-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
19 октябрь 2021, 10:22

Югары сәнгать халыкка хезмәттә

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше буларак, Башкортстанда классик музыка бәйгесе оештырылды.

Югары сәнгать халыкка хезмәттә
Югары сәнгать халыкка хезмәттә

Уфада «халык уен кораллары» белгечлеге буенча «думбыра», «балалайка», «гитара» номинацияләре буенча III Бөтендөнья музыкаль конкурсы бара.

Академик музыка дөньясында уздырылучы һәм югары осталыкка корылган бу абруйлы бәйге П. И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурска тиң.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашучыларга сәламләү сүзләрен юллады.

«Халык сәнгатен саклау һәм үстерүгә без бик сак карашта. Бу абруйлы музыкаль бәйге яңа исемнәр ачар, яшь башкаручыларга мөһим стимуллар тудырыр, музыка сөючеләргә кабатланмас тәэссоратлар бүләк итәр», – диелә сәламләү хатында.

Бәйге программасы бик бай. Анда осталык сәгатьләре, лекцияләр, концертлар, П. И. Чайковский исемендәге XV һәм XVI Халыкара һәм Бөтенрусия музыкаль конкурсы бәйгечеләрен тыңлаулар да бар. Музыкаль бәйге “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше булып бара.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: