Барлык яңалыклар
Милләт
7 Май , 22:00

Танкка ут капкан...

Башкала урамында бүген гадәттән тыш хәл булган.

Башкала урамында бүген гадәттән тыш хәл булган.
Бүген, 7 майда, Уфаның Октябрь проспектында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад репетициясе узды. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, танкларның берсе шәһәр Советы бинасы каршыннан узып киткәч, техникага ут капкан.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, танк корпусына ягулык аккан һәм ул юлда янып киткән. Водитель коткаручылар килгәнче ут-ялкынны мөстәкыйль рәвештә сүндергән.
Әмма урынга килгән янгын сүндерүчеләр техниканы тулысынча хәвефсез итү өчен су сиптереп, ягулыкны юып төшергәннәр.