+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
5 август 2021, 14:30

"Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр..."

Туймазы районының Төмәнәк авылы янында ачык һавада урнашкан «Бабай утары» тарихи-мәдәни музей комплексында биш көн дәвамында агачтан эшләнгән сыннар фестивале узды.

"Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр..."
"Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр..."
 Фестивальдә Башкортстаннан һәм якын 12 төбәктән 19 сынчы үз көчләрен сынап карады.

Ярышның төп максаты булып татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, пропагандалау иде. Төп оештыручылар - Русия татар авыллары ассоциясиясе рәисе Фәнир Галимов, БТК һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге.

Агач сыннарны бишь наминациядә чагыштырдылар: осталык, композиция, четереклелек һәм гомум композиция бөтенлеге.

Ярышчыларга фестивальнең бүләк фонды да өстәмә көч биреп торды: беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга -50 мең һәм тамашачылар мәхәббәте номинациясендә – 30мең.

Сынчыларга Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибрагимов, Башкортстан педагогия университеты художество-графика бүлеге укытучысы Алик Азнабаев һәм Русия журналистлар бүлеге әгъзасы, рәссам Рузил Имамов бәя бирде.

Фестивальдә катнашучы барлык сынчылар туган якларына БТК дипломнары, рәхмәт хатлары һәм кыммәтле бүләкләр алып кайтып китте.

Бу матур үрнәк халкыбызның сынлы сәнгать өлкәсендә лаеклы урын алырлык кул осталары булуын тагын бер тапкыр исбат итте.

Фото:  Рузил ИМАМОВ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: