+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
6 декабрь 2021, 06:10

“Тамға” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк

Тантана Уфада Башкорт теле көнендә узачак.

“Тамға” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк“Тамға” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк
“Тамға” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк
14 декабрьдә, Башкорт теле көнендә, башкорт милли костюмы осталарының “Тамға” II Халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм иң яхшы этно-дизайнерлардан модалар күрсәтү булачак. Чара “Фабрика” дизайнерлары универмагында узачак — Чернышевский урамындагы Арт-Квадрат, 88нче йорт, 3нче кат, башлана - 18:00 сәгатьтә.

Билгеле булуынча, быел конкурс сентябрь башында старт алды. Онлайн-форматта сайлап алу туры узды. Жюри ике көн дәвамында Италия, Төркия, Казахстан, Мәскәү, Курган, Чиләбе, Ырынбур, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Башкортстан Республикасыннан 200дән артык катнашучының эшләрен бәяләде.

14 ноябрьдә Ә.-З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә башкорт милли костюмы осталарының “Тамға” II Халыкара бәйгесенең финал туры һәм конкурс эшләрен яклау һәм тәкъдир итү булды. Йомгаклау турында 36 автор — талантлы осталар, костюмнар буенча рәссамнар һәм дизайнерлар катнашты.

Туры трансляция Республика халык иҗаты үзәгенең YouTube каналында булачак: https://youtube.com/c/РЦНТРБ.

 
 
Фото: mgazeta.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас