+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
26 ноябрь 2021, 09:10

Ярми авылында “Каз өмәсе” гөрләп узды

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Чишмә районының Ярми авылында да шул гореф-гадәтләр саклана. Авылның уңган, хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе – Зилә һәм Радик Карачуриннарның йортында урындагы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәме белән барлык шартларын туры китереп “Каз өмәсе” узды.

Эльвира Ямалетдинова  Каз өмәсеЭльвира Ямалетдинова  Каз өмәсе
Каз өмәсеФото:Эльвира Ямалетдинова

Карачуриннар “Каз өмәсе”н ел саен туганнары, дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән уздыра. Бу аңлашыла да: дистәләгән, йөзләгән казны үзең генә эшкәртү мөмкин түгел. Аннары, элекке йолаларга зур ихтирам белән карый бу гаилә. Барлык шартларын үтәгәндә, үстергән малның бәрәкәте дә зур була, шул ук вакытта туганлык җепләрен ныгыту, авылдашлар белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә бирә, дип исәпли алар.

Әйткәндәй, бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләүче Карачуриннар кайчандыр фермерлык эшчәнлеген әнә шул каз үрчетүдән башлаган булган. Иң тәүдә 50 генә каздан башласалар, кайбер елларда аларның саны мең ярымга да җиткән. Хәзер инде Радик Фәнил улының 200 гектар җир биләмәсе бар, эре мал да үрчетә, умарта да тота, шул ук вакытта казлардан да аерылмый. Быел исә 40 баш каз үстергән алар.

Узган елда да өмәне зурлап оештырганнар, ә быел исә Карачуриннарның кунакчыл йортына бу күркәм йоланы карарга, анда катнашырга мәртәбәле кунаклар: Казан шәһәреннән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары берлеге рәисе Кадрия Идрисова, әйдәп баручы референты Алия Басыйрова, "Ак калфак"ның Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, Уфа һәм Чишмә районнары бүлекчәләре җитәкчесе Альбина Якупова,  “Роксана” радиосы дикторы Зәлия Хисами, Туймазыдагы “Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге” җитәкчесе Тәнзилә Галимова, “Ак калфак”ның Туймазы бүлекчәсе җитәкчесе Рәвия Фәрхитова, Ветераннар советы рәисе Әдүнис Фазуллин, Ярми авылы биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев һәм башкалар да килде.

Хуҗалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгән, һәрнәрсәне алдан оештырган. Өлкәнрәк апалар йортта табын корса, казларны сую – хуҗаның эше. Ул арада ихатада берничә урында учак корылган, берсендә казларны пешекләү өчен су кайнаса, икенчесендә пылау пешә. Каз йолкырга да элек-электән авылның иң уңган хатын-кызларын чакырганнар, бу эшне “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле әгъзалары җырлый-җырлый башкарды. Казларны чистартып, эчләрен алгач, түшкәләрне көянтәгә асып, чишмә буена кузгалдылар. Изге теләкләр әйтеп, түшкәләрне салкын суда чайкадылар.

Эшләрне тәмамлап кайткан өмәчеләр сый-нигъмәтләр тулы табын артында урын алды. Өстәлдәге барлык ризыклар да каз өмәсенә туры китереп әзерләнгән: пылау каз белән сарык итеннән пешерелгән, баш-аяк бәлеше, каз мае белән майланган тәбикмәк, каз ите... Әйткәндәй, бу милли ризыкларны әзерләү буенча осталык дәресләре дә үткәрелде. Кыскасы, сыйланырга да, күп нәрсәгә өйрәнергә дә мөмкин булды.

Чараның тагын бер дулкынландыргыч мәле: бүләкләү өлеше. Борынгы йолаларны күрсәтүдә күп көч салучыларның һәммәсе дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләренә ия булды. Шуларның берсе – чараны оештыручы, урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова. Тумышы белән ул шушы авылдан, инде пенсия яшендә булса да, бик актив эшчәнлек алып бара. Театр һәм фольклор төркемнәре оештырган. Балаларга кечкенәдән туган телебезне өйрәтү, мәдәниятебез белән таныштыру буенча зур эш башкара Гөлфия Харрас кызы. Әлеге чарада балаларның катнашуы да шул хакта сөйли.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, өмә барышында борынгыдан килгән канат сую, мендәр тутыру кебек бик күп күренешләрне күзәтергә мөмкин булды.

Кешеләрне берләштерүче, очраштыручы чара бик күңелле булды. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә һәм озак вакыт сөйләрлек булып истә кала. Киләсе елларда да каз өмәләрендә шулай исән-имин очрашырга язсын. Өмәчеләр шундый теләкләр һәм өметләр белән таралышты.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас