+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
29 Май 2021, 19:22

Милли басмаларга битараф булмыйк!

Күптән түгел “Кызыл таң”да журналист Олег Төхвәтуллинның милли басмаларының язмышы, вакытлы матбугатка язылуны оештырудагы проблемалар турында язмасы дөнья күргән иде. Журналистның “Куен дәфтәреннән” рубрикасы белән бирелгән мәкаләсен укыгач бик озак уйланып, борчылып йөрдем дә, кулыма каләм алып, авторның уйлану-фикерләренә теләктәшлек, үземнең карашымны да белдерергә уйладым. Милли басмаларга битараф булмыйк!

Күптән түгел “Кызыл таң”да журналист Олег Төхвәтуллинның милли басмаларының язмышы, вакытлы матбугатка язылуны оештырудагы проблемалар турында язмасы дөнья күргән иде. Журналистның “Куен дәфтәреннән” рубрикасы белән бирелгән мәкаләсен укыгач бик озак уйланып, борчылып йөрдем дә, кулыма каләм алып, авторның уйлану-фикерләренә теләктәшлек, үземнең карашымны да белдерергә уйладым. Милли басмаларга битараф булмыйк!
Минемчә, җәмгыятьтә милли басмаларның бүгенге һәм киләчәк язмышы билгесезлек шартларында калган икән, беренче чиратта, мәсьәләгә дәүләт игътибар итәргә тиеш. Һәр халык үзенең туган телендә яраткан гәзит-журнал алдырырга хокуклы. Бәлки, милли басма язмышы турында уйлаганда, бурычлыдыр да әле. Матбугатны яклау турындагы законнар кабул итү дә депутатлардан тора бит.
Кызганычка каршы, нинди милләттән булса да, депутатлар арасында милли басмаларның хәле, язмышы турында борчылып, үз фикерен белдергәннәрен күргәнем юк әлегә. Сайлау кампаниясе җитә башласа, яисә башкарган эшләрен күрсәтергә кирәк булганда гына депутатлар гәзитләр тирәсендә “бөтерелә” башлый. Депутатлар халык, сайлаучылар белән очрашканда да вакытлы матбугатның милләт яшәвенең нигезен тәшкил итүе турында әйтә ала бит. Безнең халык аралашканны, фикер алышканны һәм бәхәсләшкәнне дөрес кабул итә белә, дип уйлыйм. Гәзитне халыкны власть органнары белән тоташтыручы “идеологик күпер” дип кабул итәбез. Милли басмаларның иртәгәсе язмышы да билгесезлектә кала икән, ул “күпер” дә өзелә дигән сүз. Дөрес, Интернет челтәре, социаль сайтлар бар. Әмма алар гәзиттән ерак тора әлегә. Чөнки, сер түгел, вакытлы матбугатны күбрәк авыл җирендә урта һәм өлкән яшьтәгеләр алдыра. Аларга интернет әлегә ят нәрсә. Кешеләр һаман да кулга тотып укый торган гәзиткә өстенлек бирә. Яңалык түгел, шулай да тагын бар тәкъдимем белән уртаклашырга телим.
Милли басмаларны алдыру кирәклеге турында халыкка да ныграк аңлатырга кирәк. Мәдәният учакларында, мәчетләрдә һәм мәктәпләрдә кешеләр белән ешрак очрашулар оештырырга, анда вакытлы матбугатның тормышыбыздагы роле турында күбрәк сөйләргә кирәк. Журналистның язмасы, мөгаен, мине генә түгел, бик күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Олег Төхвәтуллин телгә алган авыл нәкъ безнең 350 йортлы Кәпәй-Кобау авылы кебек икән. Ул — Бүздәк районында татарлар яшәгән иң зур авылларның берсе. Шушы зур авылда мин берүзем (!) “Кызыл таң” гәзитен алдырам. Оят түгелмени: урындагы мәктәп директоры да, татар теле укытучысы да үз телебездә чыккан гәзит-журналларны алдырмый. Кызганыч хәл, иң зур татар авылларының берсендә балалар урамда үзләренең туган телендә аралашмый. Мәктәптә гел урыс телендә сөйләшүләре аңлашыла. Ә урамда әти-әниләре белән ни өчен туган телендә түгел? Туган телебезне ярату кайдан башланырга тиеш?
Мине, пенсиядәге укытучыны, мондый хәл кемгә караганда да күбрәк борчый. Төп фикерем шундый: милли басмаларны саклап калырга телибез икән, гәзит-журналларга язылу кампаниясендә республика җитәкчелеге дә катгый таләп куярга тиеш, ягъни, беренче чиратта, барлык хуҗалык-предприятиеләр, оешмалар, авыл советлары, мәдәният учаклары да республика Хөкүмәте органы булган басмаларга мотлак рәвештә язылырга тиеш. Ә мәктәпләрдә балалар бакчаларында тәрбиячеләр, ата-аналар белән эш алып барырга кирәк. Теле “әттә-әннә” дип ачылган бала нишләп әле үзенең туган теленнән баш тартырга, аны өйрәнмәскә тиеш? Бу хәлгә почта хезмәткәрләре дә, мәктәпләр дә гаепле түгел, ә ата-ананың битарафлыгы сәбәпче. “Әллүки” — татар телендә нәшер ителүче балалар журналы. Бу басманы яратып, кызыксынып укыган сабыйларны үземнең дә күргәнем булды. Әмма алар бик аз. Үз баласын кечкенәдән үк туган телендә укырга, сөйләшергә өйрәтүче дә әти һәм әни бит! Димәк, яратып укырдай журналны да үз балаларына әти-әниләре яздырырга тиеш. Аннары малайлар һәм кызларның үзләрен дә, мәсәлән, “Әллүки” белән якыннанрак дуслаштырырга булыр иде. Балалар арасында талантлар аз түгел. Балаларның иҗат җимешләрен журнал битендә күбрәк бирү дә укучылар санын арттырырга ярдәм итәр иде дип уйлыйм. Әгәр киләчәк буынны милли җанлы, үзенең туган җирен, Ватанын яратучы балалар итеп тәрбияләргә телибез икән, әлбәттә, бу эшне милли басмалардан башка күз алдына китереп булмый.
Рәсимә Хөсәенова (Габдуллина),
90 яшьлек педагогика ветераны.
Бүздәк районы.
Читайте нас: