+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
20 Май 2021, 12:05

Түрдән уз, бәлеш!

Нефтекамада Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында “Кызыл таң” гәзите белән берлектә милли ризыгыбыз бәйрәме үтте.Сез бәлеш яратасызмы? Без дә! Үзләренең бу ризыкка булган хөрмәтен нефтекамалылар “Бәлеш бәйрәме”ндә күрсәтте. Озакка сузылган тыюлардан соң халык бәйрәмгә бик сусаган иде. Шуңа да ниндидер ятрак чара үткәрәсе килеп, “кул кычытып” торганда Бүздәктә үткән “Бәлешфест” бәйрәме турында мәкалә күзгә чалынды. Туктале, ә нигә үзебездә дә шундый бәйрәм үткәрмәскә?Үткәрәбез! Республикада әлеге проектның авторы Альбина Хәлиуллина белән сөйләшеп, ризалык алганнан соң, бәйрәмгә әзерлек башланды. Шәһәр хакимияте һәм мәдәният бүлеге беренче тапкыр үткәреләчәк мавыктыргыч бәйрәмгә фатихасын бирде.

Нефтекамада Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында “Кызыл таң” гәзите белән берлектә милли ризыгыбыз бәйрәме үтте.

Сез бәлеш яратасызмы? Без дә! Үзләренең бу ризыкка булган хөрмәтен нефтекамалылар “Бәлеш бәйрәме”ндә күрсәтте. Озакка сузылган тыюлардан соң халык бәйрәмгә бик сусаган иде. Шуңа да ниндидер ятрак чара үткәрәсе килеп, “кул кычытып” торганда Бүздәктә үткән “Бәлешфест” бәйрәме турында мәкалә күзгә чалынды. Туктале, ә нигә үзебездә дә шундый бәйрәм үткәрмәскә?

Үткәрәбез! Республикада әлеге проектның авторы Альбина Хәлиуллина белән сөйләшеп, ризалык алганнан соң, бәйрәмгә әзерлек башланды. Шәһәр хакимияте һәм мәдәният бүлеге беренче тапкыр үткәреләчәк мавыктыргыч бәйрәмгә фатихасын бирде.

Тагын бер “мөгез чыгарырга” булдык: бәйрәмне залда түгел, ә ачык һавада, шәһәрнең иң ямьле урыннарының берсе – Якты күл буенда үткәрергә карар кылдык. Киттек! Безгә ниләр кирәк булачак? Артистлар! Аларга Нефтекамада кытлык буламы соң инде? Бездә татарча гына түгел, француз, итальян телләрендә дә рәхәт­ләнеп концерт бирә алырдай җырчылар бар. Филармониянең татар төркеме артистлары Чулпан Гафурҗанова, Нәфис Нига­мәев, Фидан Сәхип­гәрәевлар атлыгып килеп тә җитте. Аларсыз булмый, алар бәйрәмнең мәртәбәсен бишләтә күтәреп җибәрә! Курайчы Идел Искужин кураен тартып җибәрсә, аның моңнарына кушылып, Урал тауларын, республика киңлекләрен бер урап кайтасың! Башкортстанда яшибез бит – димәк, тугандаш халыклар җыр-моңнары да мотлак бәйрәмнең күрке булырга тиеш! Бу яклап Владимир Габедов, Ләйсән Әхмәто­ва чараны бизәделәр.

Дамир Арсланов җитәкләгән машиналар төзү колледжының “Ихлас” җыр ансамбле, шул ук колледжның атказанган мәдә­ни­ят хезмәткәре Павел Сайранов җитәкләгән “Сюрприз” бию ансамбле коллектив­ларының чыгышы, чыннан да, халыкка сюрприз булды. Шулай ук үзләренең башкорт биюләре белән “Жасмин” төркеме чыгыш ясарга вәгъдә бирде. Композитор һәм башкаручы Данил Хуҗин, татар дөнья­сының активисты Фәридә Минә­җева, шәһәрнең өлкән яшьтәге кызларын һәм егет­ләрен бер­ләштерүче “Ак калфак энҗе­ләре”, “Яшь йөрәк­ләр” фольклор коллективлары да бәйрәмдә катнашырга теләк белдерде.

Ә инде бәйрәмгә тавыш режиссеры булып татар җанлы Ленар Әхмәтҗанов киләчәген белгәч, мин тәмам тынычландым — Ленар булган җирдә чара 100 процент уңыш белән үтәчәк. Кем соң әле ул Ленар Әхмәтҗанов, исеме бигрәк таныш, дигән уй башыгызны бораулыймы? Әйе, танылган Ленарыбыз нәкъ үзе — “Голос” тапшыруында җиңгән Яна Габбасованың укытучысы! Әле үзе генә дә түгел, үзендә шө­гыль­ләнүче егетләр Рамил Әхкәмов белән Илназ Камалетдиновны да алып килергә вәгъдә бирде.
Артистлар белән булды бугай. Алып баручылар кирәк! Татарча чараны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Әб­делманова һәм Рөстәм Нуртдиновтан да яхшырак алып баручы булмас. Икесеннән дә ризалык алдым, Аллаһның рәхмәте яугырлары!

Тәәәк, хәзер балалар өчен уеннар кирәк булачак. Шәһәрнең спорт комитеты рәисе Назар Шәях­мәтов үтенечебезне кире какмый, берсүзсез ризалашты. Эх, ямьле бәйрәм булачак! Бә­лешләп, чәй­ләп... Чәй дигәннән, бәлки, самавырлар белән чәй дә куяргадыр? Көн салкын булса, чәйли-чәйли җылынырбыз! “Самавырлар патша­бикәсе”, “Истоки” этно-музее хуҗабикәсе Рәмзилә Акмаловага шалтыратам.

— Мин, күргәзмә ясап, коллек­циядәге берничә самавырны алып чыгам. Ничек инде мондый чарада катнашмыйм? — ди ул. Эй, рәхәт тә инде шундый кешеләр белән эшләве!
Тәәәк, җылы чәй кирәк... “Антиквар” кибете хуҗасы Альберт Хариповка шалтыратам.
— Әлбәттә, чыгам! Халык кайда — мин шунда! — ди Альберт, сөйләп бетергәнне дә көтмичә, һәм яңа идеяләре белән күмеп ташлый.
— Барысын да үзебез әзер­либез!
“Без” диюе — уң кулы, хатыны Гөлнара Рим кызын күз уңында тотуы.
Тәәәк, чәй хәл ителде. Рәхәт­лә­неп, бәлешләп, чәйләп, баллап дигәндәй... Баллап? Тукта, әллә чәй янына бал да зыян итмәс! Шикләнебрәк кенә Краснокама районы Умартачылар берлеге җитәк­чесе Салават Миңнемөхәммәтовка шалтыратам. Ни дисәң дә, бал бәйрәмдә бушлай сыйлый торган продукт түгел, бәясе бар.
— Бал, дисеңме? — Салават Тәвис улы пауза ясап алды. — Ә нигә сыйламаска? Рамазан ае бит!
Бу кешеләргә тагы ни әйтәсең? Чараларны үткәре­шергә риза бул­ган мондый активистларыбыз алдында баш иясе генә кала!
Булды бугай. “Бәлеш бәй­рәме үтәчәк” дип, инде социаль чел­тәрләр тулган. Мәгълүматны ачыклап, әле тегесе, әле монысы шалтырата, катнашучылар күп булачак, димәк.

Шөкер, безгә хәзер бүләкләр кирәк булачак. Бүләксез нинди бәйрәм инде ул? Иң тәүдә ышанычлы иганәчеләремә, “Кызыл таң”­ның бәйрәмнәрен үткәрә-үткәрә инде күптән якын дусларым булып беткән спонсорларым — “Мир ковров” кибете директоры Әминә Гыйззәтовага, шәхси эшкуар Халидә Суфияновага шалтыратам.
— Биш пледны хет хәзер килеп ал! Ничек булышмыйм инде?! Әле мин бәлеш тә пешереп алып чыгачакмын! — ди Әминә Закирҗан кызы.

— Булышам, ничек инде мондый бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм­ләшмисең?! “Кызыл таң”ны яратып укыйбыз бит! Кызыма да әйтермен, ул да ярдәм итәр, — дип, Халидә ханым шундук проблеманы хәл итеп тә куйды. Рәхмәт инде, һәрвакыт таянган спонсорларым! Татар җанлы, дусларым!

Шәһәрнең “Без” татар театры җитәкчесе Илмира Әлетдинова белән сөйләшәбез, эшнең бүләкләргә барып терәлгәнен белгәч, “Спонсорларны мин дә эзләшермен, көяләнмә!” — ди ул. Үзе спектакль­ләр куйган кеше аларны табуның ничек авыр икәнен белә инде, шуңа да тизрәк ярдәмгә ашыга.

Мин “Варяг” кибете директоры, шәһәрнең Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Олег Гарифуллинга шалтыратам: шундый-шундый хәлләр иде бит әле...
— Мин әле шәһәрдә түгел, әмма спорт уеннарына призлар белән булышачакмын, монысын үз өстемә алам! — ди ул.

Олегны шәһәрдә “тимер кеше” диләр. Спортта төрле рекордлар куя ул. Аның сүзләре дә шулай — тимер кебек ныклы. Әйттеме — димәк, эшләячәк! Кичен мин Олег Сабит улы күчергән акчага бала-чага ярата торган татлы призлар, уенчыклар алдым. Иии, сабыйлар сөенсен әле! Рәхмәт инде, Олег!
Бер-ике көн дә үтми, Илмира Минияр кызы шалтырата: “Спонсорлар таптым. Безнең бәй­рәмгә ярдәм итәргә ризалар!” Кызык ул Илмира, ураган, гарасат белән бер ул, аның тик торганын күрмәссең, һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт нидер майтара, елына
ничә спектакль чыгара торгандыр?! Менә әле Татар мәдәнияте айлыгыннан да читтә калмый, ашкынып оештырышып, ярдәмләшеп йөри. Андый кеше­ләргә — әфарин!
Шәһәрдә мондый бәйрәм үтүе депутатларга да кызык тоелды бугай, барысы да аның белән бик кызыксынды. Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәй­хет­динов, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Руслан Шаяпов, шәһәр Советы депутатлары Фәһим Низамов, Владимир Белоглазов, “Урал” җәм­гыяте директоры Рәфил Мәү­лиев, “Нефтекама НТК җәм­гыяте” директоры Илнур Камалов, “Планета одежды и обуви” кибете директоры Код­рәтулла Хәсәнов бәйрәмне приз­лар белән тәэмин иттеләр.
Һәм менә бәйрәм көне! Шә­һәр­нең Мәдәният үзәге рәссамы Ришат Нуртдинов белән таң сарысыннан баннерларны урнаштырабыз. Полиция хезмәткәр­ләре бәйрәм үтәчәк территорияне эт белән тикшереп чыга — хәвефсезлек беренче урында! Электр чел­тәрләре хезмәт­кәрләре килеп җитте, баганадагы электр аласы ноктаны кабызып, кулыма 50 метрлы барабан тоттырып киттеләр, кирәк җиргә кадәр сузарга җитәчәк. Көн болытлап тора, инде йөзен­че кат Ходайга мөрәҗәгать итәм: яңгырыңны яудырмый гына тор инде, зинһар!!!

Якты күл машиналар төзү колледжына якын. Аның директоры, “Кызыл таң”ның дусты Рәдүс Әхмәтшин өстәлләр бирергә ризалашты. Директор­ның хуҗалык буенча урынбасары Фидаил Мухаев аларны тиз генә ташытып, урнаштырып та куйды.

