Барлык яңалыклар
Милләт
4 июнь , 14:33

Сабантуй сөлгеләре

“Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте”дагы төркемендә (https://vk.com/kiziltan102) “Сабантуй сөлгесе” флешмобы кызганнан-кыза бара.

“Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте”дагы төркемендә (https://vk.com/kiziltan102) “Сабантуй сөлгесе” флешмобы кызганнан-кыза бара.
Туймазы районының Гафур авылыннан Рәзилә Хәлфина #Сабантуйсөлгесе флешмобына Уфа районының Әсән авылында яшәүче әнисе Гайнуллина Нәсимә Мөгаллим кызы чиккән сөлгеләренең фотоларын җибәргән.
“Әнкәй кул эшләренә бик оста булды. Яшь чагыннан ук челтәрләр, мендәр япмалары, скатертьлар бәйләгән. Ул чиккән сөлгеләренең исәбен үзе дә белми. Кайдадыр барып, матур бизәкләр күреп кайтса, аларны да тизрәк чигә иде. Ул чиккән сөлгеләр сабантуйларда бүген дә мактаулы урыннар яулый. Бик оста тегүче дә булып, күп авылдашларын матур күлмәкләр тегеп куандырды.
Миннән бер яшькә генә кече сеңлем Резеда белән икебезгә бертөрле күлмәкләр тегеп кидереп, игезәкләр кебек йөртте. Без бәләкәй чакта ап-ак мендәр тышлары, ак тәрәзә пәрдәләре – барысы да чигүле иде. Бу сөлгеләр миндә саклана. Кече кызым Энҗе аларны Татарстанга да алып барып, Биләрдә булган “Сәләт” лагеренда да күрсәтеп кайтты. Хәзер әнкәебезгә 85 яшь инде. Аңа ныклы сәламәтлек һәм бәхетле катдык телибез”, – дип язган ул.
Үзегездә сакланган сабантуй сөлгеләрен сез дә, истәлекләрегезне яңартып, 89964019036 вацап номерына җибәрә аласыз.
Рәзилә Хәлфина фотосы.