

Мәкаләдә энциклопедик галим, фольклорчы, татар әдәбиятының классигы Нәкый Исәнбәтнең төрки мәдәнияттә чичәнлек традицияләрен өйрәнүгә керткән өлеше системалаштырыла. Галимнең төрки халыклар фольклорын өйрәнүгә багышланган теоретик хезмәтләре, фольклор экспедицияләренең халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыкларында системага салынган материаллары, язучының чичән образы кергән әсәрләре фәнни эшнең материалы булып тора. Фольклорга караган теоретик хезмәтләрендә Нәкый Исәнбәтнең чичәннәр иҗаты турында тулы күзаллау формалаштыру һәм аларның образларын үзенең әдәби иҗатында мәңгеләштерү омтылышы булганлыгы исбатлана.
Төрки мохиттә чичәнлек феноменын яктырткан соңгы еллар хезмәтләрен анализлау шуны күрсәтә: Нәкый Исәнбәтнең әлеге теманы өйрәнүгә керткән өлешенә хәзерге заман тикшеренүчеләренең хаксыз рәвештә битарафлыгы сизелә.
Фәндә Нәкый Исәнбәтнең замандашы, күбрәк "Сукыр Фәррах" буларак танылу алган чичән Фәррах Дәүләтшин белән шәхсән танышлыгы турында да киң билгеле. Галим 1920 елларда әлеге чичәннең язмышына да йогынты ясый. Өч ай дәвам иткән тәҗрибәнең нәтиҗәсе буларак, импровизатор-шагыйрьнең “Сүз табучы сукыр Фәррәх әңгәмәләре” әсәрләр җыентыгы басылып чыга.
“Tatarica” фәнни журналына 2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында нигез салынган. Журнал инглиз, татар һәм урыс телләрендә елга 2 тапкыр басма һәм электрон форматта чыгарыла.
Фото: kpfu.ru