Берникадәр вакыт үтүгә, өс­тәлләрне шәһәр халкы пешереп алып килгән бәлешләр ямьли башлады. Катнашучылар арасында оешмалар да, шәхси пешекчеләр дә бик күп. “Гранд”, “Зодиак”, “Тәм­ле” җәм­гыять­ләренең өстәллә­ре күзнең явын алырлык. Мәктәп­ләр, балалар бакчалары, колледж-техникумнар — барысының да өс­тәлләре матур итеп бизәлгән. Чыдап булмый, бәлеш исе борынны кытыклый! Тик әле жюри бәя­ләми торып, үрелеп булмый! Жюри рәисе, Нефтекама күп­про­фильле колледж директоры Рамил Харрасовка, мәгариф идарәсе начальнигы Рөстәм Уразаевка, Балалар иҗат сарае директоры Әдил Нәбиуллинга, машиналар төзү колледжы мас­теры Гөлнара Нуртдиновага, шәһәр хакимия­тенең мәгълүмат-аналитика бүлеге белгече Регина Сәето­вага шәп лә ул, кырыкка якын бәлешне бе­рәм-берәм авыз итәләр. Мммммм!
...Халык рәхәтләнеп концерт карый, алып баручылар белән бергәләп, ризык сүзләре кергән мәкальләрне, җырларны барлый, табышмаклар чишә. Балалар төрле уеннарда катнашыр өчен чират баскан. “Октавские бабушки” төр­кеме халыкны ачык һавада зарядка ясауга җәлеп итә. Самавырлар янында халык баллап чәй эчә. Күл буе гөр килеп тора!

Менә жюри дә эшен тәмам­лады.

— Бәлеш дигәч, авызлар үзен­нән-үзе ачыла инде. Халкы­бызның иң мәртәбәле, иң ярат­кан ризыгы бит ул. Аның белән элек-электән иң кадерле кунакларны сыйлаганнар. Бәлешнең ниндие генә юк безнең халыкта! Әле дә менә баланныкын да, ит белән бәрәң­генекен дә, кабакныкын да, дөге белән йөзем­лесен дә, зурысын да, вак бә­лешен дә авыз иттек. Оста безнең халык! Катна­шучылар­ның барысы да уңган, шуңа безгә җиңүчеләрне бәяләү бер дә җи­ңелдән булмады, — диде жюри рәисе Рамил Рәшит улы.

Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсына бүләкләр, диплом тапшырылды. Ә Гран-прига Флорида Борһанетдинова лаек булды. Аның бәлеше иң тәмлесе, иң кайнары дип табылды. Салкын көндә, күл буенда эссе килеш ничек тотты микән бәлешен Флорида Фатыйх кызы? Монысы безгә сер булып калды.

Башкортстанда Сәламәт һәм озын гомерлелек елына багышланган, Халыкара фольклориаданы каршылап үткә­релгән “Кече фольклориада. “Бәлеш­фест” бәйрәме тәмам! Тик халык таралырга һич ашыкмый. Ленар Рәис улы янына, микрофон сорап, әле бер, әле икенчесе йөгереп килә. Рәхмәт сүзләре дә әйтәләр, шигырь сөйләргә, җырларга теләүчеләр дә халык арасында күп! Шушы мисал гына да халыкка мондый бәй­рәмнәрнең никадәр кирәк булуы турында ачык сөйли. Димәк, “Кызыл таң” дөрес юлда! Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров та бит чиновникларга: “Халык арасына чыгыгыз!” — ди. Ә без халык белән, ха­лыкның нинди уйлар, теләк­ләр белән яшәвен белеп-күреп торабыз, тормышларын, көнкү­решләрен яктыртабыз.

Бәйрәм тәмам. Әмма аның янә әйләнеп кайтырына шигебез юк нефтекамалыларның активлыгына караганда, ул традицион булырга охшап тора. Амин, шулай булсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.
Читайте нас: