-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
2 октябрь 2021, 18:40

Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл булырмы?

Җәмәгатьчелек Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим итә.

Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл булырмы?
Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл булырмы?
Чиләбенең “Халыклар бердәмлеге үзәге”ндә Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, Чиләбедә яшәүчеләр белән очрашты.


“Түгәрәк өстәл” рәвешендә оештырылган очрашуда Чиләбе хакимияте вәкилләре дә катнашты.


Сүз балаларның туган башкорт телендә белем алу, туган телне өйрәнү хокукларын гамәлгә ашыру турында барды. “Түгәрәк өстәл” артында җәмәгатьчеләр башкорт телен өйрәнүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Педагогик кадрлар һәм укыту-методик әдәбият, Чиләбе балаларының Башкортстанда профильле сменаларда җәйге ялын оештыру белән бәйле проблемаларны билгеләделәр.


Шулай ук Чиләбе җәмәгатьчеләре Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим итә. Бу хакта очрашуда Чиләбе өлкәсендә Башкорт оешмалары ассоциациясе рәисе Раил Әсәтуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, алар бу идея белән өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткән һәм һәйкәл Салават Юлаев урамында шәһәргә керү юлында куелачак.


Раил Әсәтуллин шулай ук Чиләбе өлкәсе территориясендә танылган башкортларның исемнәрен алга этәрү белән шөгыльләнәчәк яңа берләшмә турында да сөйләде.


Фото: сайта ВКБ.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: