-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
12 июль 2021, 16:09

Их, бәйрәм итте дә соң тәкәрлеклеләр!

Узган шимбәдә Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы халкы зур бәйрәм - туган авылларының 270 еллык юбилеен билгеләде.

Их, бәйрәм итте дә соң тәкәрлеклеләр!
Их, бәйрәм итте дә соң тәкәрлеклеләр!

Узган шимбәдә Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы халкы зур бәйрәм - туган авылларының 270 еллык юбилеен билгеләде.

Тәкәрлек авылының юбилее киң колач белән узды. Аңа республикабызның гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар - тамырлары белән шушы бәрәкәтле җирдән булган шәхесләр кайтты.

Бәйрәм сабантуй форматында узды. Анда көянтә белән су ташуда да, гер күтәрүдә дә, чүлмәк ватуда да - җаның теләгән һәр уенда катнашырга мөмкинлек булдырылды. Бәйгеләрнең җиңүчеләренә дә, җиңелүчеләренә дә бүләкләр тапшырылды. Бер сүз белән әйткәндә, яше-карты бәйрәмдә кинәнеп күңел ачты.

Туган авылының зур юбилее көнендә аның данлы улы - каләмдәшебез, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Кызыл таң" гәзите ветераны Равил Карамовка "Дүртөйле районының шәрәфле шәхесе" дигән исем бирелде. Әлеге мактаулы танытманы аңа Дүртөйле районы хакимиятие башлыгы Риф Йосыпов тапшырды.

Равил Карам улының шатлыгын без дә уртаклашабыз. Аңа ныклы сәламәтлек, иҗади илһам юлдаш булсын! 270 еллык юбилеен күркәм итеп билгеләгән Тәкәрлек авылының да киләчәге матур булыр дип ышанабыз.

Фото: vk.com/yusupovrif

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: