+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
5 декабрь 2021, 13:55

Шундый милләттәшләр булганда, татар халкы югалмаячак

Уфа шәһәренең “Башкортостан” кунакханәсенең “Нарыстау” залында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тантаналы шартларда узып барган елга һәм “Син кем? Мин – татар!” проектына йомгак ясады.

Шундый милләттәшләр булганда, татар халкы югалмаячакШундый милләттәшләр булганда, татар халкы югалмаячак
Шундый милләттәшләр булганда, татар халкы югалмаячак
Беренче тапкыр Уфа шәһәрендә оештырылган мондый чарага Казан шәһәре кунаклары – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендәге күпсанлы делегация, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә төрле яклап ярдәм күрсәткән һәм милләтебез үсешенә зур өлеш керткән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чараны ачып, узып барган елның мәдәни, иҗтимагый, дини вакыйгаларга бай булуын билгеләде, аларда катнашучыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтен җиткерде. Шулай ук алдагы елда да үткәреләсе чаралар, шул исәптән Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләде.
Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев җыелучыларны дистә еллар дәвамында милләтебез алдында кулга-кул тотынышып эшләгән командасы белән таныштырып үтте. Башкортстанга шундый зур состав белән килүләренең сәбәбе дә җитди. Тантаналы җыелыштан тыш, Татарстан делегациясе республика районнарына сәфәр кылды, “Нур” театрының 30 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында да катнашты. Шулай да, тәү чиратта, сезгә карап горурланыр, чиксез рәхмәтләребезне җиткерер өчен килдек, Бөтендөнья конгрессы, Хөкүмәт бүләкләрен тапшыру безнең өчен зур горурлык, диде Вәсил Габтелгаяз улы.

“Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медальләренә, төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен мактаулы исемнәргә, билгеләр лаек булучылар, чынлап та, күп булды. Милләтебез алдындагы олы казанышлары, татар халкының мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган эшләре өчен бер төркем активистларга  Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук бу көнне “Син кем? Мин – татар!” проектына да йомгак ясалды. Әйткәндәй, ул киләсе елда “Без бердәм! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында дәвам итәчәк.
Тантаналы чарада кунакларның чыгышлары, бүләкләү мәлләре моңлы җырар белән үрелеп барды. Йола буенча, татар җыеннары, бәйрәмнәренең һәммәсе татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Бу юлы да җыелучылар аны аягүрә басып, зур горурлык хисе белән бергәләшеп башкарды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас