Була шундый шәхесләр – алар үзләреннән соң зур иҗади мирас калдырып, исемнәрен туган як тарихына, халык хәтеренә уеп яза. Рәзил Әюп улы да шундыйлардан. Аның бу якты дөньядан китүенә инде ике дистә елдан артык вакыт үткән, ә үткер каләме астыннан чыккан очерклары, мәкаләләре бүген дә зур кызыксыну белән укыла, алар татар журналистикасының иң яхшы үрнәкләреннән санала.
“Тормыш дәрьясында” китабында Рәзил Фазыловның төрле елларда гәзит һәм журналларда дөнья күргән мәкаләләре, очерклары тупланган. Аларның күбесе күренекле замандашларына, алдынгы хезмәт коллективларына багышланган. Заманның көнүзәк проблемаларын, йөрәк әрнеткеч күренешләрен дә игътибардан читтә калдырмаган журналист. Китапны кулга алгач, аны башыннан ахырына кадәр йотлыгып укыйсың, очерк геройларының язмышларына битараф кала алмыйсың. Китапның төзелеше дә, бизәлеше дә югары сыйфатта башкарылуын да билгеләп үтик.
— Бүген безне монда Рәзил Фазылов исеме, аның рухы җыйды. Мин аны Дүртөйле җиренең данлы, легендар шәхесе дип һич икеләнмичә әйтә алам, — дип билгеләде үзенең чыгышында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин. — Рәзил минем яшьтәшем, “Кызыл таң”дагы хезмәттәшем, университеттагы сабакташым, Ырынбур далаларында хәрби әзерлек үткәндәге полкташ-коралдашым, Дим буеның матур бер акланында йортлар төзеп, яшелчә-җимеш үстереп мәш килгән бакчадашым да иде.
Күз алдына китерегез: 1968 ел, “Кызыл таң”да берсеннән-берсе талантлы, оста, тәҗрибәле журналистлар эшли. Һәм Йосып авылының бер егете, урта мәктәп тәмамлап, нефть чыгару тармагында бераз эшләп, шулар арасына килеп керә. 22 яшьтә инде ул “Кызыл таң”ның ел лауреаты! Аны Башкортстан матбугатының иң көчле очеркистлары исәбенә дә кертәләр. Бу феноменаль күренеш.
Рәзил Әюп улының күңелендә үзенең иҗади мирасын туплап китап итеп бастыру хыялы яши, әмма аны чынбарлыкка әверелдерү өчен гомере җитми. Һәм менә, ниһаять, аның бу якты хыялын җәмәгате Мәрьям Әхәт кызы һәм кызы Рәзилә тормышка ашыра. Әлеге изге эштә аларга Фәрит Миңнулла улы да зур ярдәм күрсәтә.
— Рәзил бик пөхтә кеше иде, үзенең кулъязмаларын да, гәзит-журналларда дөнья күргән мәкалә һәм очеркларын да һәрчак җыеп барды, тәртип белән папкаларга туплады. Шуңа да аларны китап итеп бастыруга әзерләү безнең өчен кыенлык тудырмады. Рәзил каләме астыннан мавыгып укырдай повестьлар да чыгар иде. Ул бу юнәлештә эшли дә башлаган иде, әмма гомере бик кыска булды шул, — диде Мәрьям Әхәт кызы. — Ә китап бастыру мәшәкатьләре артыннан йөри башлагач, “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына”, диләр бит, эшлә-ребез гел уңай барды, юлыбызда гел ярдәмчел кешеләр генә очрады. Биредә тормыш юлдашымның китабының исем туен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Дүртөйле районы хакимиятенә, шәхсән аның башлыгы Риф Йосыповка ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
— Әтиемнең якты карашы һәрчак күз алдымда, “кызым” дип җылы итеп дәшүе бер дә хәтеремнән чыкмый, — дип хатирәләренә бирелде журналистның кызы Рәзилә. — Әтиемне һәрчак эш өстендә күрә идем, кичләрен өйдә дә иҗат итүдән туктамады. Командировкалардан кайткач, ул, төнге берме, икеме, беркайчан да мәкаләсен язып бетермичә йокларга ятмый иде. Әмма, эше ничек кенә тыгыз булмасын, минем белән сөйләшеп алырга, хәлләремне сорашырга вакыт таба белде. Әтиемне бик юксынганда, мин аның язмаларын укыйм, аның тормыш тәҗрибәсе, дөньяви карашы — җиңел булмаган минутларда миңа зур ярдәм.
Кичәне әзерләп алып баручы китапханә хезмәткәрләре Зөлфә Хисмәтуллина белән Зәлфия Сәетова Рәзил Фазыловның биографиясе белән дә, очеркларының эчтәлеге һәм геройлары белән дә кыскача, әмма истә калырлык итеп таныштырды.
— “Тормыш дәрьясында” китабы — өч бүлектән торган өч йөздән артык битле саллы хезмәт. Авторның күләмле әсәрләре бер тында укыла. Аларда беренче карашка гади кешеләр, гадәти хәл-вакыйгалар хакында язылган кебек, ә укый башласаң, аерылып булмый, — дип ассызыклады алар. — Шул ук вакытта автор тормышыбызның, җәмгыятебезнең тискәре, җан өшеткеч якларын да ача: аның мәкаләләрендә кыйбласын югалткан адәм балаларының ачы язмышы сурәтләнә, журналист укучысын психиатрия дәваханәсе пациентлары көнкүреше белән дә, сукбайлар тормышы белән дә таныштыра. “Бу кешеләрне коткарырга, ярдәм итәргә мөмкинме? Моны мотлак эшләргә кирәк. Хәерче үрчеткән җәмгыятьнең, ул базар икътисадына таба барса да, ни хаҗәте бар”, — дип әрни автор.
Рәзил Әюп улының фидакарь эшчәнлеге, аның турындагы истәлекләре белән журналист Хәмит Нәбиев, язучы Илдус Тимерханов, гармунчы Нәгыйм Шәйхетдинов уртаклашты.
— Рәзил Әюп улының сурәтләмәләрен, мәкаләләрен матбугат өлкәсендә эшләргә әзерләнүче студентларга дәреслек рәвешендә тәкъдим итәргә була, — дип югары бәя бирде китапка Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзалары Светлана Васикова һәм Мөдәрис Мөсифуллин.
Китапның исем туен Дүртөйле районының “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе әгъзаларының һәм үзешчән артистларның җыр-моңнары бизәде. Кичә ахырында Мәрьям Әхәт кызы анда катнашучыларга истәлеккә “Тормыш дәрьясында” китабын бүләк итте.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото:.М.Латыйпова