+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
28 Май 2021, 15:10

Туган телеңне бел, башкаларын да хөрмәт ит!

Чакмагыш районының Рапат авылыннан Илмир Миңнекәев ат чабышыннан соң татарча интервью бирүе белән танылды.

Чакмагыш районының Рапат авылыннан Илмир Миңнекәев ат чабышыннан соң татарча интервью бирүе белән танылды.

Бу интервью бөтен дөньяга таралып, егетне танытты.

Илмир Миңнекәевтан хисләрен уртаклашуны сорагач, егет татарча сөйли. Журналист шуны ук урысча да әйтүне сорагач, Илмир: "Урысча сөйли белмим, берәр ничек татарчадан күчерерсез инде", - дип җавап бирә.

24 яшьлек Илмир авылда яши, фермерлык белән шөгыльләнә, мал-туар үстереп сата, техника белән кызыксына. Ул үзе татар авылында яшәсә дә, тормышта азмы-күпме урысча белү кирәк дип саный.

"Башкортстанда һәм Татарстанда туган телдә генә сөйләшеп яшәп булмыйдыр. Мисал өчен, минем малны төрле яклардан килеп сатып алалар. Шулай ук шәһәргә, чит районнарга барсам да урысча сөйләшергә туры килә. Шәһәрдә урысча белү кирәк. Ә болай инде урысчасыз да яшәп буладыр. Минем журналистка урысча җавап бирмәвем һич кенә дә телне белмәүдән түгел, ул вакытта чабыштан соң хәлем беткән иде, урысча да сөйләрсең дип, беркем алдан кисәтмәде, шуңа да бераз югалып калдым", - дигән Миңнекәев "Азатлык"ка.

"Безне мәктәптә татарчага да, башкортчага да, урысчага да, инглизчәгә дә укыттылар. Урысча сөйләшергә армиягә баргач, яхшылап өйрәндем. Ерак Көнчыгышта Уссурийскида хезмәт иттем. Анда төрле милләт вәкилләре булды. Анда, урыслардан тыш, тывалар, марилар, Дагстаннан егетләр булды. Башкортстаннан гына 50 кеше киттек һәм алар белән татарча сөйләшергә тырыштык, ротныйлар, әлбәттә, моны бик өнәп бетермәде, татар телендә сөйләшкән өчен нарядларга да куйдылар. Шунда урысчаны яхшылап өйрәндем", - дип тә өстәгән.

Фото: матбугат.ру
Читайте нас: