз.
Биредә урыс телен татар теленә каршы кую уе юк миндә. Аллаһ сакласын. Бары шуны өстәп әйтәсем килә: бала үзенең туган телендә ул телнең грамматик кагыйдәләрен белмәс борын ук башкаларга аңлашы-лырлык итеп сөйләшә башлый. Шулай ук өч алманың берсен татар баласы кечкенәдән үк урыс телендәге кебек “одна треть” – “берәү өчтән” дип түгел, ә “өчтән бер” алма дип, арифметик кагыйдәләрне белмәс борын ук саннар белән татарларга аңлашыла торган итеп аралаша башлый. Аның акылы да, зиһене дә кагыйдәләрне ятлау нигезендә түгел, ә табигый рәвештә, үз милләтенең мәдәни һәм рухи мисаллары нигезендә формалаша. Тукай сүзен кулланып әйткәндә, бишектә чагында тыңланган әбкәсе-әнкәсе җырлаган җырларга, алар сөйләгән халык әкиятләренә, табышмак-әйтемнәргә тупланып, гасырлардан-гасырларга күчеп килгән татар мәдәнияте һәм татарның рухи үрнәкләрендә формалаша.
Әйтергә кирәк, бу — татар балаларына гына хас нәрсә түгел, әлбәттә. Шушы ук сүзләр бер үк дәрәҗәдә урыс балаларына да, башка милләтнеке-ләргә дә тулысынча кагыла. Әйтик, Пушкин үзенең тәрбиячесе Арина Родионовнаның әкиятләрен олы шагыйрь булып өлгергәч тә рәхмәт әйтеп искә ала. Проблема шунда — мәктәпнең беренче сыйныфына килгәч, балага башка милләт телендә өр-яңадан дөньяны тану, саннар, сүзләр куллану кагыйдәләрен өйрәтә башлаганда, төрле балада төрлечә, әлбәттә, ләкин барыбер авырлыклар килеп туа.
Ничек кенә булмасын, баланы туган теленнән аерып, икенче телгә күчерү аның аңына да, фикер йөртү мөмкинлек-ләренә дә бәйле. Алай гына да түгел. Тел — кешеләр белән аралашу юлында иң кирәкле корал. Ә кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы — ул җәм-гыятьнең нигезе. Шуңа күрә дә җәмгыятьтә таркалу (без бу турыда сөйләсәк-сөйләмәсәк тә, язсак-язмасак та) телләр мөнәсәбәтенә үзгәрешләр кертә, нигезен җимерә, ә телләр арасындагы мөнәсәбәт җәмгыять-тәге кризис, таркалу хәлләрен тагын да кискенләштерә.
Бу турыда, төрле сәбәпләр аркасында бик сөйләп барырга тырышмасалар да, тарихчылар яхшы белә. Алар арасында безнең заманда иң танылганнарының берсе Тойнби, җирдә төрле вакытта яшәгән һәм таркалып, юкка чыккан империя-ләрнең тарихын тирәнтен өйрә-неп, бу таркалу процессының тел-аралашу процессына бәйле булуын исбат итеп, менә нәрсә ди: “...человек в критических обстоятельствах возвращается к своему родному языку, очень быстро позабыв тот, которому его долго и тщательно учили и которым он ранее широко пользовался”. Татар халкының бүген кай төбәктә яшәвенә карамастан, үзенең туган теленә кайтырга тырышуы, өйдә дә, урамда да, хәтта эштә дә туган телендә сөйләшергә тырышуы, аны дәүләт тарафыннан да саклауга юнәлтелгән чаралар башкаруга тырышуы менә шул, Тойнби әйткәнчә, халыкның ил язмышында туган, үз язмышында туган “критические обстоятельства”ларны тою нәтиҗәсе дип аңлыйм мин. Бу “критические обстоятельства”, үз чиратында, илебездә барган социаль таркалу нәтиҗәседер, мөгаен. Тойнби дә бит нәкъ шул турыда яза: “...процесс социального распада сопровождается двумя характерными лингвистическими процессами: во-первых, родной язык некоторых общин или некоторых стран вытесняется..., во-вторых, некоторые из этих агрессивных языков... стремятся вытеснять местный язык простонародья...” Тойнби бик катлаулы тарихи хәл-вакыйгаларны тасвирлап яза. Бу минем әлеге мәкаләмә турыдан-туры бәйләнмәгән. Мин бары тик төрле тарихи чорда яшәп, төрле белем өлкәсендә иҗат иткән бөек шәхесләрнең бер мәсьәләгә карашларын — туган телгә бәйле фи-керләрен сызык өстенә алдым.
* * *
Күрәсең, Тукай әле шул вакытта ук туган тел мәсьәләсе вакыт үтү белән катлаулана һәм кискенләшә барачагын тойгандыр. Афәтне алдан күрә белү — бөек акыл ияләренә хас тагын бер сыйфат.
Бүгенге галимнәрнең фараз итүенчә, әлеге чорда планетада һәр ике атна саен бер тел югала икән; әгәр бу хәл арытаба да шул тизлектә барса, әлеге көндә җирдә яшәп килүче 6800 телнең йөз елдан соң нибары өч меңе торып калу куркынычы бар.
Иманым камил, алар арасында татар теле, һичшиксез, булыр. Тик моның өчен гасырлардан-гасырларга күчеп килгән рухи байлыгыбызны саклап калу һәм үстерүне һәркем үзенең тарихи бурычы итеп аңларга тиеш.