

Данлыклы нәсел башлыгы Хисаметдин Агафуровның тууына узган елның көзендә 190 ел тулды. Ул Казан губернасы Лаеш уезды Кече Елга авылында (хәзер Татарстан) крестьян гаиләсендә туган. Солдат хезмәтен узарга ул Екатеринбургка җибәрелә һәм 12 елдан соң унтер-офицер хәрби дәрәҗәсендә отставкага чыга.
1868 елда үз эшен ачып җибәреп, сату итә башлый. Бу эштә аңа хатыны Бибигазизә дә, уллары Камалетдин белән Зәйнетдин дә ярдәм итәләр. Кыска гына гомер яшәсә дә, Хисаметдин Агафуров крестьянлыктан II гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешә. Ә аның уллары “Агафуровлар сәүдә йортын” булдыра. Үз эшләрен киңәйтү максатыннан бертуганнар Төмәндә, Пермьдә, Ирбит ярминкәсендә бүлекләр, ә товарлар сату-алу өчен Варшава һәм Мәскәүдә конторалар булдыра, эшлекле килешүләр төзү өчен Польша, Германия, Швейцариягә, Франция, Кытай һәм Япониягә дә йөриләр.
1813 елга Агафуровларның сәүдә “империя”сендә товар әйләнеше елына 6,5 миллион сумга җитә. Шулай да аларны сәүдә түгел, ә хәйрия эшләре таныта. Мәдрәсә һәм мәктәпләрдә укыту, мәчетләр төзелеше, кызлар мәктәбе һәм хәтта кайбер төр спорт ярышларын уздыру да алар химаясендә була. Кызганыч, октябрь инкыйлабы башланып, властька большевиклар килгәч, Агафуровлар Русиядән китәргә мәҗбүр була, нәсел дәвамчыларының хәзер Төркиядә, Япониядә һәм Русиядә яшәүләре мәгълүм.
Кайчандыр зур нәсел яшәгән Екатеринбург шәһәрендәге йортта хәзер Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге урнашкан. Вәкиллек йортны гына түгел, ә элекке хуҗаларның кунакчыллыгын - тарихи мохитне дә саклый. Ә 2015 елда Зәйнетдин Агафуров йорты төзекләндерелеп, анда төбәк музее ачылган. Бу йортлар да архитектура һәйкәлләре булып санала.
Каберлекне мәдәни мирас буларак тикшерүне Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) сораган иде. Объект өлкә мәдәни мирасы исемлегенә кертелгәнче җентекле эш башкарыла, күп тырышлык куела. Бу эш белән «Уральский хронотоп» мәдәни мирасны саклау иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Олег Букин идарә итә. Экперт фикеренчә, каберлекнең мәдәни мирас объектлары исемлегенә керүе бик мөһим. Олег Букин язуынча, Агафуровлар төрбәсе - архитектур яктан да үзенчәлекле һәйкәл: “Татар некрополистикасы үрнәге булганлыктан, ул - татар мәдәнияте һәйкәле”.
Милләттәшләребез Агафуровларның төрбәсен мәдәни мирас буларак таныту эшендә, әлбәттә, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) дә актив катнаша. Мәсәлән, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы, күчмә утырыш оештырып, Первоуральск шәһәре “Сабр” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Салават хәзрәт Дәүләтов рәислегендәге төркем иске татар телендә язылган кабер ташындагы язуларны укып, тәрҗемә кылып терки, дип яза Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Фото: dumrf.ru