

Гомерем буе районыбызның “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитен алдырып, язышып торам. Моңа кадәр аның һәр санын үзенең күңел җылысына, лирик хисләренә төреп әзерләп чыгарган мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Зәйфә Салихова пенсиягә китә дигәч, хафага төштем. Кем алмаштырыр аны? Бармы андый шәхес? Көтмәгәндә, 2019 елның июль башыннан Габдулла Вафин бу үтә дә җаваплы эшкә алынуын ишеткәч, эчемә җылы керде. Чөнки Габдулланы мин, үзем дә каләм тибрәтүче буларак, элек-электән яхшы беләм.
Күрше Мәтәүбаш авылы егете ул. Гомере буе пима басу остасы буларак дан тоткан Мәхмүт абый белән Гайшә апа гаиләсендә төпчек бала булып 1967 елның 10 ноябрендә дөньяга килгән. Кыз туганнарыннан үзгә бер өй эченнән берьюлы ике ир бала, әдәбият сөючеләргә киң билгеле ике әдип үсеп чыккан: Габдулла – язучы-сатирик, абыйсы Мөнир – күренекле шагыйрь. Мәтәүбаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Габдулла Мәхмүт улы Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә югары белем ала, Ватан алдындагы хәрби бурычын да намуслы үтәп кайта. Тумыштан иҗади сәләткә ия буларак, 1991-94 елларда ул “Өмет” гәзитендә каләмен чарлый, 1994-97 елларда “Тулпар” татар яшьләре журналында яшь буынны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны хәл итү юлларында күп көч сала. Аның актуаль мәкаләләре, кызыклы, мавыктыргыч хикәя-повестьлары киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде. “Китап” нәшриятында әдипнең “Алдау көне галәмәте” (2006), “Солдат маҗаралары” дигән проза китаплары дөнья күрде.
Әтисенең вафатыннан соң, авыру әнисен тәрбияләү өчен, егет туган авылына кайтып төпләнә, хатыны Люция ханым белән бергәләшеп ике сабыйга гомер биреп, милли рухлы итеп үстерәләр. Бүгенге көндә алар Бәләбәй татар гимназиясендә белем ала. Ике дистә елдан артык әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатканчы Габдулла авылда төрле вазыйфалар башкара, ә хәләле мәктәптә балалар укыта.
Һәр талант иясенең үз стиле, үзенчәлеге булгандай, Габдулла Вафин да “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенә яңа сулыш өрде. Басманы укуы күңелле, чөнки сатира остасының теле дә йөгерек, юморга бай. Күпчелек мәкаләләр кыска, әмма мәгълүматка бай. Кыскалыкта осталык, дип, юкка әйтмиләр шул. Төрле рубрикалар аша тормышның төрле ягын чагылдырырга омтыла ул. Әйтик, “Татар дөньясы”, “Күңелле яңалыклар”, “Авыл хәстәрлекләре”, “Кич утырганда”, “Күренекле әдипләребез” һ.б.
Тәүдә бераз шомланган идем: компьютер, телеканаллар матбугатны кысрыклаган бүгенге чорда гәзитебез тиражын саклый алырмы? Бәхеткә, Габдулла Вафинның тагын да без белмәгән уңдырышлы сыйфатлары ачылды. Ул тынгысыз, эзләнүчән һәм һәрвакыт халык арасында. Безнең кебек шәһәр һәм авыл хәбәрчеләре белән тыгыз элемтәдә тора, язарга әйди, мәкаләләребезне көтеп ала. Гәзитнең көче дә җәмәгатьчелекнең көнүзәк мәсьәләләрен вакытында һәм дөрес яктыртуда шул. Тираж мәсьәләсен дә тир сыпырып, ышанычлы хәл итә. Авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп, мәктәпләрдә укучылар, педагоглар белән очрашып, абунәчеләр җыя, спонсорлар таба. Бер үк вакытта хезмәт алдынгылары, изгелекле кешеләр хакында язып, басманы халыкка якынайта. Әйтик, безнең Тузлыкуш авылыннан фермер Назыйф Зәйнуллинның хуҗалык эшчәнлеген яктыртты. “Эшсез торсам, мин чирләп үләм”, ди җитмешкә аяк басарга торучы, дистәләгән сыер маллары, чабыш атлары, өере белән сарык асраучы фермер. Мондый материаллар халыкта зур кызыксыну уята.
Яисә 65 ел чәчләрен чәчкә бәйләп, пар күгәрченнәрдәй гөрләп сау-сәламәт гомер итүче Фәүзия апа һәм Рәис абый Гыйльметдиновлар турында язган мәкаләсе сокландыргыч түгелме?! Алар тырыш хезмәткә һәм сәламәт тормыш алып баруга әйди. Тузлыкуш, күрше Анновка, Чаганлы авылларыннан “Бәләбәй хәбәрләре”н яратып укулары турында ишетеп сөенәм. Чынлап та, мавыктыргыч, образлы итеп яза белүе өстенә, Габдулла Вафин җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне урап үтми, турыдан ярып сала белә. Кыю журналист. Татар милләте, татар матбугаты өчен җан атып йөрүче ул. Бер үк вакытта нечкә күңелле, кешелекле шәхес. Бер генә мисал: гәзитнең бакыйлыкка күчкән элекке мөхәррире, язучы Рөстәм Замановның 80 еллык юбилее уңаеннан каберенә хезмәттәшләре, зыялылар белән барып чәчәкләр салды, мулладан догалар укытты, вакытлы матбугатта аның турында мәкаләләр бирүне оештырды.
Габдулла Вафин, “Бәләбәй хәбәрләре”нә милләттәшләребезне җәлеп итү белән бергә, республикабызның милли басмалары “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләренә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына яздыруда да зур көч сала. “Бәләбәй хәбәрләре” битләрендә мәктәпләрдәге яңалыкларны яктырту белән бергә, ул үсмерләрнең башлангыч иҗатына да әледән-әле урын биреп, күзәтү ясап килә. Ә яшь буынның милли рухта тәрбияләнүе милләтебезнең киләчәге икәнлеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз.
“Бәләбәй хәбәрләре” 1917 елдан бирле төрле исемнәр астында (“Алга”, “Җиңү байрагы”) чыгып килә. 1990 еллардагы илдәге көрчек чорында да ул мең данә тиражын саклады. Нәкъ менә Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Габдулла Вафин кебек милләтпәрвәрләр җитәкләгәндә урындагы басмабыз бүген дә ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Владимир Маяковскийчарак әйткәндә: “Бәләбәй хәбәрләре” дисәк – Габдулла Вафин күз алдына баса, Габдулла Вафин дисәк – “Бәләбәй хәбәрләре”. Игелекле тынгысыз эшендә милләтпәрвәр каләмдәшебезгә уңышлар телибез!
Камил Фазлый,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе.