+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 июнь 2021, 11:30

Җилферди чиккән сөлгеләр, бүләкләр — күбебездә!

Узган ялларда күп районнарда сабантуйлар үтте.

Узган ялларда күп районнарда сабантуйлар үтте.
Стәрлетамак районында сабантуй 12 июньдә үтте. Быел бәйрәмне һәммәсе дә шатланып каршы алды. Стәрлетамаклыларның горурланырлык казанышлары җитәрлек. Берничә дистә ел дәвамында ул Башкортстанның икмәк белән тәэмин итү төбәге булып тора — биредә бөртекле һәм кузаклы культуралардан иң зур уңыш алалар. Узган сезонда 230 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.
Район терлекчеләре ит (икенче урын) һәм сөт (бишенче урын) җитештерү буенча республика рейтингларында алдынгы позицияләрне саклап кала.
Районда эшкуарлык та актив үсешә, торак төзелеше дә кызу темплар белән бара: муниципалитетлар рейтингында бу күр­сәткеч буенча Стәрлетамак районы — алтынчы, ә торак тапшыру күрсәт­кече буенча 1 мең кешегә исәп­ләгәндә икенче урында.
Авылларны төзекләндерүне дә онытмыйлар биредә. Торак пункт­ларның эстетика елы йомгаклары буенча Стәрлетамак районы Башкортстан Республикасында иң яхшысы булды, шулай ук “Социаль челтәрләрдә иң яхшы видео” номинациясендә беренче урынны алды.
Район социаль-мәдәни өлкәдә дә шактый уңышларга ирешә. Саннар үзләре үк сөйли: “Башкорт теле елы” кысаларында — I дәрәҗә диплом, “Иң яхшы яшьләр муниципалитеты”, “ГТО комплексын иң яхшы гамәлгә ашыру”, “Яшьләр белән физкультура-киңкүләм эшне иң яхшы оештыру”, “Волонтерлыкка ярдәм итүнең иң яхшы муниципаль тәҗрибәсе”, “Яшь гаилә” клубларын үстерүнең иң яхшы тәҗрибәсе”, “Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы мәгълүмат хезмәттәшлеген оештыру”, “Русия муниципаль архивлары арасында иң яхшы Интернет-проект” бәйгеләрендә — беренче урын, “Тавыш бирүче муниципалитет”та — икенче урын, “Җиңү салюты” республика фестиваленең I дәрәҗә лауреаты, “Яңа буын” ачык талантлар конкурсының Гран-при иясе, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәләре арасындагы конкурсның I дәрәҗә лауреаты, “Аек авыл” конкурсында — җиңүче һәм бу исемлекне озак дәвам итәргә була.
Халык бәйрәме быел да традиция буенча Бүреказган авылы яланында үтте. Этношәһәрчектә районның барлык милли-мәдәни үзәкләре (урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, украин, казахлар) үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, милли кәсепләрен һәм аш-суларын тәкъдим итте. Сабантуйда беренче тапкыр игенчелек тарихы мәй­данчыгы булдырылды.
Район халкы, игелекле, кунакчыл хуҗалар буларак, җыелучыларны да кайнар пылау һәм хуш исле чәй эчәргә табынга чакырды. Фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары “Милли кухня” мәйданчыгында дегустация өчен үз продукциясен тәкъдим итте. Халык уеннары, спорт ярышлары һәм, әлбәттә, ат чабышлары зур кызыксыну уятты.
Профессиональ һәм үзешчән артистларның чыгышлары, матур җырлары һәм дәртле биюләре бәйрәмне бизәде. Аттракционнар, ретро автомобильләр күргәзмәсе, йорт хайваннары зоопаркы бәйрәмгә килгән балалар өчен аеруча кызыклы булды. Кыскасы, бәйрәм һәркем күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырырлык итеп оештырылды.
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.
Читайте нас: