Авыл бу көнне бәйрәм төсе алды. Чараның саф һавада мәдәният йорты алдында үтүе дә бүгенге көн таләпләренә туры килде. Бәйрәмгә килүчеләрне “Алтын энә” түгәрәгенә йөрүче хатын-кызлар кулы белән эшләнгән, чараның символы — зур татар калфагы каршылады һәм бәйрәмгә ямь өстәп торды.
Бәйгедә катнашучы туташлар һәм ханымнар, үзләре теккән калфакларын күрсәтә-күрсәтә, бу баш киеме турында кызыклы мәгълүматларны тамашачыларга бәян итте, жыр-моң, бию осталыклары буенча да көч сынашты. Бәйге нәфис сүз, уен-көлке һәм башка төр сәхнә жанрлары белән аралашып барды, конкурсантларга көярмәннәре дә ярдәмләште.
Бәйге хөкемдарлары булып чыгыш ясаган Дүртөйле район Советы сәркәтибе Венера Фәйзиевага, Әсән авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга, Мәдәни ял үзәгенең методик бүлек мөдире Гөлназ Мусинага жиңүчеләрне билгеләү бик читен булды, чөнки конкурста катнашучыларның һәркайсы бәйгегә бик жаваплы карап, җентекле әзерләнгән иде. Ә әсәнлеләр жиңүчеләргә үз куллары белән бәйләгән бүләкләрен тапшырды. Шулай ук алар искиткеч матур калфаклар теккән, аларның һәркайсы күз явын алырлык үзенчәлекле, зәвык белән бизәлгән.
Ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Исмаелдан Ирина Мөхәммәтшина белән Күккуяннан Эльвира Нәбиева бүлештеләр, икенчегә Иванайдан Гүзәлия Рәхимҗанова белән Әсәннән Миләүшә Шәехова лаек булдылар, өченче урын Суккулдан Гөлшат Нәбиева белән Семилеткадан Гөлчәчәк Янгировага бирелде. “Милли йолаларны саклауга зур өлеш кертүче” номинациясендә Көшел авылыннан Гөлназ Шәрифуллина һәм Әкәнәй авылыннан Илмира Галләмова җиңеп чыктылар.
Дүртөйле “Бәллүр”, “Хәзинә” татар фольклор коллективы, тальянчылар, “Илһам” гармунчылар ансамбльләре, Әсән мәдәният йортының “Сердәшләр” фольклор һәм “Ак калфак” бию коллективлары чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Рөстәм Гәрәев, Эльза Әхмәдиева, Ленар Яримов башкаруындагы жырлар да тамашачының күңеленә хуш килде. Радик Салихов, татар кураенда уйнап, чарага милли аһәң бирде.
Милли киемнәребез тормышыбыздан югалмасын, аларны һәм күркәм гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга житкерү — безнең изге бурычларыбызның берсе. Без, татар хатын-кызлары, милли калфакларда аеруча матурбыз бит! Нәфислек, нәзакәтлелек, горурлык татар хатын-кызын ташламасын иде.
Илфира Газина.
Дүртөйле районы.
Фото: И.Газина.