Халкыбызда “Кошны – очканда, атны – тау менгәндә, егетне – сугышта таныйлар” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – галилек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп барачакбыз.
Муса Гәрәевның 100 еллыгын каршылап 2020 елның 5 августында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Муса Гайса улы Гәрәевның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү турында” Указга кул куйды. Республика оештыру комитеты төзелде, юбилей чараларына әзерлек һәм үткәрү планы расланды.
Төп юбилей чаралары Уфада һәм Илеш районында – Геройның кече ватанында узачак. Муса Гәрәев истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәлләр, мемориаль объектлар төзекләндерелә. УДАТУ территориясендә Миг-19 самолеты белән постаментны реконструкцияләү планлаштырылган.
Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән, әлеге датаны билгеләүгә әзерләнүдә актив катнашкан кешеләрне бүләкләү өчен “Муса Гәрәевның тууына 100 ел” дигән истәлек билгесе әзерләнәчәк.
Уфада Муса Гәрәев яшәгән Ходайбирдин урамындагы 4нче йорт диварында портрет-граффити барлыкка киләчәк. Уфа яшьләре катнашлыгында клип төшереләчәк, мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе кысаларында тикшеренү эшләре конкурсы узачак. Шулай ук квестлар, викториналар, батырлык дәресләре планлаштырылган.
2022 елның апрелендә Муса Гәрәев истәлегенә көрәш, шулай ук авиамодельчеләр арасында ярышлар булачак. Республика музейара күргәзмә проекты әзерләнәчәк.
Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә һәм концерт ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемендәге Уфа интернат-мәктәбе базасында узачак.
2022 елның 9 июлендә Геройның туган көнендә зур чаралар булачак.
Муса Гайса улы Гәрәев Илеш районының Иләкшиде авылында 1922 елның 9 июлендә крестьян гаиләсендә туган. 1929 елда аларның гаиләсе Ташчишмә авылына күченә. Башлангыч сыйныфларны Муса Иләкшиде авылына йөреп укый. Аннан соң Бишкурай җидееллык мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый. 1937-40 елларда Уфа тимер юл техникумында укый. 1939-40 елларда Уфа аэроклубында шөгыльләнә. Аэроклубтан соң, Мусага очучылар училищесына укырга керергә тәкъдим итәләр. Ул бу тәкъдимне шатланып кабул итә һәм 1940 ел ахырында 18 яшьлек Муса Гәрәев Энгельс хәрби очучылар мәктәбе курсанты булып китә.
1940 елның 15 декабрендә Башкорт АССРының Уфа шәһәре Жданов районы хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның сентябреннән – гамәлдәге армиядә. 1944 елдан эскадрилья командиры. Сугышны майор, полк штурманы буларак тәмамлый. Сталинград, Донбасс, Кырым, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Муса Гәрәевның немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә керткән өлеше батырлык һәм каһарманлык, Ватанга тугрылык һәм чиксез мәхәббәт үрнәге булып тора.
Гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале
(№ 6227) тапшырыла, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1945 елның мартында 207 хәрби очыш ясаган өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Шул ук көнне аның экипажыннан Александр Кирьянов I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, бу бүләкнең тулы кавалеры була.
Муса Гәрәев “Батырлык өчен” медале (1943), Кызыл Байрак (1943, февраль, ноябрь, 1944), Александр Невский (1944), III дәрәҗә Богдан Хмельницкий (1945), I дәрәҗә Ватан сугышы (1945, 1985), Ленин (1945), Кызыл Байрак (1943, 1955, 1956) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 хәрби очыш ясый. Аңа 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнашу бәхете дә тия.
Сугыштан соң Муса Гәрәев Совет Армиясе сафларында кала һәм авиация полкына командалык итә. 1951 елда — Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 1959 елда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының хәрби академиясен тәмамлый. 1956 елда полковник була. Аны 2-4нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1946-58 еллар), Башкорт АССРының 7-9нчы чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1964 елдан запаска чыга. Отставкадан соң ул үзен булачак Ватанны саклаучыларны тәрбияләүгә багышлый — Мәскәүдән Уфага күченеп, 1965-1977 елларда ДОСААФның Башкортстан өлкә комитеты рәисе булып тора. Мәскәүдә һәм Уфада “Ветераннар сафта кала”, “Штурмовиклар һөҗүмгә бара”, “Яшим һәм хәтерлим” китаплары дөнья күрә.
1987 елның 17 сентябрендә 65 яшендә вафат була. Уфа шәһәренең Җиңү паркында җирләнгән. Легендар якташыбызның исеме РОСТО авиация спорт клубына, Уфадагы 2нче автомәктәпкә, теплоходка бирелгән. Уфада Дан бульварында бронза бюст куелган, ул яшәгән йортка истәлекле тактаташ беркетелгән. 1947 елда СССРның халык рәссамы, скульптор Н. В. Томскийның базальттан ясаган скульптура портреты Третьяков галереясендә урнашкан. Ел саен Герой истәлегенә бокс буенча Бөтенрусия турниры үткәрелә. Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында һәйкәл куелган, музей ачылган. 2012 елда бу музей каршында “Ан-2” самолеты урнаштырыла. Район үзәгендәге кинотеатр, бер урам аның исемен йөртә. Шулай ук аның исеме Стәрлетамак, Октябрьский, Ишембай шәһәрләре урамнарына бирелгән. Муса Гәрәев исемен мәңгеләштерү максатында 1987 елда Илеш районының Бишкурай авыл биләмәсендә эшләп килгән “Коммунар” колхозына Муса Гәрәев исеме бирелә. 2011 елдан — Бишкурай урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2015 елдан 2062 санлы Бишкурай авылы сайлау участогы да ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә. Бишкурай урта мәктәбенең икенче катында урнашкан тулы бер зал легендар якташларына багышланган. Монда Муса Гәрәевның Хәрби Дан музее эшли. Шулай ук Геройның бюсты да урнашкан. Иләкшиде авылында Муса Гәрәев истәлегенә стела куелган, бер урамга аның исеме бирелгән. Таш-чишмә авылында йорт-музей эшли.
Муса Гәрәев 1943 елда парашютлар җыючы Галина Мигуновага өйләнә. Галина Александровна иренә һәрвакыт терәк булып яши. Ул 2016 елда якты дөньядан китә. Гәрәевларның өлкән уллары Валерий 1944 елда туган. Ул инде мәрхүм. Кече уллары Евгений 1946 елда туган, бүген гаиләсе белән Уфада яши, биология фәннәре кандидаты, Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.
Бүген Муса Гәрәевның Ольга, Антон, Михаил, Тимур, Юлия исемле оныклары һәм туруннары Никита, Ксения, Тимофей, Артур, Роберт, Вячеслав картәтиләренең якты истәлеген саклап яши.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.