Халкыбызда “Кошны – очканда, атны – тау менгәндә, егетне яуда таныйлар” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – галилек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп баруны дәвам итәбез.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары илебездә киң билгеле. Ул үзенең хәрби юлын Сталинградтан башлый. Данлы якташыбыз хезмәт иткән 1нче гвардия дивизиясенә Идел буендагы хәрби операцияләрдә күрсәткән хезмәтләре өчен “Сталинград” исеме бирелә. Муса Гайса улы моннан соң үзенең “ИЛ-2” самолетында Донбасста һәм Миус елгасы буенда дошман танкларын, пехотасын һәм аэродромнарын бомбага тота. Сугыш юллары аны Кырымга, Белоруссиягә алып килә, шулай ук ул Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә, Кенигсберг шәһәрен һәм Пиллау портын алуда һәм бик күп башка сугышларда катнаша. Барлыгы 250дән артык хәрби очыш ясый.
Безнең фотохәбәрчебез Ә. Зараев күптән түгел Геройның шәхси альбомыннан берничә фотосын төшереп алды һәм аннан аларга аңлатма бирүен үтенде.
— Бу 1944 елның апрелендә Кырым операциясе алдыннан булды, — диде Муса Гайса улы, бераз уйланып.— Безнең полкка фронт газетасыннан фотохәбәрче килгән иде. Шунда без аэродромда биш очучы җыелып төштек. Сулдан беренчесе татар егете, фамилиясен хәтерләмим. Ул безнең эскадрильядән түгел, хәзер дә исән шикелле. Ә аның янында Советлар Союзы Герое Григорий Надточиев. Бик кыю очучы иде. Сапун тавы янында барган һава сугышларында һәлак булды. Нәкъ уртада төшкән егетнең безгә яңа гына килгән чагы. Сугышка кергәч тә дип әйтерлек яшь кенә көе һәлак булды.
Минем янда — Советлар Союзы Герое Ларик Павлов. Икенче рәсемдә дә аның белән утырабыз. Фотохәбәрче безне хәрби задание белән очар алдыннан һавада хәрәкәт итү планын тикшереп утырганда төшереп алган иде.
Өченче рәсемдә безнең “Ил-2”ләр хәрби тәртиптә очып барган вакыт. Фотохәбәрчеләр, гадәттә, безнең белән стрелок урынына утырып баралар да сугыш кайнап торган урыннардан үзләренә кирәкле рәсемнәрне төшереп кайталар иде. Монда да безнең самолетлар хәрби заданиеләрнең берсен үтәргә китеп бара,— дип тәмамлады ул сүзен.
Кырымдагы сугышларда Муса Гәрәев хезмәт иткән полк немец фашистларына зур зарар китерә. Таврия тирәсендә фронт линиясеннән 70 километр ераклыкта урнашкан дошман аэродромын бомбага тоту өчен полктан өч төркем самолетлар җибәрелә. Аларның берсе белән М. Гәрәев җитәкчелек итә. Һөҗүм бик уңышлы була. Аэродромда дошманның 25 самолеты зарарлана, 17се яндырыла. Веселовкага һәм гитлерчыларның башка аэродромнарына да шундый ук көчле һөҗүмнәр оештырыла.
(“Кызыл таң, 8 май, 1975 ел).