+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
6 декабрь 2021, 13:52

Илһам абый үләр алдыннан Әлфия ападан гафу үтенгән

Алар тормышта бик якын дус булган, гомер ахырында икесе дә бер төрле авырып дөнья куйганнар.

Илһам абый үләр алдыннан Әлфия ападан гафу үтенгән
Илһам абый үләр алдыннан Әлфия ападан гафу үтенгән

Туксанынчы елларда Уфа­да Казан артистлары белән берлектә концерт кую юк иде, хәзерге “солянка”лар тумаган иде әле ул чорда. Бу тәҗрибә “Шәрык-шоу” концертларыннан соң ныклап файдаланыла башлады.

Шундый концертларның берсенә чакырып, Әлфия Афзаловага шалтыратам. Нык кына уңайсыз. Беренче­дән, әткәй-әнкәйләр заманында ук, хәзергечә әйтсәк, “йолдыз” бит ул! Икенчедән, нәкъ шул вакытта аның катлаулы операция ясатып, менә-менә тернәкләнеп килгән вакыты. Шулай да сүзне таптым, “Килерсезме икән?” — дия алдым.
— Ничек килмим ди инде, киләм, халкым мине күреп калсын! — диде ул.

Үзе шундый бөек җырчы, сәла­мәтлеге дә шәптән түгел, дип, без аңа Мәскәү йолдызлары да канәгать калырдай яшәү шартлары тәкъдим иттек. Әмма ул алар белән килешмәде, миңа вакытлыча бер бүлмәле генә фатир булса иде, дип белдерде. “Анда берәр карчык яшәп ятса да яхшы”, дип өстәде. Без аны чыннан да өлкән яшьтәге бик пөхтә апа янына фатирга керттек. Уфада булганда көн дә аралаштык, озак итеп сөйләшеп тә утырдык. Нинди сүз башласа да, ул “Илһа­метдин” белән тәмамлана иде.

Бу ике мәшһүр шәхеснең дуслыгы турында Әлфия апаның кызы Зөлфия болай дигән:

– Әни белән Илhам абый дуслыгы турында китап язарлык. Алар гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Әни миңа: «Әйдә, кызым, Илhам абыеңа барабыз», – дип әйтә иде. Киендереп, алып чыгып китә иде. Онытылмаслык булып истә калган хатирәләр: Илhам абый рояльдә уйный, әни җырлый. Аннары бергәләп, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Илhам абый безне бик яратты, мине «кызым», дип йөртте. Әнием аңа: «Син миңа өйләнмәдең», – дип үпкәләгән була. Ә Илhам абый: «Багажың зур бит синең», – дип җавап кайтара иде.
Үләренә ярты ел кала әни белән Илhам абыйда кунакта булдык. Шул вакытта ул әнигә: «Син миңа үпкәләмә инде», – дигән иде. Алар гомер буе бергә булды, аларны өзелмәс җеп бәйләп тотты. Икесе дә бер үк авырудан вафат булдылар...

Фото: Гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: